Читать книгу Әманәт = Завещание - Алсу Шанова - Страница 5
Чишмә, апам һәм егет
ОглавлениеЧишмәгә суга барырга
Һич яратмый шул апам.
«Көне эссе, кояш суга,
Авырта шул, – ди, – аркам».
Суга бара сирәк кенә,
Әллә нигә бер генә.
Арып кайта, чиләгеннән
Суы җиргә түгелә.
Ә беркөнне иртән иртүк,
Ниндидер бер көй көйләп,
Китте апам, көлә-көлә,
Чишмәгә… үзе теләп!
Әни белән карап калдык,
Ис-акылыбыз китеп.
Шатландырды безне апа,
Егылмый кайтып җитеп.
Сораганны көтми хәзер,
Китә чиләген алып.
Сөендерә ул, көненә
Биш-алты тапкыр барып.
Ә беркөнне качып кына
Мин апаны күзәттем.
Егет белән күргәч аны,
Кайтып әнигә әйттем.
Өебездә ни булганын
Берүзем генә беләм…
Чишмә суын ташый хәзер
Җизни машина белән…