Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 28

Заман көтә…
Пароход тавышлары

Оглавление

Күңелләргә шушы тавыш

үсмер чаклардан таныш.

Бәхетебез төрле төстә,

кушып чигелгән сагыш.


Тынган йөрәкне җилкетә,

искә төшереп китә.

Ярга йөгереп чыгарга

бер кычкыртуы җитә.


Сагыну-сагышлы чагың.

Гомергә инде сагын…

Тагын бер пароход китте,

кемнәр бәхетсез тагын?


Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх