Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 36

Чыгышлар
Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк!

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

1990 елның 30 августы – хәзер инде тарих. Татар халкының тарихы, Татарстан һәм Россия тарихы. Ләкин ул – бозылмаган, фальсификацияләнмәгән чын тарих. Без – шул тарихның шаһитлары. Без аны үзебез – татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар һәм башка халыклар – бергәләп яздык. Шуңа күрә аны бозмаска, аңа төзәтмәләр кертмәскә кирәк. Безнең тарихыбызны болай да бик еш үзгәртеп яздылар. Җитәр! Үз тарихын һәркем үзе язарга тиеш!

Декларацияне кабул итү гаять катлаулы, гаять авыр булды. Декларацияне кабул иткәннән соң да, җиңел генә булмады. Безгә халкыбыз алдында, Россия, дөнья җәмәгатьчелеге алдында хаклы булуыбызны, сайлаган юлыбызның дөреслеген исбатларга кирәк иде. Без йөзә белмәгән килеш Идел уртасында калган кеше хәлендә калдык. Барысын да нульдән башладык дияргә мөмкин. Союз җимерелде. Россиянең үз кайгысы. Элемтәләр өзелде. Дәүләт белән үзаллы идарә итәргә, производствоны торгызырга, авыл хуҗалыгын саклап калырга, икътисадны аякка бастырырга кирәк. Рухи, милли тормышыбыздагы торгынлыкны әйтеп тә торасы юк. Менә шушы шартларда без бөтен авырлыкны да ерып чыга алдык. Мөстәкыйльлек безне дәүләтчелек нигезләренә өйрәтте, дәүләти фикер йөртергә, иҗат итәргә, эзләнергә, табарга өйрәтте, законнар язарга, шул законнар нигезендә яшәргә өйрәтте.

Әлбәттә, авыр булды. Без фәкать акыл, сабырлык белән генә, тир түгә-түгә эшләп, тырышып-тырмашып кына үзебезнең хаклы булуыбызны дәлилли ала идек. Шулай эшләдек тә. Бәхетебезгә, барыбызга да үрнәк булды безнең Президентыбыз. Ашыкмас, каударланмас, як-якка бәргәләнмәс. Бервакытта да җавапсыз калмас. Үз фикерен берәгәйле итеп, төгәл-төпле итеп, артыңа утырырлык итеп әйтер. Оппонентлар телсез калыр, җавап таба алмый интегер, һәрбер әйткән фикере, һәрбер башлангычы, һәрбер адымы грамоталы һәм профессиональ булыр. Барыбызга да моннан соң да нәкъ менә шулай эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк. Без кылган гамәлләрнең һәммәсе дә фәкать закон кысаларында гына бу лырга тиеш. Бездән гаеп табарга, булмаган яманлыкларны да тагарга гына торалар, шуңа күрә безгә бер генә сәяси хата да җибәрергә ярамый. Безнең моңа потенциаль мөмкинлекләребез җитәрлек. Мөстәкыйльлек белән бергә сәясәтчеләребез, юристларыбыз, икътисадчыларыбыз, политологларыбыз, галимнәребез дә үсте. Корыч ничек чыныкса, без дә шулай чыныктык.

Ун ел буена Татарстан күз өстендә каш булды, Россиянең дә, дөнья җәмәгатьчелегенең дә игътибар үзәгендә иде. Татарстан ун ел буена Россия федерализмы турындагы фәнни бәхәсләрнең, яңа идеяләрнең үзәгенә әйләнде. Татарстан ун ел буена Россиягә бер генә мәшәкать тә тудырмады, киресенчә, илдәге иминлекнең гаранты булды. Безнең Декларация дә, Конституция дә, Шартнамә дә Татарстан һәм Россия халыкларының тыныч тормышына хезмәт итә. Без бүген Россия белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамә нигезендә яшибез. Ул без уйлап тапкан яшәү формасы түгел. Безнең бабаларыбыз шул рәвешле яшәгән. Русь белән Идел буе Болгарстаны шундый шартнамәләр төзегән. Шундый килешүгә 1445 елның 25 августында Василий III белән Олуг Мөхәммәд кул куйган. Аннары 1461 елда Русь-Казан солыхы, 1469 елның 3 сентябрендә Иван III – Ибраһим хан арасында тынычлык килешүе, 1507 елда Казан-Русь тынычлык шартнамәсе, 1512 елда Рус-татар мәңгелек тынычлык турында килешүе төзелгән. Ул чакта ук рус белән татар шундый килешүләр нигезендә яши алганнар икән, моннан соң да без шулай яши алырга тиеш. Кичәге фәнни-практик конференциядә В. Н. Лихачёв: «Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә бик күп илчеләрнең өстәл китабына әверелде», – дигән иде. Бу үзе үк Шартнамәнең халыкара әһәмияткә ия булуын тагын бер кат раслый.

Мөстәкыйльлек безгә яңарыш, яңа тормыш алып килде. Халык өчен, бигрәк тә татар халкы өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Эшләнгән эшләребезгә игътибар беләнрәк карыйк, ун ел буе митингларда, газета-журнал битләрендә күтәрелгән, шушы трибунадан әйтелгән бик күп проблемаларның барысы да диярлек акрынлап тормышка аша бара. Алар күп, аларны санап кына бетерерлек түгел. Без аларга өйрәнеп тә беттек инде. Әйтерсең лә гомер буе шулай булган. Әлбәттә, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып та булмагандыр. Бу очракта гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Биредә Декларациянең дә, суверенлыкның да бер гаебе дә юк.

Россиядә яңа реформалар чоры башланды. Без барысын да аңлыйбыз. Хезмәттәшлеккә без һәрвакыт әзер. Ләкин Татарстан судлар аша, прокуратура аша сөйләшергә җыенмый. Холкыбыз андый түгел. Без хокук бозган, җинаять эшләгән республика түгел. Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк. Моңа кадәр сөйләшә белдек, моннан соң да уртак тел табарбыз. Без Россия дигән илдә яңа йорт салып кердек. Бу – нормаль күренеш. Безнең яңадан Россия дигән коммуналкада яшисебез килми.

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх