Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 34

Заман көтә…
«Көннәремнең норсыз чакларында…»

Оглавление

Көннәремнең норсыз чакларында

балкып китә тулы Ай сыман:

күңелемнән күпме хыял үтте –

күрдем микән зыян кайсыннан?!


Саклап калды.

     Саклап килә һаман.

Исән булмас идем мин ансыз.

Туып булмый,

     яшәп булмый икән,

үлеп тә әле булмас… хыялсыз.


Нишләтим соң?

     Шуңа бу тормышны

хыялымны кушып яратам.

…Хыялымны алып калма,

          мине

дөньяларга кабат яратсаң!


1986

Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх