Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 32
Заман көтә…
Бердәнберең
ОглавлениеХаста булыр үзе.
Ә белгертмәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
«Кайт!» дип язмас.
Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң –
сыендырыр.
Кеше итәр сине –
сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –
беркайчан да
«Туйдым, кит!» димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап,
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма –
хөкем итәр,
ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт – кеше.
Мәңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
бердәнберең синең
тик бер генә кеше –
ана ул!
1991