Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 76

Шигъри Әсәрләр
Рифат Сәлах

Оглавление

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча – беренче урын, ә 2006 елда Гран-при яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда – икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки шигырь фес- тивале» ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә.

Рифат Сәлах – алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) шигырь китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Өр-яңадан

Иртәгә мин өр-яңадан туам,

Ишекләрен ачар яңа галәм.

Ил-көнем дә башка булыр минем

Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.


Иртәгә мин өр-яңадан туам,

Яңа йөрәк тибәр таң атканда.

Ак болытлар барсы җиргә иңәр,

Җилдерермен күктән пар атларда.


Иртәгә мин өр-яңадан туам,

Сезнең янга килер сабый бала.

Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,

Күзләремдә очкын чагылганда.


Иртәгә мин өр-яңадан туам,

Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.

Хыялымны җырга салмак булам,

Әләмемне үз итмәгән илдә.


Разинны уйлап

Туган телне өзелеп сөябездер,

Яклыйбызмы аны, кем белә?

Кемнәр әзер бүген, Разин сыман,

Теле өчен утка керергә?


Җәһәннәмнән җәһәннәмгә сала

Каракошның әзер җавабы.

Ана теле өчен, Разин сыман,

Берәребез дөрләп янамы?


Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлап

Торырбызмы ишек төбендә.

Безнең телләр пайтәхеттә торсын!

Пайтәхет тә тиеш белергә!


Ана теле һәрчак түрдә булсын,

Анадан да якын кем бар соң!

Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше,

Телен яклап ханга кем барсын?


Үз анасын саткан хаиннәрдән

Бүген инде нәрсә көтәсе?

(Ләкин җанда тонык өмет яши,

Туар диеп татар иртәсе.)


Телне сату – үз анаңны сату,

Милләтеңне сату, илеңне.

Сорау куя безгә каракошлар:

«Җаның кыйбатмы? – дип, —

Телеңме?»


Туган телне өзелеп сөябездер,

Сакларбызмы аны, кем белә?

Әзерме без бүген, Разин сыман,

Иман өчен утка керергә?


Җомгадан соң

Иман йортын чыгып киткән чакта,

Ник тәкъвалык кинәт югала соң?

Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,

Нигә эри алар җомгадан соң?


Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә

Фәлсәфәгә чумып уйланасың.

Тик тарала сыман фикер җебе,

Дөнья күмә кабат җомгадан соң.


Кайбер көнне, иртән тору белән,

Яңа көчләр җыеп уянасың.

Офыкларны ярып чыгар булсаң,

Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.


Бу дөньяның асылына төшеп,

Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.

Үз-үзеңне танымаслык булып

Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?


Мин ак болыт булып йөзәрмен дә…

Мин ак болыт булып очармын да

Текәлермен синең күзләргә.

Син җәйләрне сөйдең,

Ә мин сине

Алып китәрмендер көзләргә.


Ак болытлар булып йөзәрмен дә

Тамчы булып сиңа тамармын.

Югалтырсың мине,

Ә мин сине

Һәр дәкыйка саен табармын.


Ак болытлар булып йөзәрмен дә

Эреп югалырмын күгеңдә.

Онытырсың мине,

Ә мин сине

Гел йөртермен төсле күңелдә.


Ак болытлар булып йөзәрмен дә

Көзләреңдә мәңге калырмын.

Югалырсың син дә,

Ә мин сине

Һәр хәятең саен танырмын.


Әкиятне кире укысаң…

Хыялларың чәлпәрәмә килер,

Дөнья булыр сиңа бик кысан,

Могҗизалар булмый диеп җирдә,

Әкиятне кире укысаң.


Талпынулар бар да юкка чыгар,

Караңгыга чумар бу җиһан.

Барыр юлдан әгәр кире борып,

Әкиятне кире укысаң.


Булганын да югалтырсың җирдә,

Чынбарлыкка килеп юлыксаң.

Яшәвеңнең һичбер яме калмас,

Әкиятне кире укысаң.


Язмыш юлын кире бору авыр,

Кире китеп булмый, борылсаң,

Хыялларың – хыял килеш калыр,

Әкиятне кире укысаң.


Туган тел

Йөрәктә яралган һәр сүзне

Энҗедәй күкләргә тезәсең.

Бигрәкләр гүзәл син,

Туган тел,

Син генә үзәкне өзәсең.


Өзелеп сагындым мин сине,

Дөньяны колачлап гизгәндә,

Син генә, син генә,

Туган тел,

Нур булып туласың йөзләргә.


Чит телләр елатмый, көлдерми,

Гамь дә юк аларда, моң да юк.

Син үзең көймени,

Туган тел,

Мең еллар йотлыгып тыңларлык.


Син генә өйрәттең тоярга

Яшәүнең үз моңын, үз ямен.

Югалма, Туган тел,

Югалсаң —

Йомылыр шикелле күзләрем.


Тетрәнү

Тетрәндерде безне, Илһам абый,

Җырларың да синең, үлемең дә.

Син калырсың якты кояш булып

Һәм җыр булып халкың күңелендә.


Без тетрәндек синең моңнарыңнан,

Без тетрәндек синең көйләреңнән.

Син Иделдә, син күңелдә йөздең,

Ишкәк ишеп, ялгыз көймәң белән.


Син сагыну булып йөрдең читтә,

Һәр татарның сарылып җанында.

Барысы да кайтты туган җиргә,

Ак калфакның табылган чагында.


Таулар менеп, Әдрән диңгез кичеп,

Син барыбер кайттың Иделеңә.

Кояшлар да офыкларга китә,

Син дә киттең халкың күңеленә!


СПА

Кемне генә күрмәгән бу җирләр,

Кемнәр генә монда йөрмәгән.

Кемдер килгән монда ил үреннән,

Кемдер чыккан монда төрмәдән.


Кемдер килгән монда юынырга,

Кемдер килгән ләмгә чумарга.

Кемдер килгән тынлык эзләп монда,

Кемдер килгән монда җырларга.


Кемдер килгән мәҗлес корыр өчен,

Кемдер килгән ялгыз калырга.

Кемдер йөри монда ятлар белән,

Кемдер кайткан сөйгән ярына.


Кемдер килгән монда күрер өчен

Бу дөньяның яңа ләззәтен.

Кемдер килгән монда җанындагы

Юар өчен бөтен хәсрәтен.


Кемдер килгән суда йөзәр өчен,

Тирләр өчен парлы хаммамда.

…Килгәннәрнең булган әрнүләре

Юылмаган әле һаман да.


Ниләр генә күрмәгән бу җирләр,

Карасын да күргән, агын да.

Тәнен сафландырган чакта кеше

Юа алса иде җанын да.


Әллә шуңа

Күзләреңә дала җиле сеңгән,

Алма исе сеңгән киемеңә.

Бигрәк тыйнак үзең,

Артык тыйнак,

Әллә шуңа кердең күңелемә.


Күзләреңә төннәр сере иңгән,

Алма алсулыгы битләреңдә.

Бигрәк нурлы үзең,

Бигрәк җылы,

Әллә шуңа кердең йөрәгемә.


Күзләреңдә ниләр чагылса да —

Өләшәсең җанга нурлар гына.

Бигрәк моңлы үзең,

Бигрәк серле

Әллә шуңа күчтең җырларыма.


Китап

Ни кадәрле бөек фикерләр бар,

Күңелләрдә күпме сер ята.

Иң кадерле сүзләр җуеладыр,

Керми калса әгәр китапка.


Иң кадерле гыйлем югаладыр,

Теркәлмәсә әгәр бу белем.

Син дөньяның байлыгына ия,

Китапларга төшсә күңелең!


Син дөньяның серен беләчәксең,

Тоячаксың җаның асылын,

Җаһилият йолып алган чакта

Кешелекнең ничә гасырын!


Беләчәксең асыл киләчәкне,

Дөньядан соң ниләр буласын.

Кулларыңда – Китап,

Син гүяки

Бар галәмне тотып торасың.


Мин язларны сөймим

Мин язларны сөймим…

Ник яратыйм —

Сине алып киткән яз бит ул.

Әйтелмичә калган җылы сүзләр,

Бирелалмый калган наз бит ул.


Мин көзләрне күбрәк якын итәм,

Мин киталмыйм көзләр языннан.

Сине алып килгән, өмет биргән

Көзләр йөрәгемә язылган.


Мин язларны сөймим,

Тик көзләрдә

Килми мәңгелеккә каласым.

…Үзең генә мине өр-яңадан

Язга гашыйк итә аласың!


Үзем дә…

Шигырьләрем күктән сибелгәнме,

Җир тузаны микән таралган?

Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар,

Йөрәк тибешеннән яралган.


Мин үзем дә шигырь генә җирдә,

Үтемле дә, аз да, кыска да.

Тулам кебек бөтен галәмгә дә,

Сыям кебек ике учка да.


Шәфәкъ сүнә

Шәфәкъ сүнә…

Төннең күзләренә

Кереп барыш якты хис белән.

Рәссам ялгыш

Серле зәңгәр күккә

Буяу түккән алсу төс белән.


Шәфәкъ сүнә…

Дөнья башка төрле,

Башка уйлар хәзер, башка моң.

Мин гүяки

Үткән көнем белән

Галәм үзәгенә ашамын.


Шәфәкъ сүнә…

Ә мин әйтерсең лә

Яңа гына шыткан бөремен.

Шәфәкъ сыман

Өр-яңа таң туар,

Мәңгелеккә киткәч бу төнем.


Алма ява

Көзге җилдә җиргә алма ява —

Җыр явамы шулай, кем белә?

Ни кадәр моң белән тулган җирем —

Алтын белән дөньям күмелә.


Никадәр моң белән тулган сөю,

Син кайтасың икән көзләргә.

Ә мин чыккан идем, сине сагынып,

Алтын алмаларны эзләргә.


Ә мин чыккан идем, бик юксынып,

Алма булып пешкән чагыңны.

Син бөтенләй үзгәрмәгән икән —

Кояш кебек һаман ягымлы.


Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең

Бөдрә чәчләреңдә тирбәлә.

Әйтерсең лә көзге күбәләкләр

Очып уйный синең тирәдә… _


Әйтерсең лә сагыш булмаган да,

Әрнү булмаган да шикелле.

Син һаман да яз гүзәле икән —

Битләрең дә һаман сипкелле.


Син һаман да язгы, назлы икән,

Көзләр килмәгән дә диярсең.

Күзләреңдә шаян нурлар уйный —

Әллә син дә мине сөясең?


Көзге җилдә җиргә алма ява,

Бәхет ява микән, кем белә!

Син һаман шул – һаман минем хыял,

Син мәңгегә минем күңелдә!


Мин – хыялың синең

Мин – хыялың синең,

Сагынганда,

Күзләреңдә сагыш булырмын.


Мин – хыялың синең!

Җаның тынгач,

Уйгатучы тавыш булырмын.

Җиде ятлар белән тулса дөньяң,

Мин һәрвакыт таныш булырмын.


Мин – хыялың синең,

Мин булганда,

Бөтен галәм сыяр учларыңа.


Мин – хыялың синең,

Ләкин сыймам

Беркайчан да сыймам кочагыңа.

Сөенербез бергә, төренерсең

Минем белән сөю учагына.


Мин – хыялың синең!

Каның булып,

Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.


Мин – хыялың синең!

Ялгышсаң да,

Гел изгелек кенә теләрмен.

Син терелсәң, мин дә терелермен,

Син үлгәндә, мин дә үләрмен!


Мин – хыялың синең!


Татар мин!

Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым…

Кем дип кенә җирдә аталмыйм.

Бөтен дөнья халкын баш идергән,

Мең ел буе горур татар мин!


Болгары да, себер, нугае да,

Кыпчак та мин, диеп вакланмыйм.

Йөрәгендә Алтын Урда йөрткән,

Татар атлы горур татар мин!


Киң далалар, урман, таулар, сулар —

Түрк җирендә булыр – Ватаным!

Аналардан килгән туган телем,

Идел-йортын саклыйм атамның!


Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен,

Мин аларга ачу сакламыйм.

Таркатырга теләүчеләр белсен:

Мең ел буе инде татар мин!!!


Аллаһ безне шулай халикъ кылган,

Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.

Мин Аллаһның язмышыннан риза,

Татар углы горур татар мин!


Өн

«Гел син» диеп чирләмә син бүтән,

Киләчәккә атла, елама.

Һич үкенмә, янма, үпкәләмә

Мине уйлап үткән елларга.


Мин чынбарлык түгел,

Мин чәң генә,

Мин – күктәге болыт,

Мин – томан.

Син кочарсың мине, мин дип белеп,

Ул кабырчык булыр, мин булмам.


Мин эрегән синең хыялыңда,

Мин күчкәнмен хәзер төшеңә.

Өннәреңдә мин кайтаваз гына,

Башка мине искә төшермә.


Томаннарга кереп югалдым мин,

Газаплама бүтән үзеңне.

Сабыр савытларың саеккандыр,

Син сынама янә түземне.


Томаннарны сөеп яшәп булмый,

Мин – мәңгелек офык, мин – яра.

Мин – күктәге болыт,

Мин – өн генә,

Мин яшәмим инде дөньяда.


Ак фәрештә

Тузганаклы болын

Уртасында бер кыз

Әй очыра җилгә

Тузганакны өреп.

Күзләренә карый

Иң-иң якты йолдыз,

Ул очырган мамык

Ак фәрештә кебек.

Тузганаклы болын

Кичә сары иде.

Бүген иртән аны

Аклык китте күмеп.

Әй очыра җилгә

Тузганаклар илен —

Ак күлмәкле бер кыз

Ак фәрештә кебек.


Тузганаклы болын

Булырбыз бер без дә,

Безне күреп, гөлләр

Һаман торыр көлеп.

Мәңгелеккә алып

Китәр безне көз дә —

Очар безнең җаннар

Ак фәрештә кебек.


Мин туганда

Мин туганда, җирне моңга күмеп,

Сандугачлар сайрап торганнар…

Мин туганда, яшел яулык ябып,

Шаулап торган яшел урманнар…


Мин туганда, кырда игеннәрнең

Башаклары тула башлаган…

Мин туганда, яшел сыерчыклар

Су эчкәннәр безнең басмадан.


Мин туганда, кояш, түргә менеп,

Җылы нурын чәчкән дөньяга…

Мин туганда, җиләкләре пешеп,

Алсуланып киткән Җир-ана…


Мин туганда, чишмә челтерәве

Чыңлап торган яшел тугайда.

Мин туганда, кәрәзләре тулып,

Бал кортлары чәчәк җыйганнар.


Мин туганчы дөнья башка булган,

Мин дөньяга килгәч үзгәргән:

Каян килсен җиргә, мин булмагач,

Минем җанда туган йөз галәм.


Әй аллаһым!

Әй Аллаһым!

Кичер мине, кичер.

Догаларым кабул кылсаң икән!

Аз ялвардым Сиңа.

Артык иртә

Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.


Иртә китәм.

Әйе, артык иртә.

Кылып бетмәс инде бөтен догам.

Күңелемә ут бир, ләкин сакла,

Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!


Әй Аллаһым!

Тагын бер кат кичер

Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.

Әгәр әмер итсәң,

Гарәфәнең

Үзәнендә мәңге калыр идем.


Иртә әле,

Әйе, бөтен догам

Өзелмәде әле үзәгемнән.

Мәңгелеккә диеп саубуллашып

Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!


Җилләр сыман очып киләсең

Җилләр кебек очып киләсең,

Коңгырт чәчләреңне таратып.

Бер гомер дә бигрәк аз булыр,

Туя алмам сине яратып.

Җилләр булып очып киләсең —

Иләсләнер күңел бер дәвер.

Эх, каласы иде яшьлектә

Синең белән генә бергә-бер.


Эх, каласы иде яшьлектә,

Башка беркем белмәс сер илә.

Җилләр сыман очып киләсең

Сәгадәткә, җырга, сөюгә.

Җилләр мәңге тынмас син булган

Мәхәббәтле якты дөньяда.

Чәчләреңдә синең гүяки

Коңгырт төсле якты төн яна.


Очып-очып миңа киләсең,

Җилең генә китә кагылып.

Бер гомер дә бигрәк аз булыр,

Туя алмам сине сагынып.


Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх