Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 7
Ренат Харис
ТАЛЬЯН ГАРМУН
ОглавлениеОркестрга кушыла алуың да,
бәлки, сиңа шактый мактаудыр…
Ә мин сине олылыймчы, тальян,
чак-чак кына башка яктан бер.
Синең бөеклегең һәр кешенең
тавышына кушыла алуда,
кушылгач та биектән дә биек,
тирәннән дә тирән калуда.
Җир яшелдә чакта син – кулларда,
син кулларда – инде Җир актан.
Хатын-кызга әнә кушыласың,
җырлашасың әнә ир-атка…
Елаганны күз-яшь сазлыгыннан
коткарасың, тартып аласың,
куанычтан шашып биегәнне
исәрлектән йолып каласың.
Борчылганга син тынычлык бирдең,
хәсрәтленең моңын киметтең,
өмете сүнгән сиңа кушылдымы –
кабынды да китте өмете.
Син картларга ерак яшьлекләрен
бервакытка тордың кайтарып…
Ә яшьләрнең гашыйк йөрәкләрен
иң карт давыл булып актардың.
Шәһәр торагында яңгырыйсың…
Окопларда күпме янгансың…
Син һәр үткән буын кебек иске,
килгән буын кебек яңа син!
Бөеклегең, тальян, – һәрбер чорга,
һәрбер җырга кушыла алуда,
һәрвакытта кеше тавышы белән
бертуган моң булып калуда!