Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 3

Сибгат Хәким
«Урны аның түрдә, югарыда…»

Оглавление

Урны аның түрдә, югарыда,

Баш иям дә тынам эчемнән;

Зур заллардан орган тавышлары

Ишетелә томан эченнән.


Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Яңгырасын иде Европаның

Уртасында татар гармуны.


Яңгырасын иде бер минутка

Европада «Арча», «Сарман»нар,

Түзмәс, торыр татар егетләре,

Сугышларда башын салганнар.


Түзмәс, торыр татар егетләре,

Аларнымы туфрак, кар каплар!

Иярерләр шул гармунга алар

Германия һәм Польша, Карпаттан…


Күрегендә «Кара урман» шаулый,

Юллар авыр, юллар бормалы,

Сикәлтәле, үз язмышы кебек

Бу татарның бөтен моңнары.


Азат итә, сугыша, һәлак була

Батырларча типкән мең йөрәк;

Үлгәннәр дә шул гармунны сагына,

Үлгәннәргә хәтта моң кирәк.


Татар баянчылары

Подняться наверх