Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 17
Нәсих Вилданов
ОглавлениеИҗат эшенә һәвәс җаннарның тернәкләнеп һәм балкып китүе өчен ул туып үскән төбәк, авыл табигатенең гүзәллеге, күркәм гореф-гадәтләре генә җитмидер. Аның өчен әлеге авылның исеме дә үзенә бертөрле аһәңле яңгырашлы, җырлы-моңлы булуы кирәктер. Туган Татарстаныбызда андый исемле авыллар байтак. Кырлай… Салих-Тукай, Хансөяр, Танай, Кырым Сарай, Чулпыч… Саный китсәң, чыннан да, күп алар. Игътибар итегез әле, авыл үзенең исеме белән генә дә кешеләрнең холык-фигыльләренә йогынты ясый, яшәү рәвешләрен үз исеменә буйсындырадыр шикелле. Һәм, әлбәттә, андый авыллардан бер-бер нәрсә иҗат итәргә сәләтле зат чыкмый калмый торгандыр.
Халыкара конкурслар лауреаты, Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең танылган баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Нәсих Вилдановның Әлмәт районындагы Гөлбакча авылында туып үскәнлеген белгәч, бу фикеремнән бөтенләй кире кайтмас булдым.
Бар икән шул андый авыл Әлмәт якларында. Урман кочагына сыенып, чын гөлбакча булып утырган, зур булмаган сөйкемле генә бер авыл ул. Нәкъ менә шушы авылда милади ел исәбе белән 1936 елның 3 августында, җәйнең куәсе кайнаган чакта туа Нәсих. Гадәттә, кайсы гына музыкантны алма, – баянчымы ул, скрипкачымы, тальянчымы, – йә аларның әти-әниләре, һич югында, туганнары оста җырчылар яки оста итеп бер-бер уен коралында уйнаучы була. Ә Нәсих исә әнкәсенең җеп эрләгәндә әкрен генә көйләп утыруын исәпкә алмаса, гаиләдә туган-тумача арасында зурлап телгә алырлык җырчыны да, уен коралында уйнаучыны да хәтерләми.
Нәсих Вилданов белән хәтер йомгагын сүтеп утырабыз. Ул тутырган яшь исәбен исәпләсәң байтакка җыела. Ә каршымда – сабыйларча чиста күңелле, егетләрчә тәвәккәл, баянына һәм ансамбльгә мәңге тугрылыклы риясыз бер кеше утыра. Ирексездән Нәсих Вилданов белән якыннан иң беренче тапкыр аралашкан чак искә төшә.
80 нче еллар башы иде. «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән чак. Без, редакциянең бер төркем журналистлары, артистлар белән бергәләшеп, газета укучылар белән очрашулар оештырып йөрибез. Балтачка килеп төштек. Эш, гадәттә, райкомнан башлана. Очрашабыз. Райкомның беренче секретаре артистлар белән кызыксына. Балтач халкын «егарлыклары» бармы, янәсе. Секретарьның «Баянчыгыз кем?» дигән соравына каршы Хәмдүнә Тимергалиева: «Менә ул, Нәсих Вилданов! Баянчы гына түгел – тулы бер оркестр. Человек-оркестр!..» – диде. Башта без моны юмарт шаяру дип кабул иткән идек. Әмма беренче концерттан соң ук җырчының хаклы булуына ышандык. Һәр көйнең «бәгъренә» үтеп, асылын тирән аңлап уйнады баянчы. Алар җырчы белән икесе дә җыр сулышы белән бергә сулады. Җырчы йә баянчыны, йә баянчы җырчыны «сөйрәгән» концертларны күп күргән бар. Ә монда бөтенләй башка хәл. Башка хәл, чөнки баянда – Нәсих Вилданов!
Хәтер йомгагын сүтәбез…
Кулына алган иң беренче гармунын яхшы хәтерли Нәсих. Алты яшьләр чамасы булгандыр. Абыйлары ун телле кечкенә генә гармун алып кайта. Өйдәге иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әйләнә ул. Билгеле инде, тиктормас Нәсих тарткалап, ватып куймагае дип, гармунны гел өскәрәк, аның буе җитмәс җиргәрәк куярга тырышалар. Ләкин малайның гармунга омтылышы шулкадәр көчле ки, абыйлары түзми, гармунны Нәсих кулына тоттырырга мәҗбүр булалар. Алай гына да түгел, үзләренчә кызыксындыру чарасын да уйлап табалар. «Менә бу көйне өйрәнсәң, яшел төсле каләм синеке», – ди алар. Үҗәт була малай. Озакламый бөтен төсле каләмнәр аның кулына күчеп бетә.
Мәктәпкә укырга кергәндә шактый гына көйләр «тартырга» өйрәнгән була малай. Шуңадыр ул җыр дәресләрен көтеп ала. Җыр укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, биремнәрне җиренә җиткереп үти. Ә инде озын тәнәфес җитсә – кулыннан гармун төшми. 4 нче класстан соң 5 нчедә укуын дәвам итәр өчен ул күршедәге Кама-Исмәгыйль мәктәбенә китә. Китә, әмма «гармунчы» дигән даны үзеннән күпкә алда барып җитә Нәсихнең.
Әле дә яхшы хәтерли ул. Урта мәктәпне тәмамлап йөргән көннәре. Сугыштан соңгы авыр еллар. Бөтен җирдә юклык. Чыгарылыш кичәсенә костюм алырсың дип, бар булганны туплап, җитмәгәнен аннан-моннан юнәтеп, өйдәгеләр Нәсих кулына акча тоттырып, Әлмәткә озата. Барып җитә. Китә Нәсих Әлмәт каласы буйлап. Йөри торгач, базарга килеп чыга бу. Гөнаһ шомлыгына күрә, шунда берәү баян сатып тормасынмы. Чыгарылыш кичәсе дә, костюм да онытыла. Кыскасы, Нәсих өйгә костюм урынына баян күтәреп кайта. Өйдәгеләр аңа каты бәрелми. Абыйсы гына: «Костюмның күп сәдәфлесен эләктергәнсең икән, энекәш…» – дип куя.
Гармун, гармун… Бары тик гармун! «Дөньяның кендеге кайда?» дип сорасалар, Нәсих шул чакларда ук инде, һич икеләнмичә «Гармунда!» дияр иде.
Урта белемне егет Әлмәт шәһәренең 1 нче татар мәктәбендә ала. Монда да, мәктәптәгечә, сәнгать тормышының кыл үзәгендә кайный ул. Төрле конкурслар, фестивальләр… Алардагы җиңү шатлыклары егетебезне тәмам канатлы итә. Нәкъ менә Әлмәттә укыганда Нәсих Казанда музыка училищесы барлыгын, анда профессиональ баянчылар әзерләнүен белә. Билгеле инде, баян белән «җенләнгән» егет шул училищедан гайрене белми дә, белергә дә теләми. Бөтен хыял-омтылышы, уй-теләге, өмете Казанда, музыка училищесында була аның.
Башланган эш – беткән эш, ди халык. Тәвәккәл егет, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан музыка училищесына укырга керә. Тәҗрибәле педагог, игътибарлы остаз Анатолий Герасимов классында баян серләренә өйрәнә башлый. Нәсихне училище тормышы, Казанның музыка дөньясы үзенә бөтереп ала. Төпле карарга килгән егет баянчы һөнәренә кагылышлы бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмый. Бу очракта «һөнәр» сүзе бигүк туры да килми торгандыр. Чөнки баянчы булу ул – сәләт камиллеге, җанның үзенә генә хас бер халәте. Нәсих моны һәрчак күңеле белән тоя. Шуның өчен дә, тәҗрибәле педагогларның булсынмы, чарланган баянчыларның булсынмы, һәркайсының сүзен – кирәкле сабак, киңәшләрен гыйлем итеп кабул кыла.
Үз көчеңне, мөмкинлегеңне сынап карау теләге, Казан кадәр Казанның зур концерт мәйданнарында чыгыш ясау хыялы кайсы гына баянчы-шәкертнең күңелен вәсвәсәләндерми икән. Алар да, училищеда укучы өч татар егете, берләшеп, баянчылар триосы оештырып җибәрә. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми. Озакламый С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы»н, И. Шәмсетдиновның тынлы агач уен кораллары квартеты өчен язылган әсәрен, А. Ключарёв эшкәртүендә халык көйләрен, Н. Җиһановның халык көйләренә нигезләнеп язылган «Сюита»сын Татарстан радиосында магнитофон тасмасына яздыралар. Бу әсәрләр трио башкаруында эфирда еш яңгырый торган була. Әлеге әсәрләр музыкаль тәлинкә итеп тә чыгарыла. Нәҗип Җиһановның «Сюита»сын тәлинкәгә яздырганда, алар композиторның үзе белән дә еш очраша. Аның киңәшләре, һәртөрле тәкъдимнәре егетләргә бер файдалы дәрес була. Инде зур сәхнәләргә дә, абруйлы концертларга да юл ачыла. Шундый концертларның берсеннән соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров Нәсих белән Марс Макаровны ансамбльгә эшкә чакыра. Бу хәл 1962 елның гыйнварында була.
Менә шул көннән башлап Нәсих Вилданов үзенең бөтен гомерен ансамбльгә багышлый.
Сер түгел, һәр җырчының мөкиббән киткән «үз» музыканты була. «Аңа җырлавы җиңел» дип тамга сала җырчылар баянчыга. Янәшәңдә андый баянчы басып торганда, җырчы үзен күпкә тыныч тота. Тавышы «чирләгән» чак икән, андый баянчы җырчыны тартып чыгара да чыгара инде. Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Габделхак Шаһиев, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов, Лена Бичарина, Мөҗип Садыйков, Рафаэль Җаббаров кебек танылган җырчылар үзләренең иң яраткан җырларын Татарстан радиосында Нәсих Вилданов белән бергәләп яздыруны һәрчак кулай күрә.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән төрле мәмләкәтләргә бару баянчының дөнья музыкасына карашын киңәйтә. Монголия, Тунис, Италия, Мальта, Нигерия, Сенегал, Бенин, Германия, Чехословакия, Финляндия, Төркия кебек илләрдә булу, аларның музыкаль дөньясы белән якыннан танышу Нәсих Вилдановта профессиональ яктан туктаусыз камилләшүгә зур омтылышны саклый. Дөнья халыкларының баянга булган олы ихтирамы, аның мөмкинлекләрен һәр халыкның үзенчә ача алуы Нәсих Вилдановның бу илаһи уен коралына сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтен көчәйтеп кенә калмый, бәлки баянның пентатоникадагы серләрен кыюрак ачарга булыша.
Илдус Сафин