Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 13
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
БЕР СЕРЛӘШҮ СЕРЕ
ОглавлениеЯрлар үзе буенча аккан суны сагына. Шуның кебек, кайвакытны адәм баласы да үз тәненнән аккан канны сагынучан. Өч-дүрт ел элек язучылар бакчасы янындагы Аккош күлендә йөзәргә ниятләдек. Суга юлдашым эзеннән кермичә, янәшәсеннән үттем. Икенче адымда ук уң аягым табанын ләмдәге шешә пыяласы ярып җибәрде. Канны көчкә тыеп, йортка күтәрелгәч, Мөршидә апаны дәшеп алдык. Юата-юата, җылы тынын өрә-өрә дигәндәй дарулап (стрептоцид төймәләрен төеп), җәрәхәтне ипле генә бәйләгән иде. Гайшә-Фатыйма куллары бар диярсең! (Мөршидә апа дигәнем мәшһүр Сибгат аганың игелекле карчыгы инде.) Шул арада Хәсән Туфанның:
Кайсыгызның кулы җылы –
Бәйлисе бар йөрәкне, –
дип язганы аяк табаныннан йөрәгем аша гөрләп узгандыр шикелле тоелды.
Хәер, Сибгат аганың яраларны җөйләрдәй гамәлләре гомер бакый сулык-сулык тибеп торгандыр ул.
«Әхәтнең кайгысын уртаклашам. Газетада күрдем. «Лит. Россия» хикәясен басты, повесте «Казан утлары»нда чыккан, пьеса бара, иҗат бара. Күңеле төшмәсен.
С. Х.
31/Х.77».
Әниебез вафатын Трускавецта укып белеп, Шамил Маннаповка язган хаты аша йөрәгем, җаным җәрәхәтен шулай җөйләп төзәткән.
Гадилеге белән бөек шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән бик акыллы, фәлсәфи шигыре бар. Заманында ошбу әсәрне бәгъзеләребезгә ихластан үрнәк сурәтендә кабул кылган идек. Ни ди әле? Искә төшерик:
Казан әле, Казан уянмаган.
Яфрак белән яфрак серләшә.
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Әлеге шигырьне бүген инкяр итүчеләр дә бар. Янәмәсе, Сибгат Ленин белән сөйләшкән дә серләшкән. Ә югыйсә хикмәт шагыйрьнең үзендәге җан җәрәхәтен һич тә Ленинга бәйләтергә ымсынуында түгел бит. Аның уе әнә нидә ич. «Казан әле, Казан уянмаган». Йоклый. Шагыйрь генә уяу. Йоклыйлар. Яфрак белән яфрак кына сөйләшә. Ялгыз шагыйрь йокысыннан уянмаган Казанда сердәшләр эзли. Тик телсез яфраклар гына сөйләшә. Шагыйрь генә аңлардай телдә. Шуңа күрә ул таңда (таң көтеп) күңелендә Ленин белән сөйләшә.
Бөтен хикмәт шунда ни хакында?
Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә…
Кайсы чәчәкләр? Татар халкының угыл, кызлары түгелме икән? Нинди җилләр? Шагыйрь яшәгән мохитнең «салкын» җилләр икәнлеге бөрештерердәй бәреп тормыймыни?
Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Бүген әйткән шикелле бит. Без үзебез узасы юлга аяк бастык сыман. Шуңа безне ил – Татар Иле дәшә.
Шагыйрь шул рәвешчә әйтеп калдырган. Аның күңеле шуңа күрә Ленин белән сөйләшә дә. Шагыйрь күңеле исә тиктомалдан сөйләшми. Ул дәшә. Бәхәсләшә. Даулый. Яшереп, шигырь юлларын цензор сызмасын өчен яшереп. Ә халыкның һәрнәрсәне үз акылы белән эзләп табасына ышанган хәлдә яшереп. Юри-мүри генә шикелле итеп. Безнең капчыкта ятмаганын мутларча белеп.
Сибгат Хәкимнең күңеле Ленин белән моннан нәкъ дүрт дистә ел элгәре сөйләшкән – 1959 елда. Ә 1975 елда ул инде үз заманында һичкем игътибар итмәгән дүрт юллы бер шигырен язган:
Карпат итәгендә, Трускавецта
Әйләнәм дә киләм Адам Мицкевичка.
Басса сусыным – эчсәм чыңлап аккан
Шул азатлык дигән чыганактан.
Бу – көз ае. Трускавецтагы «Нафтуся» дигән җир асты суын (татарлар аны «Мәфтуха» дип йөртте) ул байтак эчте. Адам Мицкевич (1798–1835) – поляк шагыйре, милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе: украиннарның Тарас Шевченкосы (С. Хәким йөргән «Каштан» ашханәсе каршында һәйкәле тора), русларның Александр Пушкины, татарларның Габдулла Тукае инде. Шушы Мицкевич һәйкәле тарафында Сибгат ага Хәким үзенең азатлыкка сусынын баскан икән, ул анда да Ленин белән сөйләшкәндер, ничек кенә сөйләшкәндер әле! Анда каштан агачлары яфракларының серләшкәнен, каштан чикләвекләренең тып-тып өзелеп төшкәннәрен генә тыңлап йөрмәгәндер инде. Югыйсә тагын ун елдан соң – 1986 елның 28 февралендә – ул, сугышта алган яраларының инде төзәлгән җөйләрен ачыргаланып ерткандай итеп, бер хатында болай дип язмас иде: «Туфан Миңнуллинның Мусаның 80 еллыгы уңае белән язган мәкаләсен (12 февраль, 1986, «Лит. газета») укыгач, безнең әдәбиятта олы җаннар беткән икән дигән фикергә килдем. Муса үзе укыса, «Алтын чәч», «Моабит дәфтәре»н үткәнне аклар өчен яздыммыни дияр иде. Без, сугышчан татарлар, бабаларның «гөнаһларын» юар өчен сугышып йөрдекмени? Кайсы халыкның тарихта кимчелекләре булмаган. Хәзер шуларны актарып, 17 миллионлы газетада мескенләнү нигә кирәк? Моннан сиксән ел элек Тукай үз тарихы белән горурланган. «Рус җирендә без әсәрле, эзле без». Гаҗәеп, башыма сыймый. Нигә кирәк икәнен аңлый алмадым. Әллә Мостай Кәрим белән сүз куешканнар инде. Ул да шул ук газетада татарларга тибеп узды.
Зур шәхесләр татар әдәбиятының узганында яшәгәннәр икән. Безнең чорга ваклары гына калган, күрәсең».
Җил илләр буенча китәр дә
Таулардан тауларга үрмәләр,
Тыңлагыз, тыңлагыз, дияр ул:
«Татарлар елмаеп үлделәр».
Җавап шул гына. Бу – шагыйрьнең җавабы гына түгел, ә бәлки – васыяте. Безгә һәммәбезгә. Татарларга.
Шагыйрьнең кәгазьдәге һәр сүзе – замананың зәһәр, хәтәр пыяласы кискән яра ул. Әнә шул ярадан шагыйрьнең кешеләрне яратып алсуланган каны саркый. Ә кешеләрнең шагыйрьне яратуы Кояшның Сөембикә манарасындагы Айны сискәндереп уятуына тиң.
Өмет кояшы алтынлаган чынбарлыкка сискәнеп багар чак. Бүген шагыйрьләрне – Сибгат Хәкимне дә! – тетрәнеп укымасаң, чорлар тәрәзәсе корымлы булыр.
Мин бөтенләй башка чор шагыйре,
Яңа иман миндә, ден яңа…
Ике катлы тәрәзәдән карыйм,
Тукай аша карыйм дөньяга.
Сибгат Хәкимнең дөнья белән серләшүе сере менә шунда, фәкать шунда.
Җан итемне ярган пыяла
Белсәм икән – кайда ул?
Ком булып, халыклар уала,
Күлдә җикән – ил давыл! (Ә. Г.)
Шигыремә даһи шагыйрь остазымның җавабын ишетәм күк:
Ил олы нигезгә әйләнде,
Сал яңа күперләр, төз, ныгыт.
Барсы да йоклаган тыкрыкта,
Буранда җемелди безнең ут.
30 ноябрь, 1999