Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 22

Чыгышлар
Әле Мамадышка гына илтә

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Телләр турындагы Законның әһәмиятен аңлатулар, аның кирәклеген дәлилләргә тырышулар – кирәксез бер эштер. Ул Законның, Дәүләт программасының мөстәкыйльлегебез белән, моннан нәкъ биш ел элек кабул ителгән Конституциябез белән турыдан-туры бәйле икәнен кат-кат кабатлау да кирәк булыр микән?!

Кем-кем, әмма без барыбыз да боларның барысын, ниһаять, аңладык бугай инде.

Моннан ел ярым элек булып узган шушындый уртак комиссия утырышында сөйләнгән сүзләр, чыгышлар бүген дә хәтеремдә. Анда күбрәк җан ачысы белән әйтелгән сүзләр, фикерләр, зарлану, эшләнмәгән эшләрне акча юклыкка сылтарга тырышу, күңел төшенкелеге өстенлек иткән иде. Инде менә Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән мәгълүматны карап чыкканнан соң, белешмәләр, отчётлар белән танышканнан соң, эчкә бераз җылы керде, күңелдә аз гына өмет уянды. Нәрсә генә дисәк тә, ничек кенә зарлансак та, азмы-күпме алга китеш сизелә, нәтиҗә бар, кулга тотып карарлык китаплар, дәреслекләр бар. Хәтта күптән хыялланган тел турындагы журналның да беренче саны чыкты. Шунысы гыйбрәтле: бер мәгълүм тел галимебез матбугат битләрендә: «Тел турында журнал кирәк», – дип зарланып язган көнне икенче бер галимебез миңа шул журналны кулыма тоттырды. Күрәсез, берәүләр һаман зарлана, елый, икенчеләр җиң сызганып эшләргә тырыша. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Казан шәһәр Советы сессиясенең чираттагы утырышында телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча программа каралды. Анда хакимият башлыгы урынбасары Фаил Әхмәдиев доклад белән чыкты һәм әлеге журнал турында да әйтеп китте, шул ук вакытта «матди ярдәм күрсәтергә, елга дүрт тапкыр чыгарырга кирәк» дигән фикерне әйтте.

Сүземне отчётлардан башлаган идем. Гомумән, аларга ышансаң, эшләр бездә элек тә әйбәт бара иде, хәзер дә шәп бара. Әмма шунысын да онытмыйк: отчётлар, гадәттә, еш кына алдаучан була. Без аларның ничек язылганын, саннарның кайлардан алынганын, ул саннарның ничә кул аша узганын яхшы беләбез һәм шуңа күрә ул отчётларга өлешчә генә ышанырга мәҗбүрбез. Мин инде монда белешмәләрдә китерелгән мисалларга тукталып тормыйм. Алар күп, алар әйбәт, алар күңелне тынычландырырлык. Мин кайбер уйлануларымны, теләкләремне генә сезгә җиткермәкче булам. Югары уку йортлары элек-электән үзләренең интеллектуаль көчләре, гыйльми, хәтта сәяси, иҗтимагый потенциаллары белән аерылып тордылар, җәмгыятьне әйдәп баручылар рәтендә булдылар. Тарихтан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Әмма, ни гаҗәп, үзгәртеп коруның беренче чорында бераз гына активлык күренсә дә, икетеллелек мәсьәләсенә килеп терәлгәч, вузлар инициативаны үз кулларына ала алмадылар. Мин биредә бигрәк тә әлеге проблемага фәнни яктан якын килүне, теоретик хезмәтләрне, яңа идеяләрне күз алдында тотам. Әгәр бу өлкәдә азмы-күпме эш эшләнгән икән, аларның барысы да диярлек, нигездә, аерым фидакярләрнең, энтузиастларның тырышлыгы белән генә булдырылды. Минем аларга ихластан рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тагын шунысы бераз гаҗәпкә калдыра: андый энтузиастлар күбрәк техник вузлардан. Мәсьәләне аңларга тырышу, Законны тормышка ашыруның кирәклеген аңлау, төрле фәнни-практик эзләнүләр шул вузларда ныграк сизелә. Алар яңа дәреслекләр язалар, тәрҗемә итәләр, методик кулланмалар бастыралар, татар группалары булдырырга тырышалар. Сыйфатлары ниндирәктер, анысы – икенче мәсьәлә. Гуманитар вузларның шактыенда сәер тынлык хөкем сөрә. «Әйдәгез, фәлән белгечләр буенча кафедра, бүлек, факультет ачыйк!» дигән тәкъдимнәр белән чыгучылар әлегә кадәр күренми. Югыйсә инде бүген үк республикабызга ике телдә эшләрлек югары белем алган бик күптөрле белгечләр кирәк. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әйтеп тә тормыйм.

Бездә бүген ике телдә дә бердәй эшләүче юристлар юк. Законнар язучылар гына түгел, юрист-практиклар да. «Судларның күбесе татарча алып барылсын» дигән таләпләр көннән-көн ешрак яңгырый. Икетелле компьютер белгечләре, икътисадчылар кирәк, һәрбер җитди оешмага, министрлыкларга, эш кәгазьләрен тәрҗемә итү өчен, тәрҗемәчеләр таләп ителә. Синхрон тәрҗемәчеләр әлегә фәкать Дәүләт Советында гына. Әмма, иманым камил, озакламый алар барлык оешмаларда да булачак. Әлегә төрле конгрессларда, авылда кунаклар килгәндә туйдан туйга йөри торган бердәнбер гармунчы кебек, Казандагы бердәнбер дежур тәрҗемәче Тәлгат Бариев йөри. Кызганыч, андый тәрҗемәчеләрне бер вузда да әзерләмиләр. Телевидениедә ни өчен сәяси тапшырулар татарча алып барылмый? Җитәкчеләрнең җавабы әзер: татар телен белүче сәясәтчеләр юк. Аларны, ягъни татар телле политологларны, кем әзерләргә тиеш? Әлбәттә, гуманитар вузлар. Әмма без мәҗбүр иткәнне, өстән кушканны көтеп ятабыз.

Гомумән, бик күп вузларның җитәкчеләре телләр турындагы Законны тормышка ашыруда бүгенге ситуациядә гафу ителмәслек дәрәҗәдә озын-озак пауза ясадылар. Биш-алты ел вакыт узса да, мәсьәләгә йөз белән борыла алмадылар. Мин аларны аңлыйм да шикелле. Аларның учлары Мәскәүгә сузылган. Шуңа күрә дә алар үзләрен мәгариф буенча Мәскәү наместниклары итеп хис итәләр. Ләкин без Татарстан җирендә яшибез, Татарстан балаларына белем бирәбез, үзебездә эшлисе белгечләр тәрбиялибез. Безнең вузлар – Россия вузлары түгел, ә бәлки, Россия белән килешү нигезендә эшләүче вузлар. Мәскәүдән акча алсалар да, Татарстан салымнары хисабына яшәүче вузлар. Шуны онытмаска кирәк. Аннары вуз җитәкчеләре – дәүләт кешеләре. Алар суверенлыгыбызның локомотивы ролен үтәргә тиешләр. Кызганычка каршы, аларны кузгату бик авыр бер эш булып чыкты. Күп вузларда әлегә кадәр, урамдагы элмә такталарны исәпкә алмаганда, татар телендәге язуларны таба алмыйсың. Яртылаш татар егет, кызлары укыса да, аларда татар рухы, татар дөньясы сизелми. Пензада да, Рязаньда да шул ук вуз, Казанда да шул ук вуз… Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә җитәрлектер. Алар ике арада кысылып калганнар: ни ычкына алмыйлар, ни кычкыра алмыйлар. Алар бездә беркемгә дә кирәкми дигән тәэсир кала. Сораучы да юк, сораучы булмагач, җавап бирүче дә юк.

Мәгариф министрлыгы мәктәпләр белән генә шөгыльләнә. Ярый әле, Министрлар Кабинетында аларга күз-колак булучы бер референт бар. Нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, Россия белән ике арадагы килешүне эшләтергә кирәк. Икенчедән, вузларның эшләрен координацияләүче бер үзәк булырга тиеш. Департаментмы ул, комитетмы ул, белмим. Бәлки, Мәгариф министрлыгына структур үзгәрешләр кертергә, статусын үзгәртергә, кайбер вәкаләтләрне аңа тапшырырга кирәктер. Бу хакта депутатларыбыз берничә тапкыр тәкъдимнәр белән чыкканнар иде инде. Колак салучы гына булмады…

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк дип саныйм: без, вузлар белән мавыгып, махсус урта белем бирүче техникумнарны, училищеларны бөтенләй күз уңыннан ычкындырдык. Аларның кайберләре белән генә министрлык шөгыльләнә. Ә менә республикадагы 30–40 техникум бөтенләй безнең контрольдә түгел. Аларның күбесе Мәскәү министрлыкларына карый. Ягъни ведомственный уку йортлары. Аларда татарча укыту – нуль! Әйтерсең лә анда безнең балалар укымый.

Нәрсә ул Татарстан шартларында югары милли уку йорты, нәрсә ул икетелле уку йорты? Югары уку йортында укучылар татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиешләр? Әлбәттә, вузларыбыз төрле, максатлары да, укыту процесслары, программалары да төрле. Шуңа күрә аларның һәрберсенең икетеллелек буенча үзләренең концепциясе булырга тиештер. Әйтик, медицина академиясен тәмамлаган врач татар телен ничек белергә тиеш? Авиация институтындагы студент ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Физматта ничек укытырга? Галимнәрнең әлегә кадәр уртак бер фикергә килә алганнары юк. Берәүләр: «Беренче курстан ук татарча укытырга кирәк», – диләр. Икенчеләр: «Русча гына укытсаң да ярый», – дигән карашта тора. Өченчеләр: «Ике-өч курс татарча укыткач, русчага күчәргә кирәк», – ди. Кем хаклы? Безгә калса, һәр вузның үз концепциясе булган очракта, шуларны бергә туплап, уртак бер концепция төзергә мөмкин булыр иде. Бу хакта вузара фәнни-практик конференция уздырырга да вакыт җиткәндер. Әлегә без сукыр килеш кенә капшанып барабыз. Әллә инде без, яратып карый торган сериалдагы Аугусто кебек, күргән килеш тә күрмәмешкә салышып йөрибезме? Андыйларыбыз да бар шикелле.

Әлбәттә, беребезгә дә җиңел түгел. Күчеш чорлары беркайчан да җиңел генә булмаган. Мин татар мәктәпләрен тәмамлаган ата-аналарның да хәлләрен аңлыйм. Алар балаларыбыз вузларга керә алмаслар дип куркалар. Алар да хаклы. Без исә: «Менә без дә татар мәктәбен бетердек. Барыбер кеше булдык. Академик та, инженер да, шагыйрь дә булдык», – дибез. Президентны да мисалга китерәбез. Без дә хаклы. Болар барысы да тел культурасының, телләргә өйрәнү культурасының, гомумән, интеллектуаль дәрәҗәбезнең түбән булуы турында сөйли. Әгәр туган телебез бетү дәрәҗәсенә җитмәгән булса, урта мәктәпләрне шәп итеп тәмамласак, шул ук вакытта русчаны да туган тел кебек яхшы белсәк, без бүген бу мәсьәләне көн тәртибенә кертеп тә тормас идек, сессия саен: «Безгә татар университеты кирәк!» – дип кабатламас идек. Кем белә, бәлки, ул көннәр дә килер әле. Дөньяда бит башка процесслар да бара. Төркиягә йөрүче иптәшләребез безгә нишләптер барысын да сөйләп бетермәскә тырышалар. Андагы җитди вузларның күбесендә төгәл фәннәр күптән инде инглиз телендә укытыла. Андый практика башка илләрдә дә җитәрлек. Болары, – билгеле, киләчәк эше. Шулай да мине бер әйбер борчый: олы түрәләр, байлар, зыялылар үз балаларын бер дә татар мәктәбенә дә, вузларның татар группаларына да бирмиләр. Киресенчә, әнә шул чит илләргә җибәрергә тырышалар. Татар мәктәпләре, татар вузлары һаман да шул ярлы-ябагайлар өчен генә булып калмас микән? Шулай булмасын өчен, безгә мәгарифнең авторитетын ай-һай нык күтәрәсе бар әле.

Мин тагын бер тапкыр вуз җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Евгений Евтушенконың мәгълүм бер шигырь юлы бар. «Поэт в России больше, чем поэт», – ди ул. Җәмгыятебезнең бүгенге үсеш этабында югары уку йорты җитәкчеләре, әйткәнемчә, гади җитәкчеләр генә түгел, ә бәлки, акыллы сәяси эшлеклеләр дә булырга тиеш. Кемдер телиме-юкмы, барыбер бүген республиканың киләчәге икетеллелек белән бәйләнгән. Ул вакытлы кампания генә түгел, ул – дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер компоненты. Әмма күп вузларның телләр турындагы Законга моңа кадәрге мөнәсәбәте дәүләт сәясәте белән туры килмәде. Алар Законны ныклап үтәмәделәр дә, Закон кирәкми дә димәделәр. Мондый хәйләкәр позиция, әлбәттә, озакка бара алмый. Барыбер үзгәрергә кирәк булачак. Ә инде кемдер киресен уйлый икән, икетеллелекне вузларга кертеп булмый, дип әйтә икән, Закон үтәлерлек түгел, ди икән, рәхим итеп дәлилләсен, безне ышандырсын. Иманым камил, андыйлар табылмас.

Без, билгеле, мәсьәләнең җитдилеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Реаль икетеллелекнең иртәгә генә дә булмасын беләбез. Әмма без инде беренче чорны, башлангыч чорны, иң авыр чорны үттек, дип уйлыйм. Үзешчәнлектән дәүләт күләмендә фикер йөртергә, эшләргә, җавап бирергә, ниһаять, үзебезнең законнарга таянып яшәргә вакыт җитте. Без озын-озак, ерак юлга чыктык. «Тел Римга илтә», – диләр. Кайсы тел турында сүз барадыр, белмим. Безнең татар теле әлегә Мамадышка гына илтә ала әле. Тел, туган тел безне киләчәккә илтергә тиеш!

4 ноябрь, 1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх