Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 33

Заман көтә…
Бер иптәшкә

Оглавление

Сынамадым. Сынала ул.

Мәкер үзе сыната.

(Мәкерле була алмадым

мин уйнап та, чынлап та.)


Күп булды биксез вакытлар,

шыр ачык торган чаклар.

Чиста уй белән кермиләр

күңелгә кайчак ятлар.


Иркен ул күңел. Чиксез ул.

Аны күпме айкадың?

Дәшмәдем, җитте сабырлык –

күпме пычрак чайкадың!


Күтәрүләре бик авыр,

чыдасаң гына үтә.

Чыдадым, түздем, үтте ул –

юшкыны калды төптә.


Җитте кызганыр вакытлар –

ул миндә берәү генә.

Дөньяда туры йөрим мин

тик аның белән генә.


Ачылмыйм, ачмыйм каерып –

җанымны күрмә әле.

Уйлары сүнгән икән дип

сөенеп йөрмә әле.


Аллага шөкер: исән-сау.

Ялт итеп тора күңел.

Сөртмә дегетле кулыңны –

кирза итеге түгел!


1991

Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх