Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 67

Шигъри Әсәрләр
Луиза Янсуар
Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог

Оглавление

– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?

– Синең туасыңны көтеп, кызым…

– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!

– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек…

Бала чактагы сөйләшүләрдән.

Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттан

Чыкканнар да исән,

Төбәлгәннәр күзгә…

Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,

Кораблармы – саксыз якорьларын өзгән?

Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,

Елмаялар әнә үзләре яшь, ихлас…

Мин юк әле, юк мин…

Кояш астындагы

Ул яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.

Орынмыймын…

Чатнап уалыр да… инде

Җыеп алмам сыман… югалырлар эзсез.

Мин аларның минсез чакларына һаман

Ышана алмый яшим…

Кем идегез?

Кем сез?!

«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче «бабам»,

Учыгызга учым йомылганчы…

Әүвәл…

Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,

Эзләгәндә оя – йөрәгемә тәңгәл…

Таныганчы сезне,

Табылганчы, аннан…

Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат…

Юк бу сергә ачкыч,

Булган ул сер гүя —

Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат…

Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калды

Сез яшәгән чордан…

Дөньяда юк йорттан…

Һәм сурәтләр —

Анда

Шундый бәхетле сез!


Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!


Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх