Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 20

Чыгышлар
Телсез татар кемгә кирәк?!

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Әле кайчан гына зур бәхәсләр аша, шул ук вакытта зур күтәренкелек шартларында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителгән иде. Аңа да биш ел гомер узып бара. Димәк, азмы-күпме нәтиҗәләр ясарга, утырып бер уйланырга, эшләгән эшләребезгә бәя бирергә, эшләнмәгәннәренең сәбәпләрен ачыкларга вакыт һәм, әлбәттә инде, безгә кичекмәстән Законның үтәлешен тулысынча тәэмин итү чараларын булдырырга кирәк. Иң мөһиме, шактый гына эш башкарылган, мәсьәләне аңлау бар, теләгебез дә юк түгел. Безнең Дәүләт Советы әлеге Законны һәрвакыт күз уңында тота. Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе дә моны иң мөһим законнарның берсе дип саный.

Телле халык кына илле халык, ягъни телле халык кына үзенең дәүләтен торгыза ала. Әмма, кызганычка каршы, татар халкының дәүләт төзерлек теле әлегә юк. Дөресрәге, кайчандыр дәүләт теле булган, аннары гасырлар дәвамында типкелектә йөргән бөек телебезне яңадан дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алганыбыз юк. Татар теле әүвәлгечә даһи шигырьләр, җырлар язарга ярый, законнар язарга ярамый. Татар теле урамда сөйләшергә, тарткалашырга, үзара ызгышырга ярый, дипломатия телендә сөйләшергә ярамый. Татар теле шәхси хатлар язарга ярый, җитди документлар язарга ярамый. Татар теле эстрада яисә театр сәхнәләрендә яңгырый, дәүләт күләмендә уздырыла торган форумнарда яңгырый алмый. Хәтта үзебезнең Дәүләт Советында да татар теле ирекле темага сөйләшеп, зарланышып, акыллы-акыллы сораулар биреп утырырга гына ярый. Ә инде законнар кабул итә башласак, үзеннән-үзе русчага күчәбез. Чөнки без рәхәт яшәргә өйрәнгәнбез. Безгә русча уйлау, русча сөйләү, русча документлар тутыру җиңелрәк. Татарчага күчә башласаң – зур фаҗига. Шуңа күрә хәтта сессияләрдә татарча сөйләшкәннәребез дә, үзебезне милләтпәрвәр дип йөргәннәребез дә, Президентка яисә Премьер-министрга акча яки фатир сорап язганда, хатны, әлбәттә, русча язабыз. Чөнки беребез дә җүләр түгел, татарча хатның бәясен, ул хатка мөнәсәбәтне яхшы беләбез.

Дәүләт программасының шактый гына өлеше үтәлүгә дә карамастан, ни өчен ул кадәр алга китеш юк соң әле? Моның сәбәпләре, мөгаен, күптер. Аннары, тел проблемасы бер Татарстанда гынадыр дип уйласак та, бик нык ялгышабыз, һәр республиканың үз авырлыклары. Башкортстанда да, Чувашиядә дә шул ук проблемалар. Казахстан белән Украинада да тел аркасында килеп чыккан конфликтлар җитәрлек, һәркайда бәхәсләр бара. Нәрсә соң ул икетеллелек? Фәнни яктан исбат ителгәнме ул? Гомумән, ике ана теле була аламы? Аның берсе үги булмыймы? Икетеллелек практик яктан берәр җирдә хәл ителгәнме? Кайчан да булса Татарстанда рус теле дә, татар теле дә тигез дәрәҗәдә дәүләт теле була алырмы? Ягъни бездәге рус халкы, безнең кебек, ике телне дә бердәй белерме? Әллә инде татар теле татарларның үзләре өчен генә дәүләт теле булып калырмы? Шулай булганда, татар теле дәүләт теле саналырга тиеш булырмы? Күрәсез, сораулар күп, аларга кемдер җавап бирергә тиеш.

Законны тормышка ашыру барыбызга да тигез кагыла. Ул бер Президентның гына, Премьер-министрның гына яисә Дәүләт Советының гына бурычы түгел. Бу бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге җитәкче иптәшләргә карый. Моннан берничә еллар элек без бертавыштан: «Сүзлекләр юк!» – дип сөрән сала идек. Хәзер сүзлекләр чыга тора. Ләкин, ни гаҗәп, биш меңнән дә артмаган кечкенә-кечкенә тиражлы ул сүзлекләр кибетләрдә, складларда сатылмыйча ята. Югыйсә һәр министр, һәр учреждение җитәкчесе күптән инде үз хезмәткәрләрен шул сүзлекләр белән тәэмин итәргә тиеш иде бит. Алар исә һаман сыныкка сылтау табалар, акча юклыкка сылтыйлар. Әлбәттә, телләр турындагы Законны тормышка ашыру зур чыгымнар сорый. Бәлки, шуңа күрәдер республикада бары тик Дәүләт Советының гына заллары синхрон тәрҗемәгә көйләнгән. Башка дәүләт учреждениеләренең берсендә дә, шул исәптән Президент Аппараты белән Министрлар Кабинетындагы залларда да, синхрон тәрҗемә юк. Министрлыкларны әйтеп тә торасы килми. Димәк, утырышлар, киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр фәкать рус телендә генә алып барыла дигән сүз. Ул гына да түгел, хәтта турыдан-туры татар теленә мөнәсәбәте булган, мәдәният һәм белем бирү белән шөгыльләнгән оешмаларда да татар телен үстерү проблемалары рус телендә хәл ителә.

«Аккан суга ике тапкыр кереп булмый», – диләр. Була икән. Мин күптән түгел кызыклы да, гыйбрәтле дә документлар белән танышып чыктым. Баксаң, без яңадан бер тапкыр велосипед уйлап тапмакчы булып маташабыз икән. 20 нче елларда, ТАССР игълан ителгәннән соң ук, татар һәм рус телләре дәүләт телләре итеп игълан ителгән, татар телен тормышка ашыру буенча дәүләт күләмендә зур эшләр башкарылган. Татар телен кайгыртып, декретлар, карарлар, инструкцияләр, положениеләр кабул ителгән. Дөресен әйтергә кирәк, ул чакта әлеге мәсьәләгә җитдирәк тә, фәннирәк тә якын килгәннәр. Бер генә мисалга тукталыйк. Менә Татарстан Үзәк Башкарма комитетының өченче сессиясе материаллары. Сессиянең көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: «О положении дела по РТЯ и перспективах». Сессия 1927 елның 12–13 мартында, ягъни моннан нәкъ 70 ел элек уздырылган. Күрәсез, бер мәсьәлә ике көн дәвамында каралган. Төп доклад белән ҮБК рәисе Шәймәрданов үзе чыгыш ясаган. Әгәр ул докладны аз гына чистартып, карап чыксаң, бүген дә сессия трибунасыннан укырлык. Шул ук бүгенге проблемалар, шул ук хәл ителмәгән мәсьәләләр. Җитмеш ел эчендә әйтерсең лә берни дә үзгәрмәгән. Гыйбрәт өчен берничә мисал китереп узам. Сессия, нигездә, рус телендә барган, шуңа күрә тәрҗемә итеп тормыйм: «Причинами замедления темпа РТЯ являются не следствие организационной стороны дела, их нужно искать глубже: а) отсутствие средств на дело РТЯ из Центра и недостаточный отпуск таковых из местного бюджета; б) пассивность и невнимательное отношение со стороны отдельных ведомств и руководителей к делу РТЯ и т. д. В части бюджета, помимо уделения должного внимания за дело РТЯ по местному бюджету, необходимо выделить определённую сумму из резервного фонда, в первую очередь на подготовку татарских работников, на издательское дело, на изготовление и приобретение пишущих машин и т.д.» Күрәсез, нәкъ бүгенге картина. Бүген дә бүленгән акча бирелми, татар китабы бүген дә мескен хәлдә. Язу машинкалары җитәрлек түгел.

Тагын бер өзек: «До сих пор у нас существовали различные кружки и курсы, где обучался ряд русских работников татарскому языку, но пока что эти курсы и кружки не давали никаких реальных результатов – работники, закончившие эти кружки, эти курсы, почти не знали ни слова по-татарски, или знали только одни ругательные слова. В дальнейшем, для создания интереса к делу изучения татарского языка, нужно провести в жизнь имеющееся наше решение, которое говорит, что лица, владеющие обоими языками, должны иметь привилегию в смысле зарплаты, в смысле повышения жалования. Например, скажем, секретарь, управляющий делами и т. д. знает два языка – он должен получать содержание несколько выше, чем товарищ, который знает только один язык. В дальнейшем мы должны провести эти мероприятия и это нужно сделать со второй половины нынешнего бюджетного года». 70 ел элек күтәрелгән әлеге мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән. Бүген дә актуаль мәсьәлә бу. Җитәкче иптәшләр үзләренең хезмәткәрләренең ике телне дә ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксынырга тиешләр. Әйтик, хәзер дәүләт хезмәтендәгеләр аттестация уза. Анда хезмәткәрнең ике дәүләт телен дә белү-белмәве исәпкә алына микән? Ә бит бу – нәкъ менә телләр турындагы Законның үтәлешен сыный торган чара. Моны, һичшиксез, истә тотарга кирәктер. Ни өчен дисәң, инде бүген үк икетелле хезмәткәрләрнең кирәклеге һәм кыйммәтлерәк булулары көн кебек ачык.

Әлеге сессия, әйткәнемчә, нигездә, русча бара. Иптәш Шәймәрданов та докладын рус телендә ясый. Депутатларның берсе аны шуның өчен тәнкыйтьләп тә ала. Докладчы үзенең соңгы сүзендә бу хакта болай ди: «Товарищ Чанышев сделал замечание, что я здесь не сделал доклада на татарском языке, упрекал также товарища Валеева в том, что он не выступал на татарском языке, и его с места поддержали товарищи Исхаков и Мухамедьяров. Дело в том, что я предполагал доклад сделать и на татарском языке, но сессия отказалась заслушать доклад на татарском языке и ограничилась лишь докладом на русском языке. В прениях можно было выступать и на том, и на другом языке, но товарищи почему-то выступали на татарском языке очень мало». Күрәсез, нәкъ бүгенге ситуация. Комментарийлар кирәк тә түгел.

Әлеге сессиянең карарына күз салыйк. Берничә өзек китерәм:

«Предложить всем ВИКам волостей с преобладающим татарским населением закончить в течение 1927 г. перевод на татарский язык всего основного делопроизводства. Одновременно предложить НКФ и НКВД принять меры к полному введению делопроизводства на татарском языке тот же срок в милицейских и налоговых органах этих волостей. Признать необходимым продолжение работы по татаризации судебно-следственных и агрономических участков, усилению темпа реализации татарского языка страховых, ветеринарных, лечебных и почтово-телеграфных учреждений и в органах лесничества, расположенных в татарских районах, путём более энергичной коренизации аппарата и введения обязательного изучения татарского языка для русских служащих в этих районах». Күргәнегезчә, 70 ел элек тә депутатлар безнең кебек үк татар телен үстерү өчен тырышканнар. Без, әлбәттә, башка чорда яшибез, ләкин проблемалар шул ук калган. Без дә тырышкан булабыз. Файдасы булырмы? Тагын 70 елдан яңа депутатлар шушы ук проблемаларны яңадан күтәреп чыкмаслармы?

Инде конкрет тәкъдимнәргә күчәм. Безгә кичекмәстән Министрлар Кабинетында махсус дәүләт структурасы төзергә вакыт җитте. Без бу хакта күп сөйлибез, ләкин берни дә эшләмибез. Җәмәгатьчелек тәртибендәге комитет кына бүген берни дә эшли алмый. Исеме аның бүлекме, сектормы, комитетмы, комиссияме, безнең өчен барыбер. Ул тел службасы да, тел надзоры да, тел сәясәтен җитәкләп баручы да булырга тиеш. Һәм аны кимендә Премьер-министр урынбасары җитәкләргә тиеш. Кайберәүләр: «Бу – нецелесообразно, дәүләт учреждениеләрендә штатларны кыскарту бара», – дияргә мөмкин. Без андый кыскартуларны күп күрдек. Кыскарткан саен озыная торган, кыскарткан саен арта торган әйбер ул штат дигәннәре. Татар теленә берничә штат жәлләмик.

Без 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итәргә һәм аны тормышка ашырырга тиешбез. Шунсыз тел мәсьәләсе дигән зур проблеманы урыныннан кузгата алмаячакбыз. Нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр дип уйлыйм. Ләкин аның җитди программасы булганда гына, финанс ягыннан ныгытылганда гына үз максатыбызга ирешербез.

Аннары шуны да әйтәсем килә. Без еш кына «Татарстан моделе» турында искә алабыз. Шулай икән, без телләр мәсьәләсендә дә үзебезнең Татарстан моделен тудырырга тиешбез, татар телен үстерү буенча Татарстанның үзенең дәүләт стратегиясе булырга тиеш. Инде эшләнгән эшләр дә җитәрлек, перспективаны да чамалыйбыз, шушы уңайдан киләсе елда икетеллелеккә багышлап халыкара фәнни-практик конференция уздыру да зарури дип уйлыйм. Әгәр без Россиядә региональ сәясәтнең лидеры икәнбез, бик күп өлкәләрдә башкаларга үрнәк булып, юл ярып барабыз икән, телләр мәсьәләсендә дә алда булу – безнең изге бурычыбыз. Әгәр алда әйтеп киткән конференцияне уздыра алсак, Россиягә дә телләр проблемасын хәл итүдә бер этәргеч булыр иде.

Без әлеге дөнья күләменә фәкать рус теле аша гына чыгабыз. Бу җәһәттән рус теленә рәхмәттән башка сүзебез юк. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: әгәр балаларыбыз моннан соң да татарча китапсыз утырса, дөнья әдәбиятын, фәнни-теоретик әдәбиятны рус теле аша гына үзләштерсәк, бөтен информацияне рус теле аша гына алсак, башка халыклар белән русча гына аралашсак, газиз телебез бервакытта да тулы канлы, камил тел була алмас, үзебез дә дәүләт белән идарә итә алырлык милләт була алмабыз дип куркам.

Безнең халыкта матур бер гадәт бар. Табын артында гаилә башлыгы кашыкка тотынмыйча, берәү дә ризыкка кагылмый. Без бит үтә дә сабыр, үтә дә тәртипле халык. Шуңа күрәдер инде, барыбыз да хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең: «Җитте, егетләр, биш ел буе эленке-салынкы йөрдек, телләр турындагы Законны тормышка ашырырга вакыт!» – дигән сүзләрен көтәбез. Нишлисең, шулай өйрәнгәнбез, башкача булдыра алмыйбыз. Ә инде без, чыннан да, демократик илдә яшибез икән, законнар үтәлергә тиеш. Әгәр үтәлми икән, аның бер кирәге дә юк.

Телле халык кына бөек була ала, телле халык кына дөнья базарында үзен иркен сизә. Тел акча түгел. Аны башка халыктан бурычка алып торып булмый. Ә без алабыз, шул бурычка алган рус теле белән олы дөньяга чыгарга тырышабыз. Бу – тупикка илтә торган юл. Шулай да татарның үз дәүләт теле, һичшиксез, булыр дип уйлыйм мин. Телсез татар кемгә кирәк?!

1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх