Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 17

XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ОЛУГ МӨХӘММӘТ

Оглавление

Үзеңә кадәргеләргә ихтирам – аларның каһарманлыгын дәвам итүдән, алар кылган гамәлләрне онытмаудан һәм дәвам итүдән гыйбарәт.

Л. Н. Гумилёв

Ошбу әйтмешне тикмәгә генә искә алып, бу язманың маңгаена куймадым. Чөнки Лев Гумилёв без татар халкы турындагы хакыйкать өчен җан аткан мәшһүр затларның берсе булса, әйткән әлеге сүзләре Мөхәммәт Мәһдиев кебек асыл кешеләребезнең кылган гамәлләренә бик туры килеп тора.

Очсыз-кырыйсыз тарихыбыз гавамында халкыбызның иман Кәгъбәседәй ике олугыбыз булган инде: Мөхәммәт пәйгамбәребез белән борынгы ханыбыз-юлбашчыбыз Олуг Мөхәм- мәт.

Әлбәттә, алар белән Мөхәммәт Мәһдиев арасы бик ерак. Шулай да, шулай да… без үз заманыбызда бөтен халкыбызны мөкиббән иткән әлеге язучыбызны бүген дә, буласы көннәрдә дә кабат-кабат яд итәрбез әле.

Ни өченме? Чөнки ул, чәчмә әсәрләрен яза башламас ук, әллә ниткән мәкаләләрендә үк без болгар-татарларның, безнең мәгърифәт әһелләребезнең кемнәр икәнен, халкыбызның гаять укымышлы икәнлеген тора-тора яза иде.

Мин бу абзыйны, студент чакларымда күрсәм дә, ишетеп кенә белә идем әле. Мин ул чакны – журналистлар факультетындагы әтәчләрнең берсе. Тулай торактагы егет-кызлар, татар теле бетә, дип җан атып йөриләр. Мин ул чакны китапханәләрдән башым чыкмый укып ятам. Икенче курстан ук Татар радиосының күпмедер мәгълүм бер кешесе идем инде. Ул вакыт Яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире Фарсель Зыятдиновның ниндидер бер ышанычлы – әйтте исә үти торган бер малае. Шунда йөргәндә, Мөхәммәт абый белән очрашып, сөйләшеп торганнарым исемдә.

Юк, мин аның лекцияләрен тыңлаган малай түгел. Ул чагында татар бүлегендәге лекцияләр, кичәләр миңа ят иде. Чөнки мин – русча журналистикада укыйм. Укыйм да – эчтән генә әйтеп йөрим инде: күрерсез әле, күрерсез.

Берзаманны остазым – аңа Муса Җәлил турындагы курс эшләремне укып та тормастан «бишле» генә куеп барган кеше – каһарман Гази агабыз Кашшаф чәй дә эчә белмәгән урыс-марҗаларга гаҗәеп бер сабак бирде: уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз иярмәс җитезлек белән – яшен яшьнәве тизлеге белән кара тактага шултиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем «Аһ!» итте.

Ә минем исне китерә алмый инде. «Болай да билгеле ич инде!»

Шундый «болай да билгеле ич инде» дигән сабакны миңа берзаманны Мөхәммәт Мәһдиев тә бирде.

1968 ел. Март. Моның Вакыйф Нуруллин повесте белән бергә 1968 елның март аенда «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесте нәшер ителде. Гариф Гобәйнең «Замана балалары»ннан соң мине шаккатырган әсәрләрнең берсе. Бу вакыт, әйткәнемчә, күпмедер әҗер хакына татар радиосыннан аны-моны сөйләп йөргән вакытым. Моның белән сөйләшеп, микрофонны авызына терәп сөйләттермәкче идем. Факультетыбыз коридоры буенча килә. Безнең монда кыл уртадан йөргән чагыбыз. Ә бу дивар буенча гына бара. Гозеремне белдергәч:

– Мин шунда әйтеп бетердем инде, – диде дә – бетте.

Еллар үткәч кенә төшендем: ул курыккан. Атасын бетергәннәр, әз генә үз фикерен белдердеме, моның үзен дә көтеп кенә торганнар, күрәсең.

Берзаманны Президент Минтимер Шәймиев Лаеш районындагы Имәнкискә авылын узып, бераз барган җирдә Сабан туе үткәрде. Килеп төштем. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев утыралар инде. Матур утыралар.

– Карале, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, нигә минем йөргән җиремә сезне чакырып алганнар да, мин болай гына килеп төштем әле? – дидем.

– Яшьлегең мишәйт итә, Габделәхәт, яшьлегең, – диде ул. – Берүк ашыга күрмә.

– Сезне Президент нигә үзенә иярткән соң әле? – дип сорадым.

(Бу ара мәйданның «иң кызган чагы» – көрәш бара.)

– Кем безне Президент иярткән ди әле? – диде ул. – Бәлки, без аны үзебез иярткәнбездер…

Ул менә шундыйрак бер абзый иде инде.

Моны мин бөтен барлыгы белән хәзер генә аңладым әле: бактың исә, аның үзенә дә шул яшьлеге «мишәйт иткән» булган лабаса.

Мөхәммәт абый Мәһдиевне хәзер дә бәгъзеләр: «Куркак иде», – димәкче. Юк инде, җәмәгать! Әгәр дә ул бер генә әдәби әсәр – хикәядер, повестьтыр, романдыр, пьесадыр иҗат итмичә, фәкать сискәндереп-сискәндереп җибәрә торган мәкаләләрен генә язып калдырган булса да, үзен татар халкына мәңгелек хәтер рәвешендә белдергән җәүһәр затларның берсе рәвешендә таныткан булыр идедер!

Гомумән, Мөхәммәт абзый кайда гына булмасын, ул үзе очрашып сөйләшкән кешеләргә фәрештә канатлары куеп китә торган булган. Моңа без татар язучыларын, язганнарыбызны һәрчак ошата торган рус язучылары, нәшрият мөхәррирләре хәзер дә сөйли әле. Берзаманны Мөхәммәт абый белән бер төркем татар язучылары Эстониягә барып эләктек. И-и, аның шунда яшәп ятучы татарлар белән, эстон кешеләре белән сөйләшкәнен, белешкәнен, язып барганын, безнең хакта тыйнак кына сөйләгәннәрен күрсәгез, тыңлап торсагызмы? Һәркемне авызына каратып тота белә, горур, мәгърур, моңа мөкиббән китми мөмкин түгел.

Инде килеп, мине бик җитди яза диярсездер. Мөхәммәт абый – гаять җор кеше, берәр юмор, мәзәк сөйләгәнен искә-оска да алмыйсың, диярсездер. Махсус, җәмәгать, махсус. Мөхәммәт Мәһдиев – минем өчен бер Пәйгамбәр иде. Ә Пәйгамбәрне шаяртып искә алып булмый ул. Шуңа күрәме ул минем үземә дә һичкайчан «Әхәт» кенә димәде, һәрчак «Габделәхәт» дия килде. Ягъни «Алланың беренче колы» дигән сүз инде.

Мин аннан нәшриятка тапшырган бер кулъязма китабыма эчке бәяләмә язуын сораган идем.

– Булмый, – диде ул.

– Нигә?

– Син остарак. Син миңа мохтаҗ түгел.

Бу – татар әдәбиятындагы олы бер кешенең тиңе булмастай бер фикере: дөньяны аңлавы, кабул кылуы, аңлатуы иде. Өлге. Безләр һичкайчан онытырга тиеш булмаган гүзәл үрнәк.

Халыкның сөйгәне Равил Фәйзуллин, бу зат турында сорашканым соңында:

– Ачы тәҗрибә, – диде.

Ачы шул. Миләш йә балан кебек ачы.

Якташы Гариф ага Ахунов белән сөйләшеп алдым.

– Мөхәммәт абый турында бер-ике сүз әйт әле, – дидем.

– Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылын, кешеләрен легендага әйләндерде, – диде Гариф ага.

– Безнең татар халкын да ич инде, име?

– Бусын халык үзе белә дә белә инде.

Болар әйтсә әйтә инде, җәмәгать.

Кеше хакында язу әллә ничегрәк: читләргә килгән хатны ачып укыган шикеллерәк. Тик Мөхәммәт абый үзе дә кеше кәчтүмен киеп йөргән зат түгел бит. Аның кылган гамәле кулына акбур алып, халкыбыз тәкъдиренең кара тактасына асыл бер тәгъбир сүзе язып, шуны тәкбир итеп кабатлардай иде.

– Кеше китә, җыры кала…

Җырлыйбыз анысы. Тик каламы соң?

Белмим, белмим. Аныкы калды!

Берзаманны дачабызга барышым. Хатыны – Гомәр агабыз Бәшировның кызы Лилия белән болдырыннан да уздырып салган түбәле ачык күтәртмәдә тирләп-пешеп чәй эчеп утыра бу.

– Нигә, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, эшләмисең?

– Нишләргә кушасың соң?

– Безнең шикелле кыяр, помидор утырт.

– Язасым бар шул.

– Ә безнең җук дип беләсеңмени?

– Язуын бөтенебез язабыз инде ул. Ә мин язганымны халык сызмаса ярар иде, дип утырам әле, – диде ул.

Инде без – Габделхәй Сабитов, Зәет Мәҗитов, Акъегет, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәфкать Кәрами, Мансур Шиһапов, Кояш Тимбикова, Рәшит Әхмәтҗанов, Разил Вәлиев, Шамил Маннапов, Сәмигулла Хәйретдинов, Мидхәт Миншин, Җәүдәт Дәрзаманов, Ифрат Хисамов, Тавил Хуҗиәхмәт ишеләр үкертеп җир казыйбыз. Ә Пәйгамбәр абыебыз, үлән арасыннан тычкан эзләгән тилгән шикелле, безне үз олпатлыгы югарылыгыннан күзләп, күзәтеп үтә. Ярар инде, тәкъдирдә – Ләүхелмәхфүзебездә язган, күрәсең: бәгъзеләребез нәкъ аның тигезлегеннән, бәгъзеләребез югарырак торып, аның Арча төбәгенең Гөберчәк зиратындагы бакый йортына карарбыз.

Карарбыз да… Озак түгел, озакка түгел…

Олуг Мөхәммәт – минем Пәйгамбәр абыем! Син монда, безнең белән!

5 февраль, 1996

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4

Подняться наверх