Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 5
Гани Вәлиев
ОглавлениеУл Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пече (русча – Пица) авылында туа. Шул ук авылдан аккордеонда һәм концерт гармуннарында уйнаучы, Татар дәүләт филармониясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм 1993 елда вафат булган дустыбыз Мостафа Сәләхетдинов, Актүк авылыннан Рәшит Ваһапов, Красный Остров авылыннан атаклы язучыбыз Кави Нәҗми, Суксудан җырчы Сайра Сәләхетдинова әдәбият һәм сәнгать дөньясында тирән эз калдырды.
Гани ага яшь чагында Мәскәүдә эшләгән һәм шунда гармунда уйнарга өйрәнгән. 1920 ел азагында булса кирәк, Мәскәүдә ниндидер гармунчылар ярышында җиңеп чыккан, һәм (үзенең сөйләвенчә) Луначарский аңа бик яхшы, зур гармун бүләк иткән. Ул шул гармунда гомере буе уйнады, гөрләтеп уйнады.
Шул елларда Г. Вәлиев Мәскәүдәге Татар дәүләт эшче театрында эшли һәм, театр ябылу сәбәпле, Казанга кайтып, Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. Ул, спектакльләрдә уйнаудан тыш, тамашадан соң гармунын яңгырата; шундый итеп уйный – халык тыңлап туймый. Бигрәк тә «Каз канаты»н һәм авыл көйләрен оста башкара иде Гани Вәлиев.
Гани ага белән мин театрда эшләгәндә танышкан идем. Күп тапкырлар бергә гастрольләрдә дә булырга туры килде.
Еллар узды, үзгәрә торды, заман үзе баянның кирәклеген таләп итте. Татар дәүләт филармониясе оешкач, эстрада бүлегендә баянсыз эшләү мөмкин түгел иде. Гани ага, заман таләпләренә буйсынып, әкренләп баянга күчте, ләкин тальянын да ташламады.
Ул бик тә эшсөяр кеше иде: гастрольгә баргач, йөзәр, хәтта аннан да күбрәк концертлар куюы – моның ачык дәлиле. Ул елларда концертларда бигрәк тә өч артист зур уңыш казана иде: Гани Вәлиев, Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов. Алар халкыбызның «Зөләйха», «Мәрфуга» кебек җыр-көйләрен искиткеч аһәң белән яңгырата иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев театрда бу башкаручылар адресына: «Татар халык көйләрен менә ничек башкарырга кирәк», – дигән иде.
Ул чагында баянчылар йөзәрләп түгел, ә бармак белән генә санарлык иде. Менә алар: Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Габдерахман Биккинин, Гали Җәмлиханов. Баянчы булу белән беррәттән, Гани ага концерт гармуннары белән дә чыгыш ясый иде. 1957–1958 елларда без Башкортстанда гастрольләрдә булдык: «Галиябану»ны башкарганда, миңа шушы көйгә аккомпонемент уйнарга туры килде. Филармониядә эшләү дәверендә җитәкчеләр арасында Г. Вәлиевнең осталыгына шик белдерүчеләр дә табылды (ә бәлки, артык оста булуыннан көнләшептер!), һәм миңа Гани аганы (ул вакытта директор М. Боголюбов иде) яклап чыгарга, аңа татар артистларыннан иң беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүен искә төшерергә туры килде… Кызганычка, язмыш үзенекен итте. Гани Вәлиев Казахстанга китәргә мәҗбүр булды һәм, Казахстан филармониясендә татар бригадасы төзеп, шактый еллар шунда эшләде. Аның бөтен гомере юлда узды. Ә юл газабы – гүр газабы, диләр. Ләкин юлның да төрлесе була бит. Гани аганың гомере изге юлда – халыкка хезмәт итү юлында узды. Элеккеге СССРның Гани Вәлиев булмаган төбәкләре сирәк калгандыр.
1976 елның 23 гыйнварында Гани ага Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичәдә мин аны филармония исеменнән ихластан котладым. Шул көнне безне фотога төшерделәр, ул фоторәсемне мин шәхси архивымда кадерләп саклыйм.
Әзәл Яһүдин