Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 16
Рафис Корбан
УЙНА, ГАРМУН2
ОглавлениеЯлгыз гармун иңли урамнарны,
Әллә җырлый, әллә елый ул,
Тирән уйга чумган төнге авыл,
Ялгыз гармун моңын тыңлый ул.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Уят әле сөю йөрәктә.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Моңлы итеп уйный бигрәк тә.
Нигә моңлы гармун тавышлары,
Үзәкләрне өзә ник болай?
Гомеркәйләр үтте дигәннәр дә
Яшьлегенә кайтсын ди бугай.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Сине тыңлап дуслар яшь түксен.
Саклый һаман гармун төймәләре
Бар моңнарын безнең яшьлекнең.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Кайткан гүя яшьлек яңадан.
Таныш моңнар саркый йөрәктәге
Беренче яр салган ярадан.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Тарат әле төннең карасын.
Синең моңнар яктысында дуслар
Яшьлекләрен кабат барласын.