Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 18
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ИЕЛСӘ ДӘ, ХАЛЫК СЫНМЫЙ УЛ
ОглавлениеТатар халкының милли-азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмас бәһа, якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бихисап. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвәр, рус империясе һәм большевиклар хакимияте белән гомере буе армый-талмый көрәшкән, XX йөз татар чәчмә әсәрләре язучылар арасында иң күренеклесе саналган, үткер күзле, фәлсәфәче, матбагачы, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе – Гаяз Исхакый.
«Мирас» һәм «Сабыйга» журналларының баш мөхәррире, язучы-галим Әхмәт Сәхаповның «Исхакый иҗаты» дигән монографиясе милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның тормыш хәлен, иҗатын һәм көрәшен бөтен тулылыгы белән тасвирлап биргән. Әйе, җитмеш алты еллык гомеренең алты дистәсен милли-азатлык көрәшенә, әдәби иҗатка һәм татар милли матбугатын үстерүгә багышлаган Гаяз Исхакый эшчәнлеге совет чорында яшереп; ә яшереп булмаганда хакәрәтләп тотылды. Чөнки тоталитар совет империясе даирәчеләре аның исемен ишетүгә үк сискәнеп куя иде. Ниһаять, каты куллы хакимият җимерелгәч, 90 нчы еллардан башлап татар матбугатында, иң беренче нәүбәттә «Мирас» журналы аша, шөкер, Гаяз Исхакый иҗаты белән танышу мөмкинлеге ачылды; мәҗмуганың һәр санында диярлек мәшһүр зыялыбызның әсәрләре, иҗаты турында мәкаләләр дөнья күрде. Һәм менә нур өстенә нур дигәндәй, саллы фәнни хезмәт нәшер ителде.
Китап иясенең кереш сүзеннән күренгәнчә, әлеге хезмәт, гыйльми-методик басма буларак, Г. Исхакый иҗатын өйрәнүче студентларга, галимнәргә, мәктәп, мәдрәсә, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, гомумән, китап сөючеләргә тәкъдим ителә. Ул Г. Исхакыйның тууына 120 ел тулуга багышлана.
«Мирас» мәҗмугасының үз китап нәшрияты дөньяга чыгарган бу хезмәт киң эчтәлекле, үткен әдәби-сәяси тикшеренү җәһәтеннән авторның тәвәккәллеге, гыйлемлеге, мәгълүматлы булуы җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр. Автор Г. Исхакый иҗаты һәм аның турында язылганнарны бөртекләп җыеп, фәнни нигездә тәртипкә китергән.
Дөрес, Исхакый иҗатын барлау белән кызыксыну элегрәк тә булган иде. Хәер, тәүге адымны олуг әдип үзе башлап җибәрә, 1951 елда үз кулы белән төрек телендә «Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләре библиографиясе»н төзи. Ул анда тулы библиографик мәгълүмат белән, жанрларын күрсәтеп, 58 әсәрен урнаштырган. Моннан тыш әдип 1918–1939 елларны эченә алган хатирәләр дәфтәрендә үзе оештырган һәм баш мөхәррирлек иткән сигез газета һәм өч журналның исемлеген бирә.
1955 елда Истанбул шәһәрендә нәшер ителгән «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» исемендәге төрекчә китапта әдипнең 4–6 әсәре атала. Әлеге библиография тәрҗемә ителеп, 1989 елда «Казан утлары» журналында А. Әхмәдуллин тарафыннан бирелә.
Г. Исхакый әсәрләренең Һәнүз Мәхмүтов тарафыннан төзелә башлаган библиографиясе, вафат булуы сәбәпле, төгәлләнмәгән килеш калган иде. Биш бүлектән торган Әхмәт Сәхапов монографиясенең өч бүлеген (II–IV) библиографик белешмә били. Анда язучының әдәби әсәрләре, публицистикасы, мәкаләләре, рецензияләре һәм аның иҗатына караган 1211 исемдәге белешмә бирелгән.
Китапның икенче бүлегендә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү дәвамында файдалану өчен тәкъдим ителә торган гыйльми-теоретик һәм фәнни-методик әдәбият, әдәби әсәрләр исемлеге күрсәтелгән. 195 хезмәт чагылган әлеге белешмә инкыйлабка кадәрге чордан алып безнең көннәргәчә булган мәгълүматны бәян итә. Өченче бүлек Гаяз Исхакыйның 1899–1998 еллар арасында төрле басмаханәләрдә, матбугатта басылып чыккан, сәхнәдә уйналган 511 әсәр һәм төрле мәсьәләләргә багышланган язмасын берләштерә. Ихтимал, бу монографиянең аеруча әһәмиятле өлешедер.
Әлбәттә, библиография никадәр генә камил булмасын, Гаяз Исхакый иҗатын бәяләүдән башка әлеге фәнни хезмәт тулылыгы белән аерылып тормас иде.
Дөрестән дә, монография белән танышканнан соң, әлегә кадәр үзебезнең һәм, гомумән, укучының олуг әдибебез турында бик аз мәгълүматка ия булуыбызны танырга туры килә. Нихәл итмәк кирәк, без ул мирастан мәхрүм ителгән буын идек шул.
Хезмәтнең кереш өлешендә үк автор нинди генә шартларда да үзенең тоткан кыйбласына тугрылыклы булып калган мәшһүр әдип үткән олы юлны тәфсилле, ачык итеп гәүдәләндергән: «Тарихта эз калдырган кайсы гына олы шәхескә игътибар итмә, Гаяз Исхакый алардан бер зур үзенчәлеге, асыл хасияте белән аерылып тора. Ул – ялкынлы милләтче, империя итеге астында интеккән, сыйнфый, дини, әхлакый, мәдәни, сәяси яктан хокуксызлыкка, коллыкка дучар ителгән татар халкына үзбилгеләнү хокукын яулап, аның милли дәүләтчелеген тергезү өчен фидакярләрчә көрәшүче милләтпәрвәр!» Хезмәтнең теоретик өлешен тулаем яңалык, Исхакый иҗатын гына түгел, татар әдәбиятын бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән чагыштырмада карау, шуны әтрафлы белү һәм аңлау тәшкил итә. Мәсәлән, «Большевикларның юха теленә ышанып алданган М. Вахитов, Г. Ибраһимов, М. Солтангалиев, Г. Вәисов, Ш. Манатов, Ш. Әхмәдиев, Х. Урманов, К. Якубов, С. Әхмәтов кебек зыялылар да үзләре үк нигез ташларын алган тоталитар системаның корбаннары булдылар» дигән фикердә хакыйкать ярылып ята. Югыйсә узган 60–70 ел эчендә шушы хакыйкатьне саллы итеп, бар ачылыгында әйтергә сирәк шәхесләр генә җөрьәт итте бит. Шушы раслау үзе генә дә социалистик реализм дигән ялган тәгълимат белән сугарылган татар прозасына, аерата тарихыбызга караганнарына булган иске карашны тамырдан яңартырга әйди.
Г. Исхакый иҗатына гомуми бәяләмә бирелгән бүлекчәдә китап иясе әдипнең тиңсезлеген якты рухта ачып биргән.
Әйе, бу кеше «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән фантастик-публицистик повесте белән татар реалистик прозасына нигез сала. Әсәрдә милләтне юкка чыгаруның биш сәбәбе күрсәтелгән. Болар – тәхет әсирлеге, мәктәп-мәдрәсә юклыгы, фәкыйрьлек, шәкертләрнең урыс мәктәбендә укымавы, кылган гамәлләренең нәтиҗәсез, файдасыз булуында. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте – әдипнең төп иҗат программасы, барлык әсәрләренең лейтмотивы ул. Анда халык язмышының, милләтнең тарихи язмышын хәл итүдә хатын-кызның роле; кыенлыклар алдында сыгылып төшмәскә; халыкның милли яшәеше, гореф-гадәтләре; инкыйраз упкынына алып баручы катнаш никахлар; урыс һәм большевиклар империясенең илбасарлык, талау шөгыле; кичәге татар морзалары катлавы – бүгенге номенклатура системасының милләтне инкыйразга өстерәве; эчкечелек; фахишәлек, иман алыштыру, алдау һәм башка җитди мәсьәләләр күтәрелә. Шунысы мөһим: әлеге проблемалар Исхакый әсәре аша гына түгел, бәлки татар әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләренә логик бәйләнештә тасвирлана.
Икенче бүлек Г. Исхакый иҗатын өйрәнүнең торышын ачыклауга багышлана. Анда әдипнең 1917 елга кадәрге иҗаты татар әдәбиятының милли кыйбласын тәшкил итүен, большевиклар хакимияте һәм аның татарлар арасындагы мөрит-куштаннары Исхакый иҗатындагы милли фикергә каршы көрәшкә ташлануы сурәтләнә. Ни аяныч, бу аяусыз, шәфкатьсез кампаниягә М. Солтангалиев, С. Атнагулов, Г. Ибраһимов, М. Сәгыйдуллин, Ф. Бурнаш, Х. Хәсәнов кебек зыялылар да бирелеп китә. Шулар арасыннан Гаяз Исхакыйны каралту, түбәнсетү, аның абруен төшерү өчен Г. Ибраһимов зур тырышлык куя. Ары таба мондый эшчәнлек белән Г. Толымбайский, К. Фасеев, М. Абдуллин, С. Батыев, Ф. Газизуллин, Р. Нәфыйков, Г. Усманов һәм башкалар да шөгыльләнә.
Ә мондый көчләргә каршы торуга беренче мөмкинлек килеп чыгу белән үк, И. Нуруллин, Т. Галиуллин, Ә. Кәримуллин, Х. Миңнегулов, М. Госманов, А. Әхмәдуллин, Т. Миңнуллин, Ф. Мусин, М. Мәһдиев, Д. Исхаков, Һ. Мәхмүтов, Ә. Сәхапов, Г. Фәйзрахманов, З. Зәйнуллин, Ф. Галимуллин, Т. Бариев кебек зыялылар фидакярләрчә көрәшә. Аларның хезмәтләренә, эшчәнлегенә автор зур бәя бирә.
«Исхакый һәм татар әдәбияты» дип аталган бүлектә галим Г. Исхакый иҗатына бәйле рәвештә татар прозасын җентекле рәвештә тулаем тикшерә, дистәләрчә язучы әсәрләренең төп мәсләген, кыйбласын, әһәмиятен рухи уртаклыгын дөрес билгели.
Ул, нәтиҗә ясап, Гаяз Исхакыйның әдәбиятыбызда милли йөз булдыру өчен гаять зур көч куюын, «Исхакый мәктәбе» барлыкка килүен, тарафдарларының милли яңарышны көчәйтүдә зур роль уйнавын язучының «бердәм агым» теориясенең XX гасыр татар әдәбиятындагы төп юлны билгеләвен кире каккысыз итеп дәлилли.
Шуңа күрә «Исхакый иҗаты» дигән монография татар әдәбиятына, әдәбият белеме һәм теориясенә зур хәзинә, яңалык булып килеп керә. Хезмәт эзлекле, фәнни-публицистик үткен каләм белән зур максатны күздә тотып язылган.