Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 22

Заман көтә…
Әтисезләр болар димәгез

Оглавление

Тапмасам да кабер ташларын,

төшләремә кереп булса да,

буыннарым бушап киткәндә,

үзе кайтып, иңгә кул сала.


Куәтләнеп китәм, олыгаеп,

шундый бул дип алга этәрә.

Хуплаганын белеп торам мин,

горурланып дөнья күтәрәм.


Әтисезләр болар димәгез,

без бәхетле, горур, аталы…

Бар эшләрен безгә ышанып,

алар өйгә кире кайтмады.


Яшь түгәргәмени зар елап,

әтиләрнең рухын кимсетеп?

Горур булып калган хәтердә,

егылса да ерак җир китеп.


Табалмадым кабер ташларын,

һәйкәлләрен үзебез салабыз.

Малай чактан егет булалдык,

инде әти булып барабыз!


1968

Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх