Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 20
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ПРОМЕТЕЙ
(Тугандаш Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә – 75 яшь)
ОглавлениеКарасана, ә? Яшел үләннәргә, тыныч Казансуга, дулкынлы Иделгә, Бөек Казанга тымызык кына булып быелгы көзнең беренче кар бөртекләре явып ятмыш. Ә мин язу җайланмамны, сөеклемне үземә таба әйдәгән шикелле, өстәлем почмагыннан суырып тартып алдым да язарга керештем. Кем хакында? Мәшһүр Мостай ага Кәрим турында. Бүген аның да көзе килеп җиткән икән инде, дөресрәге, алтын көзе. Аның да көдрә чәченә инде менәтерә җитмеш бишенче тапкыр ел әйләнәсенең беренче кары кунгандыр. Кунгандыр дип… моңынчы да кунган иде инде, кунган иде. Яшәү, ни генә дисәң дә, яшәрү түгел ләбаса ул. Яшәү ул – кыскамы, озын-озакмы – адәми затларның тәкъдирләренә язганны кичүе генә. Кичү дигәч тә… яланаяклап, ыштан балакларын сызганып, ниндидер инешме, елгамы аша гына кичү түгел. Тормыш кичү – иң әүвәл михнәт кичү ул, әз-мәз рәхәт күрү, кулыңнан килсә, тәкъдиреңдә язылган булса, – бәхет тату. Кемнәрдер фәкать михнәт кенә чигә, кемнәрдер бәхет дигән нәрсәнең түбәсенә менеп, шуның хакына Аллаһы Тәгаләгә төкерергә дә әзер. Соңгысыннан Алла сакласын!
Әйе, Мостай ага Кәрим кем ул? Ни кылган? Ни майтара? Ләүхелмәхфүзеңдә язылганны ничек кабул кыла да алдагысына нинди маяклар буенча барып, кыйбласына ни рәвешле ирешер?
Минем чираттагы бер романым каһарманы булган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне барча Шүрәле Гавамы Корылтае ихтыяры белән адәми зат булырга, аны да, безнең кебек үк, советлар үстергән кеше итәргә, ул гына да түгел, – мәгълүм бер авылда михнәт чигеп ятучы Ибрай рәвешенә китерергә хөкем итәләр. Моннан да авыррак җәзаның булуы мөмкинме соң? Узган гомеребез, коллык хисе белән каныбызның соң тамчысына кадәр сугарылган булуыбыз, ошбу халәттән котылуга чарасыз халәттә көн күреп ятуыбыз фәкать бер генә җавапка этәрәдер. Юк!
Мостай ага Кәрим – соңгы коточкыч сугыштан, суештан чыккан, аннан соңгы яшәве, иҗат итүе белән Гавамга, Дөньяга, Кешелеккә шушы хакта сөрән салып кычкырган, кисәткән каләм ияләренең бик сирәкләреннәндер ул.
Берзаманны, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның «Ташлама утны, Прометей!» дигән фаҗигале пьесасы нигезендә куелган спектаклен карагач, мин шуңа «Социалистик Татарстан» газетасында ярты битлек (сирәк нәрсә) бәяләмә язган идем. Мондый нәрсәнең ул елларда була алырдай нәрсә түгеллеген мин үзенә күрә бер канәгатьлек хисе белән тойган идем: чөнки премьера булганның икенче көнендә үк ул дәрәҗәдәге бәяләмә белән матбугатка чыгу онытылган булган икән инде. Ә хикмәте бик гади иде кана: байтак репетицияләрдә булып, уенда катнашкан һәр сәхнә иясенең үз каһарманнарын ни сурәттә күрсәтергә теләүләрен баштанаяк өйрәнгән, шуны җаныма кабул иткән идем инде. Икенче көнне Мостай ага белән очраклы рәвештә ул вакытта «Азат хатын» дип аталган журнал бүлмәләренең берсендә очраштык. Әлбәттә инде, иң әүвәл, ул вакытта көчле, чыныккан кулымны үзенең йомшак, зур учы белән кысып, рәхмәтен белдергән, аннары шул аралардамы соң татарча басылып чыккан китабын язып биргән иде.
Ярый, бусы – сүз уңаеннан.
Прометей, дидем бит әле? Бүген миңа Мостай ага шушы бөек әсәрендә безнең заман, аларның да совет илендә яшәгән кешеләренең барча халәтен анадан тума диярлек шәрәләндереп, алдан күреп язгандыр шикелле тоела. Күрәчәгебезне ничә дистә ел алдан күрәзәлек кылып, шул күрәзәсенең асылда чынга ашканын кичергән каләм иясе чын мәгънәсендә мәшһүрдер, фәкать бәхетле генә була алырдыр! Адәми затлар, Кешелек мәнфәгате хакына изге ниятеңне – аларга Яшәү уты бирүне тормышка ашыра аласың икән, инде шуның соңында синең бавырыңны козгыннар чукыймы, күз алмаңны каргалар чокыймы – ахыр килеп, моның артык әһәмияте юк инде ул. Асыл мәгънә Анаң карыныннан аны да, үзеңне дә зур газапларга дучар итә-итә фани дөньяга килеп, шуннан соң ахыргы сулышыңа кадәр халыкка бәхет дигән нәрсәнең һич булмаса бер генә бөртек орлыгын да борната алсаң, – калганы нигә хаҗәт, ә? Юбилеен башкалабыз Казанда билгеләп үткән бер көнне мин, үзенең чакыруын санга санап, Мостай аганың бүлмәсенә бармагымның төене белән каккан, керергә рөхсәт алгач, аның каршысына килеп утырган идем. Ә ул – даһи – бил тиңентен шәрә утыра. Күрдем инде: тәнендә әллә никадәр яра, җәрәхәт җөе. Үз әтием белән, фанилык белән мәңгелек алдында күзгә-күз калдыммыни: безнең атабызның да кулбашы мина ярчыгының тирән эзен саклый иде. Нихәл итәсең: Прометейлар. Прометейлар иделәр, Прометейлар булып, гомер бакый безнең юлыбызны хәтта ки Аллаһы Тәгалә вә сөбханәнең үзеннән дә урлап алып биргән кайнар утлары белән барасы юлыбызны ахырга тиклем яктыртып торырлар.
Болгар-татар халкы, башкорт халкы – Сәмруг кошның ике канаты ул. Менә шул канатларның бер каурые булуы белән генә дә Мостай ага Кәрим халыкларыбызны Коллык Кыясына зынҗырлап куйган чылбырларны өзүчеләрдән берсе икәнен мәңгелеккә раслап куйды инде.
Прометей – Кешелек тарихында фәкать берәү генә. Ә ул – Мостай Кәрим, замандашлары Давыт Көгелтдинов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Хәсән Туфан кебек үк, ватанпәрвәрләрнең иң алдынгы сафында торды, тора, торыр. Шигърият гавамында ул дөньядагы мәшһүрләр исемлегенә алтын хәрефләр белән язып куелганнар арасыннан мәңге җуелмастыр. Менә ошбу мизгелдә мин язганнарны бетергеч белән уып, пычак белән кырып буладыр. Тик инде Мостай ага Кәрим хакындагы хаклы сүзләрне балта белән дә чабып булмастыр.
Чабарга язмасын, йа Рабби! Муса Җәлилебез дә җиткән. Бик җиткән!..
Ә кирәге чыкса, аныкы ише язмыштан Мостай Кәрим һичкайчан качу ягын кайгыртмас. Шуның өчен Мостай Кәрим дә инде ул.
Үзебезнең Мостай агабыз.
Мең яшә, яшь картлач!