Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 30
Заман көтә…
«Өлеш-бүлеш уйнаганда язмыш…»
ОглавлениеӨлеш-бүлеш уйнаганда язмыш,
мулдан иде бугай сезнең пай.
Кая китте әле сезнең Кояш,
кая китте әле сезнең Ай?
Гөлләр чәчтек диеп йөргән төштә
тигәнәкләр үсә сарылып.
Мәхәббәтең колга әверелсә,
хуҗа була икән сабырлык.
1968