Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 27

Чыгышлар
Бюджет акчасы бервакытта да җитмәячәк

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Безнең бюджет тирәсендәге шау-шуларыбыз, борчылуларыбыз, дәгъваларыбыз кемнәргәдер гадәти бер сәяси уен гына булып тоеладыр. Әмма без бүген Татарстанның киләсе ел язмышын хәл итәбез. Бюджеттагыларның: укытучылар, врачлар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләренең тормышлары аз булса да яхшы якка үзгәрерме, әллә юкмы? Укытучылар һәм врачлар эш ташламаслармы, ачлык игълан итмәсләрме? Студентларыбыз урамга чыкмасмы? Балаларыбыз ачтан интекмәсме? Больницаларда ятучы авырулар дару юклыктан, игътибарсызлыктан үлмәсләрме? Без кабул итәсе бюджет безне әлеге афәтләрдән коткара алырмы?

Башта ук әйтеп куям: быелгы авыр хәлләребезне, акча юклыкны, илдәге кризисны, 17 август алып килгән авырлыкларны да яхшы аңлыйм һәм шул ук вакытта мине дә аңларга тырышырсыз дип ышанам. Чөнки мин быел мәдәният, матбугат өчен аз булса да чыгымнарны арттыруыгызны сораячакмын. Әлбәттә, кайбер иптәшләр, һәрвакыттагыча: «Ул акчаны каян алырга икәнлеген әйт син безгә: кайсы статьядан алып бирик?» – диячәкләр. Дөресен әйтим, белмим мин ул акчаны каян алырга.

Шулай да сүземне иң элек Финанс министрлыгына рәхмәт әйтүдән башлыйсым килә. Хикмәт шунда: кайбер министрлыкларның алдан уйланган «гениаль» планы буенча, безнең матбугатыбыз, татарча чыгучы газета-журналларыбыз тулысынча диярлек, дәүләт нәшриятларыбыз, иҗат союзларыбыз, мәдәнияткә караган бик күп башка оешмаларыбыз бюджеттан бөтенләй төшеп калырга тиеш иде. Бәхеткә диимме, Президент та, Дәүләт Советы Рәисе һәм Премьер-министр да моның белән килешмәделәр, безнең хәлне аңладылар. Нәтиҗәсе: бюджет проектында матбугатка да, мәдәнияткә дә азмы-күпме дотация бүлеп бирелгән. Ләкин ул җан асрарлык кына.

Сүземнең хаклыгын дәлилләү өчен, берничә мисал китерәм. Дәреслекләр чыгаручы «Мәгариф» нәшрияты Министрлар Кабинеты карары белән өч канал буенча финансланырга тиеш иде. Бастырылган дәреслекләр өчен Мәгариф министрлыгы тиешле сумманың әлегә 30 процентын гына түләгән. Мәдәният министрлыгы, китапханәләр фондын тулыландыру өчен, тиешле сумманың бер тиенен дә бирмәгән. Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы да быелгы дотациянең бары тик 42,8 процентын гына бирә алган. Нәтиҗәдә Министрлар Кабинеты карары раслаган сумманың 30 проценты гына нәшриятка барып ирешкән.

Киләсе ел өчен бюджет проектында «Мәгариф» нәшриятына 3,1 миллион сум каралган. Бу акча хезмәт хакы, төрле салымнар түләү өчен һәм чыгарылырга тиешле дәреслекләрнең 15 процентына гына җитәчәк. Әгәр быелгы кебек, сумманың 30 проценты гына бирелсә, типография чыгымнарын, кәгазь бәясенең туктаусыз үсүен исәпкә алсак, гомумән, укучыларыбыз бер дәреслексез утырып калачак.

Рус телендәге дәреслекләр, нигездә, Мәскәүдә басыла. Шунлыктан бу хәл иң элек татар мәктәпләренә, татар балаларына китереп сугачак. Сүз уңаеннан әйтеп китим, Татарстан китап нәшриятының да хәле нәкъ «Мәгариф»неке шикелле. Әгәр мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә, матбугатыбызга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрмәсә, татар балалары бервакытта да тиешле дәрәҗәдә татарча тәрбия ала алмаячак, үзе теләгән китапның татарчасын укый алмаячак, үз туган телен бервакытта да тиешле күләмдә белмәячәк, татар теле бервакытта да дәүләт теле булмаячак. Татар теле һәм әдәбиятын гына татарча укып, бөтен мәгълүматны фәкать рус теле аша гына алса, русча кино, русча телевизион тапшырулар гына караса, безнең балаларда бервакытта да татар рухы булмаячак. Руслашу элеккеге кебек үк дәвам итәчәк. Бөтен изге теләкләребез, олы максатларыбыз сүздә генә калачак.

Тагын бер мисал. Киләсе ел бюджетына мәдәнияткә дигән акча быелгыдан берничә процентка булса да артыграк салынды дип, Финанс министрлыгындагы иптәшләр безне ышандырырга тырышалар. Шул ук вакытта, үзләренең фаразлары буенча, бер ел эчендәге инфляция 127 процент каралган. Димәк, мәдәнияткә бирелгән акча быелгы белән чагыштырганда 72 процент кына килеп чыга. Икенчедән, быелгы бюджетның мәдәнияткә дигән өлеше 47 процентка гына үтәлгән. Ул, әлбәттә, киләсе елда да шулай ук булачак. Шушыларның барысын да исәпкә алганда, безнең милли мәдәниятебезгә бирелгән акча быелгының яртысы гына булып чыга түгелме соң? Һәрхәлдә, бу, безнең мәдәниятебезне бетерер өчен, махсус эшләнәдер дип уйламыйм. Юклыктандыр, булмаганлыктандыр. Әмма ничек кенә булмасын, бу – мәдәниятебезне хәерчелеккә хөкем итү белән бер. Бу хакта хөкүмәтнең фикерен ишетәсе килә. Чөнки әлеге акчага мәдәният тә, матбугат та яши алмаячак. Ул чакта нишләргә: кайсы театрны, кайсы газета-журналны ябарга? Русчасынмы, әллә татарчасынмы? Мондый сорауларны йөзләп бирергә булыр иде.

Соңгы вакытта Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин да артистлар, язучылар, композиторлар, журналистлар белән берничә тапкыр очрашу уздырдылар. Сөйләшүләр вакытында иҗат кешеләренең авыр матди хәлләрен яхшырту турында да сүз булды. Иҗади әсәрләр өчен акча түләү проблемасына кагылып, Президент киләсе ел бюджетын караганда моны искә алу кирәклеген дә әйткән иде.

Гонорар мәсьәләсе, – гомумән, хәл ителмәгән, аерым сөйләшәсе бер проблема. Авторлык хокукы турындагы закон бездә әле бөтенләй диярлек эшләми. Дөресрәге, ул эшли генә башлады. Авторлар үзләренең хезмәтләре өчен тиеннәр генә ала. Радиодан, телевидениедән башкарылган әсәрләр өчен бер тиен дә килми. Ләкин гел болай дәвам итә алмаячак. Инде Татарстан радиосын судка бирү очраклары да бар. Әгәр һәр автор үзенең башкарылган әсәрләре өчен гонорар дәгъвалый башласа, радио-телевидение банкротлыкка чыгачак. Чөнки бюджетта ул бөтенләй диярлек каралмаган. Аннары шунысын да онытырга ярамый: профессиональ композиторларның, рәссамнарның, язучыларның күпчелеге фәкать гонорар исәбенә генә көн күрә. Ул – аларның хезмәт хакы, бердәнбер яшәү чыганагы. Андыйлар күп, алар – талантлылар, алар – безнең милли байлыгыбыз. Алар контракт белән зур чыгымнар тотып читтән китерелмәгәннәр. Алар, сезон беткәч тә, яңадан китеп барырга җыенмыйлар. Алар үзебезнеке. Аларның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә мин иҗат кешеләренең хезмәт хакларын һәм гонорарларын киләсе ел бюджетының тулы күләмдә финансланырга тиешле якланучан агымдагы чыгымнар исемлегенә кертергә тәкъдим итәм.

Күптән түгел Татарстан журналистларының чираттагы съезды булып узды. Анда Журналистлар берлеген, башка иҗат берлекләре белән беррәттән, республика бюджетына кертү мөмкинлеге турында да сүз булды. Меңгә якын журналистны берләштергән зур иҗат берлегенең эшен оештыру өчен, 250 мең сум бюджет акчасын кызганмабыз, дип уйлыйм.

Без – күпмилләтле республика. Бездә руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, немецлар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар һәм башка бик күп милләтләрнең үз оешмалары бар. Аларның барысын да Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (АНКО) берләштерә. Алар киләсе елда яңа бинага – Халыклар дуслыгы йортына күчәргә җыеналар. Шулай ук Татарстан халыкларының II съезды көтелә. Ягъни чыгымнар күп соралачак. Шушыларны исәпкә алып, мин АНКОга тагын 250 мең сум өстәргә кирәк дип исәплим. Бу – безнең сәясәтебез, республикада яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы әлеге җитди оешмага ярдәм итү – изге бурычыбыз.

Чыгышымның ахырында тагын бер сүз әйтәсем килә. Без, бюджет кабул иткәндә, мәдәнияткә, матбугатка ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин бүленгән акчаның ничек тотылганын тикшермибез. Бүтән парламентларда, мәсәлән, комиссияләрдә тикшерми торып, бирелгән акчаның бер тиене дә тотылмый. Бу – безнең зур кимчелегебез. Шуңа күрә азмы-күпме бирелгән акча да тиешле урынына барып җитми. Үземнең күзәтүләремнән чыгып кына да шуны әйтә алам: министрлыкларга караган оешма җитәкчеләренең шактые бюджет акчасына бик рәхәт яши. Ел саен «служебный» машина алыштыру дисеңме, яңа мебель, евроремонт, кесә телефоннары, чит илләргә йөрү дисеңме… Югыйсә ревизияләр үткәрелә, финанс өлкәсендә тәртипсезлекләр ачыла. Ләкин, ни гаҗәп, бер чара да күрелми. Бюджет акчасын туздыручыларны, ни өчендер, күрмәмешкә салышабыз. Әгәр һәр тиенебезне санарга өйрәнмәсәк, бюджет акчасы бервакытта да җитмәячәк.

Декабрь, 1998

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх