Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 16

Чыгышлар
Тел безне берләштерергә тиеш!

Оглавление

(II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгыш)

Тел факторы төрле халыкларның тормышында төрле көчкә, әһәмияткә ия. Әйтик, татарлар шикелле үк бөтен дөньяга сибелгән яһүдиләр һәртөрле тарихи һәм иҗтимагый шартлар аркасында бүген үз милли телләренә ябышып ятмыйлар, милләтне милләт иткән төп факторга исәпләмиләр. Белоруслар белән украиннар да, мөстәкыйль дәүләт булып яшәүләренә карамастан, бүгенге көндә дә күбрәк рус телендә аралашуны уңайлырак күрәләр. Индиядә исә әле һаман да дәүләт теле – инглиз теле. Мисалларны күбрәк тә китерергә булыр иде. Ә безнең татар өчен тел мәсьәләсе яшәү белән үлемгә тиң. Телең яшәсә, халкың да яши, телең үлсә, халкың да юкка чыга. Безгә өченче вариант бирелмәгән. Милләтебез өстенә ябырылган бөтен бәлаләрне татар теленең статусы югары булмаудан күрәбез. «Әгәр татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булса, барысы да яхшы булачак», – дип, чын күңелдән балалар ышануы белән ышанабыз.

Туган телебезнең гасырларга сузылган фаҗигале бай тарихы, бүгенге реаль хәле һәм әлегә язмышы төгәл генә хәл ителеп бетмәгән шактый томанлы киләчәге бар. Ул, чыннан да, дөньяда иң бөек ундүрт тел исәбенә керә микән? Төгәл генә әйтә алмыйм. Бу мисалны галимнәребез еш кабатласалар да, аның чыганакларын күрсәткәннәрен хәтерләмим. Аның шулай икәнлегенә ихластан ышанасы килә. Ләкин шуны гына беләм: тел ул – халыклар язмышының, халык күңеленең көзгесе. Халкыбыз нинди – телебез дә шундый. Ә халкыбызның бүгенге халәте һәммәбезнең дә күз алдында. Яхшысы-яманы да, бөеклеге-мескенлеге дә – бөтенесе бергә буталып беткән. Күпме генә үзара бәхәсләшсәк, тарткалашсак та, гаеплеләрне табарга һәм фаш итәргә тырышсак та, татар теленең язмышын, димәк, халкыбыз язмышын да, үзебезгә хәл итәсе. Ләкин моны зар елап, тиргәшеп кенә эшләп булмаячак. Шуңа күрә нәкъ менә бүген «татар теле бетә, татар теле үлә» дип сөрән салу, адым саен бер үк сүзне тәкрарлау килешми дә, хакыйкатькә дә туры килеп бетми. Алай бик батыр булгач, бу хакта иртәрәк, 20–25 ел элегрәк чаң кагарга иде. Әгәр ул вакытта дәшмәгәнбез икән, фәкать бер генә юл кала, эш эшләргә, хәрәкәт итәргә, югалтканнарыбызны эзләргә һәм табарга! Әгәр үзен татар итеп тойган һәркем үз урынында үз татар телен онытмый икән, эшендә, һөнәрендә файдалана икән, – татар теле яшәр. Аннары телебез фаҗигале гасырлар аша шушы көнгә килеп җиткән икән, биредә инде без хөрмәтле әдипләребезгә, тел галимнәренә, укытучыларыбызга, бигрәк тә татар халкының үзенә рәхмәтле булырга тиешбез. Башка халыклар, без күргәнне күрсә, күптән инде бөтен милләтләре белән рус телле манкортка әйләнеп беткән булырлар иде. Үзебезнең кемлегебезне беләсебез килсә, башкаларга, күрше-тирәгә игътибар беләнрәк карыйк. Аларның хәлләре дә, телләре дә безнекенә караганда бик күпкә хәвефлерәк. Менә аларның туган телләре, чыннан да, упкынга килеп терәлгән. Ләкин без – бөек халык! Тарихыбыз да баерак, мөстәкыйльлегебез дә, тоткан мәсләгебез дә башкарак. Кемлегебезне белер өчен, без үзебездән зуррак халыкларга карыйбыз, телебезне дә аларның телләре дәрәҗәсенә күтәрергә омтылабыз. Бу яктан караганда, татар теленең бүгенге хәле шактый кызганыч, шактый аянычлы. Бүгенге төп максатыбыз да – татар телен бик күп тарафларда яшәүче халкыбызның уртак бер бөек теле итеп саклап калу, аны шушы матур килеш киләчәк буынга – XXI гасырда яшәячәк татарларга тапшыру, ә инде Татарстаныбызда чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү. Бөек эш башланды инде. Һәм, иманым камил, бу тугры юлдан читкә тайпылып, туктап калу да, артка чигенү дә булмаячак.

Тел үсешенең, тел яшәешенең табигый закончалыклары бар. Ләкин тел бүген безнең өчен филология өлкәсенә генә кагыла торган бер күренеш түгел. Ул турыдан-туры иҗтимагый һәм милли сәясәтебезгә бәйләнешле. Шул сәбәпле бүген безгә күбрәк нәкъ менә тел сәясәте турында фикер алышырга кирәктер. Ни өчен дисәң, бүгенге тарихи һәм иҗтимагый ситуациядә тел сәясәте тормышыбызның телгә мөнәсәбәте булган бик күп өлкәләргә тәэсир итә. Һәм без (мин монда хакимиятне һәм рәсми оешмаларны күз алында тотам) телебезнең үсешенә, аның тормышыбыздагы кулланылышына законнар, карарлар, указлар нигезендә турыдан-туры тәэсир итәргә, аңа юнәлеш бирергә бурычлыбыз. Әлбәттә, тел сәясәте бер безнең халыкка гына кагылмый. Ул – бик күп халыкларга, дәүләтләргә хас күренеш. Бу мәсьәләгә караган халыкара документлар да җитәрлек. Шулар арасында «Региональ һәм азчылык халыклар телләре турында Европа хартиясе» безнең өчен, миңа калса, аеруча әһәмияткә ия. Шунысы да игътибарга лаек: ул Европа Советында 1992 елда, ягъни без телләр турындагы Законны үзебездә кабул иткән елда кабул ителде. Россия дә хәзер Европа Советында. Әгәр шулай икән, ул аны ратификацияләргә тиеш булачак. Шунысын да әйтеп китик: әлеге Конвенция Россиянең телләр турындагы Законына һич кенә дә каршы килми. Безгә мондый документларны ныклап өйрәнергә, алардан файдаланырга һәм эшебездә кулланырга кирәктер.

Ә бездә бу изге эшнең башында, барлык демократик илләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы тора дисәм, һич тә ялгыш булмас. Әлбәттә инде, тел белгечләребезнең актив катнашлыгы һәм ярдәме белән. Телгә кагылышлы иң кыйммәтле документлар парламентта кабул ителә, иң кайнар бәхәсләр парламент сессияләрендә бара. Халык депутатларын күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, парламент эшеннән канәгать булмасак та, алар үзләренең телгә кагылышлы вазифаларын ихлас күңелдән башкаралар дип ышандыра алам. Иң мөһиме, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон бар. Анда акка кара белән «татар теле – дәүләт теле» дип язылган. Ә Закон үтәлергә тиеш. Ул Президентка да, министрларга да, республикадагы гап-гади гражданнарга да кагыла. Әгәр Закон үтәлми икән, монда Законның да, парламентның да гаебе юк. Димәк, әлегә дәүләтебез, гражданнарыбыз шундый, ягъни үзебез шундый. Ләкин без Законны ничек кенә булса да эшләтергә тырышабыз. Шул максаттан парламент тарафыннан телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча Программа да кабул ителде. Анда бурычлар Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, һәртөрле оешмаларга, кыскасы, – барыбызга да аңлашылырлык итеп татар һәм рус телләрендә язылган. Эшләргә генә кирәк! Кызганыч ки, эшләү җитми. Дәүләт Советының соңгы сессияләренең берсен күбегез хәтерлидер. Без анда мәсьәләне кабыргасы белән куйдык. Дөрес, сессиядән соң матбугатта депутатларны мыскыл итебрәк язылган мәкаләләр күренүен күренде. Әмма филолог иптәшләр «парламент»ның инглиз сүзе икәнен һәм «сөйләшү»не аңлатканын яхшы беләләрдер. Депутатлар нәрсә сөйләмәс тә, нәрсә генә тәкъдим итмәс. Ә сессия утырышларының төп нәтиҗәсе: ул карар булырга тиеш. Безнең сессия карары исә шактый саллы, эшлекле һәм вакытлы булып чыкты. Бу минем генә фикерем түгел, җәмәгатьчелекнеке дә.

Дәүләт Советы карарының кайбер урыннарын яңадан исегезгә төшереп китәм.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр, закон чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссияләренә «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын бозган өчен административ җаваплылык хакында» Татарстан Республикасы законы проектын әзерләргә.

Татарстан Республикасы Президентына түбәндәге тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә:

– 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү турында;

– «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыруны һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын үтәүнең барышын оештыручы дәүләт хакимиятенең республика органын төзү турындагы мәсьәләне карарга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:

– Татарстан Республикасы халыкларының телләрен яклауның гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча кирәкле барлык чараларны күрергә, шул исәптән Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасын бюджеттан максатчыл финанслау өлешендә, законнар нигезендә бу максатларда ташламалы салым сәясәте уздырырга;

– Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ике дәүләт телен дә белү һәм гамәлдә куллану хезмәт хакына 15 процентка кадәр өстәмә билгеләргә хокук бирүче халык хуҗалыгы тармакларының исемлеген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертергә;

– 2000 елга кадәр татар дәүләт милли университетын ачарга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына тәкъдимнәр кертергә һәм, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән бергә, латинчага нигезләнгән графикага күчү чаралары планын эшләргә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертергә.

Россия Федерациясе хөкүмәтенә татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук Россия Федерациясенең башка халыклары телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча федераль программа эшләргә, аларны 1998 елда финанслауны карарга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә».

Конгресста катнашучы делегатлар әлеге тәкъдимнәрне, һичшиксез, якларлар дип уйлыйм. Безне бигрәк тә латин графикасына күчү проблемалары борчый. Безнең һәрбер кылган гамәлебез төрле төбәкләрдәге татарларны берләштерү идеясенә хезмәт итәргә тиеш. Латинга күчүгә үз мөнәсәбәтләрен иң элек Башкортстанда, башка чит өлкәләрдә яшәүче татарлар әйтсен иде. Аларның фатихасын алмыйча, без бу зур эшкә тотына алмыйбыз. Мирфатыйх Зәкиевнең «Ватаным Татарстан»да чыккан проектына да фикер әйтелер дип уйлыйм. Конгресста бу хакта сүз күп булса да, ул барыбер Дәүләт Советында хәл ителсә дөресрәк булыр, мөгаен. Җитәкчеләр каршы килмәс, чөнки хәзер аларга барыбер, нинди графикада булса да, укырга да, язарга да җыенмыйлар. Икенчесе – 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү. Бу мәсьәләгә, ишетүемчә һәм белүемчә, битарафрак караш хөкем сөрә. Берәүләр артык мәшәкатьтән, эштән курка. Икенчеләр аның нәтиҗәлелегенә ышанып бетми. Өченчеләр исә бу идеяне үзләре башлап тәкъдим итмәгән өчен генә яклыйсылары килми. Кайберәүләр: «Башка елларны нишлибез соң?» – дип тә сорыйлар. Минем җавабым бер генә. Әгәр 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итсәк, бик күп эш эшләнәчәк, алдагы еллар өчен дә ныклы база әзерләнеп калачак. Әгәр конгресс бу тәкъдимне хупласа, 1998 ел барлык татарлар өчен дә татар теле елы булачак. Читтәгеләргә дә, туган телебезне җанландырып җибәрү өчен, бер этәргеч булыр иде. Конгрессның яңа башкарма комитеты бу мәсьәләне үзенең эш планына кертер һәм контрольдә тотар иде, чөнки парламентның вәкаләте Татарстан кысалары белән генә чикләнгән.

Әлбәттә, татар теле республикабызда дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсә, дәүләт төзелешенең бөтен өлкәләрендә дә ныклап кулланыла башласа, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә әйтеп бетергесез таяныч булыр иде. Һәм без моны ничек кенә булса да эшләрбез дигән эчке бер ышаныч та бар күңелдә. Әмма мине бүген читтәге татарларның, татар диаспорасының язмышы, андагы татар теленең киләчәге ныграк борчый. Татар телен анда ничек саклап калырга? Менә бүгенге төп мәсьәлә кайда!..

Бүген татар теленә мөнәсәбәт төрле төбәктән, төрле каланчадан төрлечәрәк күренә. Бәхәсләрнең дә күбесе шунлыктан килеп чыгадыр, мөгаен. Әйтик, Татарстан җитәкчелегенең татар теленә булган мөнәсәбәте үзенә бертөрле. Татарстанның сәясәт һәм хөкүмәт элитасы, нигездә, рус тәрбиясе алган, татарча бераз аңласа да, рус телендә сөйләшә, укый, яза. Әмма законнар, карарлар, программалар кабул итү юлы белән татар теленең статусын күтәрергә тырыша, һәрхәлдә, ачыктан-ачык аяк чалмый. Зыялыларыбызның да иҗат белән шөгыльләнгәннәре генә татарча белә диярлек. Техника, физика, медицина өлкәсендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Аларның да милләт җанлылары татар теле өчен, нигездә, рус телендә көрәшәләр. Ә чынында татар теленә бары тик иҗат кешеләре, филология, әдәбият, тарих галимнәре, милли хәрәкәт вәкилләре генә хезмәт итә. Аларның яшәү рәвешләре дә күбесенең татарча диярлек. Шуңа күрә аларга татар теленең бүгеннән үк дәүләт теле булуы зарур. Алар гаиләдә дә, балалар бакчаларында да, урта мәктәп белән югары уку йортларында да татарча тәрбияләнүне, татарча укытуны таләп итәләр, чөнки шунсыз туган телебезнең дәүләт теле була алмаячагын яхшы аңлыйлар. Бу – бүгенге татар халкының иң прогрессив катламы, ягъни сәясәттә дә, милли хәрәкәттә дә «погода ясаучы» кешеләр. Конгресста да, нигездә, шундыйлар катнашадыр дип ышанасы килә.

Әмма халкыбызның башка катламнары да бар. Мәсәлән, республикабыздагы авыл халкы һәрвакыт татарча сөйләште, күпчелек авылларда татарча укыды. Ләкин алар XX гасыр башларыннан ук рус теленә омтылдылар, шәһәр татарларына кызыгып яшәделәр, балаларын чит авыллардагы рус мәктәпләрендә укытырга тырыштылар. «Балам рус мәктәбендә укымады, вузга керә алмады, кеше була алмады», – дигән зарларны күп ишетергә туры килде, һәм алар, әлбәттә, хаклы иде. Менә шуңа күрә авыл халкының тел турындагы сөйләшүләребезгә дә, тел язмышына да әллә ни исләре китми шикелле. Аларның төп максаты – бүген ничек булса да балаларын укыту, агроном, врач, инженер, экономист, юрист итү…

Диаспора белән эшләр тагын да катлаулырак. Башкортстанда яшәүче татарларның тел проблемасы – махсус чыгыш сорый торган проблема. Алар бу хакта үзләре дә әйтми калмаслар. Ничек кенә булмасын, андагы 1,5 миллионга якын татар безнең ярдәм белән үзләрен дә, телләрен дә саклап калырлар. Ә менә Россия өлкәләрендә яшәүчеләрнең телләре акрынлап бетүгә таба барганын күрмәмешкә салышсак, бу зур хата булыр иде. Чөнки күпчелегебез шул өлкәләрдә яши. Әйдәгез, уйлап карыйк. Практик яктан караганда, ягъни ата-ана күзлегеннән караганда, татарча урта мәктәп кирәкме аларга? Бу риторик сорау түгел. Бу андагы татарларның турыдан-туры тормышына, яшәү рәвешенә кагыла. Татар мәктәбен тәмамлаган бала укуын кайда дәвам итәргә тиеш? Әлбәттә, үз өлкәсендә яисә Мәскәүдә. Аларның барысы да Казанга килә дә алмый, кала да алмый. Димәк, рус өлкәләрендәге татарларның милли мәгариф системасы уйланылмаган. Дөрес, кайбер концепцияләрдә кайбер рус шәһәрләрендәге институтларда, педучилищеларда аерым татар бүлекләре ачу турында сүз бара. Андый уңай мисаллар да бар. Әмма биредә сүз фәкать педагогик вузлар турында, педагогик кадрлар турында гына бара. Шулай булгач, без моннан соң да иң яхшы очракта да андагы авыл мәктәпләрендә атнага берничә сәгать татар теле һәм әдәбияты укыту белән канәгатьләнергә тиеш булабыз. Рус өлкәләрендә яшь буын инде бүген үк русча гына сөйләшә. Ә алар – берничә миллион татар дигән сүз.

БДБ илләрендәге, шулай ук ерак чит илләрдәге милләттәшләребезнең татар теленә булган мөнәсәбәтләре бөтенләй башкачадыр. Анда хәзер без күз алдына китергән татар мәктәпләре дә, татар класслары да була алмый, һәр илнең үз законнары, үз мәгариф системасы, үз тәртипләре. Алар өчен иң мөһиме – телләрен, җырларын, моңнарын онытмау. Биредә алар өчен мәдәни чаралар кулайрак. Бездә чыккан китапларны, газета-журналларны укыштырып барырга алар, әлбәттә, безнең латин графикасына күчүебезне көтәләр.

Күрәсез, бу мәсьәләдә барыбызга да ярый торган, барыбыз да яратырлык уртак бер фикергә килү – авыр һәм катлаулы бер хәл. Тел дигән юрганны һәркайсыбыз үзенә тарта. Ә уртак бер концепция барыбер кирәк булачак.

Тагын бер куркыныч әйбер бар. Безнең кайчакларда, эйфориягә бирелеп, татар телен бер елда, ике елда дәүләт теле итәсебез килә башлый. Ләкин татар теленең статусын күтәрү елдан-ел авырая гына барачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан дөнья күләменә чыгып бара. Башка регионнарда да шул ук процесс. Безне олы дөньядан аерып торган совет системасы яшәешебезне дә, телебезне дә күпмедер дәрәҗәдә консервациядә тотты. Хәзер исә дөньяның капкалары ачык. Булдыклы егет-кызларыбызның, бай балаларының карашлары бүген чит илләрдә. Моның өчен, һичшиксез, иң элек рус теле, инглиз теле, һич югы, төрек теле кирәк булачак. Менә шуңа күрә бүгенге элитаның, бай сәүдәгәрләрнең, хәтта милләтпәрвәрләребезнең дә балалары нәкъ менә престижлы инглиз яисә төрек лицейларында, Төркиядәге, Европа илләрендәге университетларда белем ала. Ә татар гимназияләрендә, гадәттә, гади халык балалары һәм безнең кебек кайбер беркатлырак иҗат кешеләренең балалары гына укып йөри. Бу – татар теле моннан соң да гади авыл халкына гына, шәһәр ярлыларына гына, шулай ук әлеге дә баягы шул иҗат интеллигенциясе һәм галим-голәмә өчен генә булып калу ихтималын тагын да көчәйтә дигән сүз. Моңа каршы торуның бер генә чарасы бар. Ул да булса татар мәктәпләрендә телләр укытуның системасын яисә методикасын тамырдан үзгәртү. Татар мәктәбен тәмамлаган бала, татар теле белән беррәттән, рус телен һәм чит телне дә бердәй яхшы белеп чыкканда гына, башка зур халыклар белән аралашырлык татар кешесе булып җитешә алачак.

1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх