Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 9
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ЧИШМӘ
ОглавлениеАвылыбыз Олы Әшнәктә дистәләгән чишмә бар. Күбесе инеш буенда инде. Иң атаклылары – бакча башыбыздагы чокыр төбендәге Шири чишмәсе белән бездән теге очтагы Урсай чишмәсе. Авылыбыз кешеләрен хан заманнарыннан бирле сугарып килгәннәре шулары. Урамнар, очлар буенча сузып, ике мәртәбә артезиан суы да җибәреп карадылар. Торбалары шунда – җир астында калды. Ә шул ике чишмәдән халык бизмәде, бизмәс. Челлә дими, яңгыр дими, кар дими, чиләк-көянтә асып та, арбага салып та суны әлеге ике чишмәдән ташыйлар. Гомер бакый шулай булырдыр, күрәсең. Чөнки аларның суы йөрәк талдырмый.
Бу ике изге чишмәдән кала мин истә тотып, хәзер дә онытмаганнары, әле дә чыгып ятканнары тагын күпме: Әтәч Гыйльметдиннәр чишмәсе, Зират асты чишмәсе, Таш чишмә, Бирге чыгыш, Аргы чыгыш, Ярми чыгышы, Лашман, Атау эче, Кәрәкә Күле чишмәләре – санап бетермәле түгел. Боларының суы туры килгәндә ташларына тезләнеп, таянып эчелә торган иде. Кайберләренең суын әле дә мунчаларга йә кер юарга ташыйлар.
Әйткәнемчә, халыкны сугарып торганнары шул икәве генә – Шири чишмәсе дә, Урсай чишмәсе. Боларының йөрәге мәңгелектән мәңгелеккә тибә, ташлары кипмәс, үзләре гомер бакый ургып торыр.
Сигез йөз еллык авылыбызның, шушы исеме, исемсез чишмәләре шикелле үк, безнең таралган, сибелгән, чәчелгән, тик мәңгелек болгар-татар халкының да җанын-тәнен, тереклек итүен, рухын сугарып торган илаһи чишмәләр күп. Болар – мең еллык әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләре, йөз мең җырыбызның билгесез ияләредер. Кол Галидән башлап Гомәр Бәшировкача. Шушы икәве нилектәндер миңа авылыбыздагы әлеге ике чишмәне хәтерләтә сыман. Дәлиле – авылыбыздан Сарманның игелекле бер заты булган Дамир Гарифуллин табып киткән «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы да күңелемдә йөрткән Гомәр Бәширов иҗатыдыр. Ә кайдадыр, бәгырь кебек, Габдулла Тукай тора. Кол Гали ул – гакыл иңләмәстәй иксез-чиксез Галәмдер; Тукай – ул инде Казык йолдыз, ә Гомәр Бәширов – Җидегән йолдыз. Боларны, Киек Каз Юлы шикелле итеп, Кешелек тарихы, Кешелек язмышы, татар рухы бәйли.
Җидегән йолдыз – Гомәр Бәширов, җидегән чишмә…
Әнә ничек бәйләнгән бит ул. Нык. Аерылгысыз.
Гомәр ага Бәширов ул – гасыр; ул – тере рух, рухның терелеге: ул –буыннар белән җаннар кендеге; ул – буыннар белән буыннар арасын тоташтырган әлеге дә баягы Киек Каз Юлы. Моның шулай икәнлеген бүген күреп, белеп торуы – үзе бер язмыштыр. Шул язмыштан узмыш булмавы белән генә дә хәзерге татар кешеләре, ә, гомумән, барча төрки кавеме бәхетледер. Тулы бер гасыр диярлек яшьтәге язучысы булган халык Җир йөзендә бүтән юк бит ул! Сигез йөз еллык Кол Галиләре, биш йөз еллык Мөхәммәдьярлары, йөз дә ун еллык Тукайлары булган ише халыклар бар барын. Ә болай – юк. Моны могҗиза дими, ни дисең инде?
Менә шуннан соң, кем ул татар, аның кемнәре бар, дип сора инде син. Белмәсәң, сора анысы, белмәгәнеңне сорау – үзе бер камиллеккә омтылыш. Ләкин белә торып, юк, димә дә кире какма.
Әнә ич ул Барлык, Бар булмыш – Гомәр Бәширов. Бөтен татар милләтенең ургып, кайнап, сугарып торган чишмәсе; шул милләт тереклегенең исәнлеге, саулыгы; шул милләт рухының сафлыгы, игелеге; шул милләт илһамының тулып, ташып торган галибанә таңы.
Фаҗигале XX гасырның Сивашлардан соңгы саф Намусы, җанга җылы яшәү өмете белән җырлап тибрәткән туган җир, туган ил бишегеннән соң сусауларны баскан Җидегән чишмәсе бар икәнен ифрат дәрәҗәдә күренекле төстә раслаган Гомәр Бәшировлы булу бик әйбәт, бик күркәм ул. Моны тою, кичерү куанычы теләсә кемгә язмаган, теләсә кемгә насыйп итмәгән. Үз насыйбың үзеңә тигән икән, бөтен иманың белән куанып шөкрана кыл инде.
Мине язмышым «Әҗәт» дигән беренче китабым кулъязмасына, аннары инде Язучылар берлегенә кабул кылынган чакта бик күп игелекле каләмдәшләрем белән бергә Гомәр ага Бәшировның да фатихасын бирдереп бүләкләде. Бәхет әллә кайларда адашып, үзен сиңа эзләттереп йөрми ул. Үрнәгенә тап булып, шуңа иярүгә ирешә алсаң, сипкелле аркаңны гел булмаса да бер сыйпар җаен табар.
Әнә шундый үрнәкләрдән иң җылы куллысы Гомәр Бәширов булуы татар каләм ияләрен, сәнгать әһелләрен, һәммә кешене бәхетле итте, итә, итәр. Шуңа күрә дә халкыбыз аның үзенә дә бүген ихластан Габдулла галиҗәнаплары Тукай бүләге фатихасын бирә дә инде. И-и, ул! «Намус» романы гына да дистәләрчә халыклар теленә тәрҗемә ителгән, әллә кайсы илләрдә дөнья күргән: әүвәлге үз илебездән битәр албанча, болгар, венгр, вьетнам, кытай, немец, поляк, румын, словак, чех, һиндчә… Бу нәрсә гасыр башында Арча төбәгендәге Яңасала авылында туган малайның олуг бер мәртәбә алуын сөйли. Аның иҗаты хакында йөзәрләгән кешенең язганнарын гына җыйсаң да, Бәшир углы Гомәр беренче авазын салган өйләренә сыймас идедер, билләһи газим!
Ә менә, бер язганымча, бу аксакал әдибебез-остазыбызны үзебезнең академигыбыз да итә алыр идек бугай. Вакыт санаганны ярата ич… Дөнья әдәбиятының, сәнгатенең, кешеләр иманын яктырткан үрнәкләре ияләренә академик исеме бирү һич тә бүген генә күктән иңгән нәрсә түгел, мисаллары бихисап.
Мәгърур милләтебезнең иң олы, гадел бизмәне Тукай, дибез икән, моңа турылыклы төстә, әдибебезнең язганнарын шул исемдәге бүләк белән үлчәү дә олы гамәл, гадел фигыль булыр иде. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның намус белән үтә торган гомерләре бар.
Хактыр: Г. Тукай исемендәге бүләккә лаеклылар байтак инде ул байтагын. Ә халык язучысы Гомәр ага Бәширов – шундыйларның да шундый иң гакыллы асылы.
Тәмле сулы чишмәләребез кебек үк.
16 апрель, 1996