Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 36

Заман көтә…
Әй, бу гомер…

Оглавление

Күтәрелеп бер карасаң,

шул да җитә – һушың китә.

Күтәрелеп ул караса,

башың бетә – гашыйк итә.


Уйнап кына йөри кызый.

Китә үтеп – ала өтеп.

Берәү йөри утлар йотып,

берәү йөри җаен көтеп.


Һич сүрелмәс, сүнмәс кебек

балкый тормыш, балкый гомер.

Ике кара каш астында –

ике җете утлы күмер.


Курка мәллә кешеләргә

күтәрелеп бер карарга?

Уйлап кына йөри кызый:

«Ни арада, ни арада…»


Нишләп сүнгән, нишләп сүнгән? –

(Әй, бу тормыш, әй, бу гомер!)

Ике кара каш астында –

ике салкын кара күмер.


Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх