Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 1

Кереш

Оглавление

Хөрмәтле укучылар!

Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар тамашачыларны әсир итә, шигырьләрен балалар яттан белә.

Парламентта озак еллар дәвамында безнең белән бергәләшеп башкарган эшчәнлеге дә Роберт Мөгаллим улының олы иҗатындагы үзенчәлекле бер юнәлеш дип әйтер идем. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып эшләгән чорда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, татар һәм рус телләрендәге законнарны тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе буларак, республика күләмендәге җитди мәсьәләләрне хәл итүгә, күпмилләтле республикабызда туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга, үстерүгә үзенең бәяләп бетергесез зур өлешен кертте ул. Аның сессияләрдә ясаган ялкынлы чыгышлары, берсеннән-берсе үткен публицистик язмалары, журналистлар белән алып барган эшлекле, тирән фикерле әңгәмәләре Татарстанга кагылышлы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни вакыйгаларның да, шулай ук парламентыбызның күпкырлы һәм киеренке эшчәнлеген дә ачык чагылдыра. Милләт һәм тел язмышы, халыкның тормыш-көнкүреше аның иҗатында якты чагылыш таба.

Роберт Миңнуллинның гади эчтәлекле, халыкчан, юмор хисе белән сугарылган шигырьләре һәрвакыт депутатлык эше белән бергә үрелеп барды. Элегрәк чыккан китапларында да без аның бик җитди эшләребезнең дә төрле кызыклы һәм кимчелекле якларын яктырткан шаян котлауларын, багышлауларын, билгеле шәхесләр турындагы язмаларын сокланып укыган идек. Язучылар, тел осталары булган җирдә төрле жанрдагы иҗатка һәрвакыт юл ачык бездә…

Парламентыбызның эше, депутатларыбызның көндәлек эшчәнлеге белән рәсми мәгълүмат чаралары даими таныштырып бара. Ә менә Роберт Миңнуллинның укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге үзенчәлекле китабында, чыгышлар, әңгәмәләр, мәкаләләр белән беррәттән, депутатлар тормышыннан кызыклы очраклар, күңелле вакыйгалар, мәзәк хәлләр дә тупланган. Бу китап сезгә автор язмалары аша аның иҗатын, тормыш юлын һәм кичерешләрен күбрәк белергә, депутатлар тормышы һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер, озак еллар Татарстан парламентында эшләгән халык шагыйренең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Фәрит Мөхәммәтшин,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх