Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 21

Чыгышлар
Аннары безгә тотыначаклар…

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Россия Федерациясенең Конституцион суды безгә бик тә таныш. Татарстан Республикасы заманында аның дәһшәтле басымын шактый нык татыды. Ул чактагы Югары Совет Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин ул хәтәр көннәрне аеруча нык хәтерлидер. Референдум уздырган өчен, безне бер тапкыр акылга утыртырга тырышып карадылар инде. Мәскәүдә федераль хакимият республикалар кабул иткән Конституцияләрнең Россия Конституциясе белән тәңгәл килмәүләре һәм аларны тәңгәлләштерүнең зарурлыгы турында күптән сүз алып бара. Аны әлегә ничек тормышка ашырырга гына белмиләр. Әгәр дә Шахрайлар теләгәнчә моны тормышка ашырырга берьюлы тотынсалар, аларның бу идеяләре барып чыкмаячак. Өр-яңа сәяси конфликт кына килеп чыгачак. Шуңа күрә алар икенче бер юлны сайларга уйлыйлар, күрәсең. Республикаларның мөстәкыйльлекләрен, конституцион хокукларын аерым-аерым йолкып алырга, берәм-берәм сындырырга җыенуларын менә шушы Дәүләт Думасының карарыннан да ачык күрергә мөмкин. Марий Эл Республикасы Президентын сайлаганда, бер тапкыр шулай эшләнде инде. Ул чакта да Конституцион судны эшкә җиктеләр. Нәтиҗәдә фәкать рус телендә генә сөйләшүче, ягъни Мәскәү теләгән Президент сайланды. Инде менә Башкортстан Республикасына тотындылар. Дәүләт Думасына Башкортстан Президентының башкорт һәм рус телләрен белүе ошамый икән. Янәсе, президентлыкка кандидаттан башкорт телен белүне таләп итү шәхес иреген кысу була икән. Янәсе, Россия Конституциясенә яраклы рәвештә, Россия Федерациясенең бөтен гражданнары да сайларга һәм сайланырга хокуклы. Әйтерсең лә Россиядәге бөтен гражданнар да Башкортстан Президенты булырга җыена. Ярар, Башкортстанның әлеге законы Президентлыкка кандидатның, шәхес буларак, хокукын кысу да булсын ди. Рус телен генә белүче президент сайланды да ди. Ә бу башкорт телен генә белгән сайлаучының да хокукларын кысу булмыймы? Әлбәттә, кысу була! Берничә миллион сайлаучының хокукын юкка чыгару була бу. Һәм, иманым камил, Башкортстанда рус телен генә белгән бер генә нормаль сәясәтче дә бүгенге ситуациядә, үзен һәм башкорт халкын хөрмәт итсә, үзенең кандидатурасын президентлыкка куймас. Әгәр акылы булса, әлбәттә. Аннары шунысын да онытмыйк: безнең рус телен генә белүче Ельциныбыз бар бит инде.

Кызганычка каршы, Дәүләт Думасындагы күпчелек депутатлар да, башка кайбер сәясәтчеләр дә безнең республикаларга әле һаман да элекке царизм яисә совет күзлегеннән, ягъни империалистик күзлектән генә карарга яраталар. Республикаларның, аларда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен дә, тарихларын да, менталитетларын да, теләкләрен дә искә алмаска тырышалар. Үзләренең идеяләрен көчләп тагарга, безне бертөрле кирпеч калыбына кертеп тутырырга омтылалар. Ә бит хәтта совет чорында да обком секретарьлары бездә, нигездә, татар телен белгән татарлар иде. Ә инде рус милләтеннән булган Игнатьев кебек беренче секретарьлар үзләренең татар телен белмәүләрен татар мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен яратулары белән аклыйлар иде. Татар милләтенә татар җитәкчеләренә караганда да ныграк ярдәм итәргә тырышалар иде.

Шунысын да әйтү урынлы булыр: Россия Конституциясенең нинди шартларда язылуын, ничек кабул ителүен һәм аның нинди Конституция икәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Шуңа күрә дә Башкортстан халкы да, Татарстан гражданнары да ул Конституция өчен тавыш бирмәде. Сүз дә юк, Конституциягә тел тидерү – гөнаһтыр, әмма факт барыбер факт булып кала. Аннан качып булмый.

Ярар, Конституцион суд Дәүләт Думасының мөрәҗәгатен уңай хәл итте дә ди. Барыбызга да мәгълүм И. В. Старовойтова бу хакта болай фикер йөртә: «Законопослушное население и парламент Республики Башкортостан, которая никогда не заявляла о своём выходе или желании выйти из Российской Федерации, примут во внимание рекомендацию Конституционного суда и приведут свои внутренние нормы в соответствие с федеральными нормами. Возможно, это встретит сопротивление каких-то политических сил в республике. Мы не выступаем против внутреннего законодательства именно этой республики. Многие республики и другие субъекты Федерации в таком положении, и надо им однажды всем вместе напомнить о том, что они живут в Российской Федерации и должны соблюдать её Конституцию». Күрәсез, бу сүзләрдә тәкәбберлек тә, шовинистик ноталар да, безнең кебек республикаларга бармак янаулар да сизелә. Моны әле үзен демократ дип исәпләп йөрүче Старовойтова әйтә. Әмма мин үзем Старовойтованың киресен уйлыйм. Мөстәкыйльлекнең тәмен азмы-күпме татыган Башкортстан халкы да, халык депутатлары да президент сайлаулары турындагы законнарын Мәскәү куша дип кенә үзгәртеп ташламас. Әгәр үзгәртәләр икән, бу инде мөстәкыйльлектән чигенү булачак. Аннары Мәскәү, гайрәтләнеп, безгә тотыначак.

Башкортстан Республикасы безнең өчен гади республика гына түгел, гади күрше генә дә түгел. Ул – тугандаш республика. Анда миллионнан артык татар яши. Безнең язмышларыбыз уртак. Ниһаять, безнең ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Килешүебез бар. Шуңа күрә дә, Башкортстан авыр хәлдә калган икән, без ярдәм кулыбызны сузарга тиешбез. Мәскәү безнең бергәлегебезне, көчебезне күрсен! Татарстан парламенты үзенең сәяси йөзен югалтмас, сессия акыллы һәм принципиаль мөрәҗәгать кабул итәр дип ышанам.

19 июнь, 1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх