Читать книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 18
Марс Макаров
ОглавлениеМинем туган ягым – борынгы Биләр ягы, хәзерге Алексеевск районы. Мин шул Биләр авылында 1938 елның 28 октябрендә туганмын.
Әтиебез 1942 елны НКВД эше буенча һәлак булгач, әниебез Мария Никитична, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылына – Биләрдән әллә ни ерак булмаган Чурабатырга күчеп кайткан.
Гаиләдә миннән башка тагын өч кыз туган. Олысы – Галя исемлесе – өч яше тулгач, кинәт кенә каты авырып вафат булган. Бер сеңлем, бер апам хәзер дә исән-саулар.
Музыкага сәләтем биш-алты яшьләрдә ачыла башлаган булса кирәк.
Авыл халкы сөйләве буенча, әтием гармунда бик матур уйный торган булган. Ә әниемнең тегү машинасында кием-салым теккәндә әкрен генә җырлап утыруын мин әле дә яхшы хәтерлим, сагынып искә алам.
Әни клуб үзешчәннәре арасында да күренгәли иде. Әтидән калган Вараксин гармунында авыл көйләрен уйнавы һаман исемнән чыкмый. М. Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы буенча авыл сәхнәсендә куелган спектакльдә әни Галиябану ролен бик тә оста, килешле итеп башкара иде.
Минем көйгә-моңга, музыка дөньясына тартылуым, һичшиксез, әниемнең җырлавы һәм гармунда уйнавы белән бәйле. Әнидән отып алынган көйләр, әнидән ишеткән ул җырлар, яшермичә генә әйткәндә, бүгенге көндә дә минем иң яратып уйный торган әсәрләрем. «Урман кызы», «Без кабызган утлар сүнмәс алар» («Монтёрлар җыры»), «Һаваларда йолдыз», «Кошлар кебек» һәм башка шундый җырлар-көйләр колагымда әнинең яшь тавышы аша яңгырый.
Әниебез ул җырларның күбесен Чистай шәһәренең балалар йортында тәрбияләнгән вакытта отып-өйрәнеп алган икән. Миңа бигрәк тә аның «Уңыш бәйрәме» дип аталган, Л. Хәмиди тарафыннан вальс тибында язылган җырны җырлавы ошый иде. Бу җырны ул заманына хас бер патриотик горурлык, рухи күтәренкелек (пионерларча дип әйтимме инде), ялкынлы дәрт белән башкара иде. Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаровның популяр җырларын да мин иң элек әнием җырлавы аша белә башладым. «Юксыну», «Урман кызы», «Җиләк җыйганда» кебек лирик җырларның тирән, тылсымлы моңнары күңелгә әнә шул рәвешле сеңеп калган.
Ул чакларда авылда радио-фәлән юк, булса да, шул берничә йортта гына. Гармунда беренче отып алган көем хәтердә: әгәр ялгышмасам, «Сания апа суга бара…» дип башланган халык җыры иде ул. Соңрак инде рус халык бию көе «Барыня»ны өйрәндем, башка көйләр отып алдым.
Шуннан соң инде мине, гармунымны күтәртеп, чыршы бәйрәменә, аулак өйләргә, хәтта туйларга алып китә башладылар.
1946 елны үзебезнең Чурабатыр авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Беренче укытучыларым Антонида апа, Карп абый һәм Рокыя апа булды (фамилияләре истә калмаган, гел «абый», «апа» дип дәшү бит). Рокыя апа үткәргән җыр дәресләрендә без «Партизанка», «Щорс турында җыр» кебек җырларны күмәкләп башкара идек, һәм ул вакытлар балачакның әнә шул дәртле җырлары белән дә якты бер истәлек булып күңелгә кереп калган.
Музыкаль тәрбия алу мәсьәләсендә исә минем юлым балачактан ук гел уңа торды дисәм дә ялгыш булмас. Казанга күчеп килүгә үк, бәхетемә дип әйтимме, шул вакытларда инде шактый популяр булган, танылып өлгергән Рәис абый Сафиуллин белән таныштым. Нәкъ шул танышудан, очрашып-аралашудан соң, хромка гармунын ташлап, баянга күчәргә ниятләдем. Рәис абыйның өенә йөреп, баян буенча дәресләр ала башладым. Безгә – Рокыя Ибраһимованың һәм Мөхтәр Әхмәдиевнең уйнавын тыңлап үскән малайларга – Рәис Сафиуллинның төрле көйләргә вариацияләр ясавы гаҗәеп бер яңалык, яңа бер дөнья булып тоела иде. Аның, бернинди хак-түләү сорамыйча, мине баянда уйнарга өйрәтүе, кешелеклелек сыйфатлары алдагы тормышыма да бик нык тәэсир итте; музыка училищесына укырга кергәндә үземдә ышаныч һәм рухи бер көч тоя идем. Моннан тыш, мәктәптә укып йөргән чакларымда ук, Бату Мөлеков һәм Ифрат Хисамов белән якыннан аралашу да иҗат юлыма үзенә күрә бер ныклы этәргеч булгандыр дип уйлыйм.
Казан музыка училищесына мин 1958 елда кабул ителдем. Баян бүлегендә укытучы Виктор Седаков миңа рус халык көйләрен үзләштерергә ярдәм итте. Шул ук елларда, Ильяс Шәрипов башлап йөреп, баянчылар триосы оештырган идек. И. Шәрипов ул чакта инде шактый шомарган, баянда уйнау алымнарын яхшы үзләштергән һәм, әйтергә кирәк, шәхес буларак та өлгергән, бик тә акыллы, хисле бер музыкант иде. Студент-шәкертлек елларында ук, әнә шул триода катнашып та, ялгызым гына да (соло) радиога языла башладым. Ә инде җитди иҗат юлым халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башланды дип әйтергә кирәктер. Репертуарымда беренче яратып башкарган әсәрләрем – татар халык көйләре – «Кошлар кебек», «Алтын-көмеш», «Егетләр биюе» һәм С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы», А. Хачатурянның «Кылыч тотып бию»е («Танец с саблями») иде.
1962 елны без, инде шактый буй үстергән егетләр, музыка училищесы белән саубуллашу кичәсенә җыелдык. Нәсих Вилданов белән икебезне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә билгеләделәр. Бусы әлеге коллективның сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров соравы буенча эшләнде.
Ниһаять, без дә эшкә тотындык, гастрольләр башланды. Хәзер кайчак уйлап та куям: элекке Союзда безнең ансамбль булмаган берәр шәһәр калды микән, юк микән?
Ансамбль белән берничә ел буена гастрольдә эшләп кайткач, мин филармониянең лекторий бүлегенә күчтем. Бу эш тә миңа ярыйсы гына ошады, иҗатым өчен дә шактый файдалы булды.