Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 37
Заман көтә…
Җансыз ярлар безне күрә икән…
ОглавлениеЧыктым әле Кама ярларына,
назлар эзләп талган җаннарыма.
Бетмәсме дип авыр сагышларым,
тыңлыйм әле дулкын тавышларын.
Җиле кунды килеп битләремә,
дулкын ятты ярның читләренә,
сарылдылар миңа яшел таллар –
күңелемне әллә аңладылар.
Нидер әйтте җилләр, канат җилпеп,
дулкын дәште, ак кашларын сирпеп;
тып-тын гына тартып үзләренә,
карады күк таллар күзләремә.
Бәхет көен көйләп, Кама акты,
кайтмаска дип киткән шатлык кайтты.
Дөнья керде иркен кочагыма,
канатларым үсте очарыма.
Телсез таллар безне сөя икән,
җансыз ярлар безне күрә икән,
чал дулкыннар безне белә икән…
Без үзебез һәрчак шулай микән?!