Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 26

Заман көтә…
«Килә көннәр, китә көннәр…»

Оглавление

Килә көннәр, китә көннәр,

ә без санап торабыз.

Көлә-көлә үтә көннәр,

ә без карап торабыз.


Монысы үтсә, яңасы

башкача килер кебек.

Зарыгып көткәнебезне,

ниһаять, бирер кебек.


Үзебез дә белмибездер

ниләр көткәнебезне.

Без яңа дип уйлыйбыздыр,

бәлки, үткәнебезне.


Яңа көнен бирә гомер,

үткәннәрен кайтармый.

Көннәре яңа булса да,

хәсрәтләре картаймый.


1987

Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх