Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 19

Чыгышлар
Чабатаны алдан ук киеп куярга кирәк

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк, паспорт мәсьәләсе, үзе кәгазь генә булса да, безнең өчен бүген иң әһәмиятле һәм иң катлаулы бер әйбер булып чыкты. Мәскәү каланчасыннан гына күзәтүчеләр арасында безнең бу гамәлләребезгә киная белән: «Чебен, дулап, тәрәзә вата алмый», – диючеләр дә бар. Мәскәү хакимнәре: «Без Европа, дөнья стандартлары белән эшлибез», – дип тә җавап кайтаралар. «Бездә демократия, шуңа күрә паспорт мәсьәләсендә дә демократик принциплар булырга тиеш», – дип акыл сатучылар да табыла. Радио-телевидение, матбугат битләре кайнап тора. Акыллыраклар сизенәдер: безне чыгырдан чыгармакчылар. Әмма аны теләүчеләр бик нык ялгыша. Беренчедән, без тәрәзә ватар өчен дуламыйбыз. Икенчедән, Европадагы цивилизация бездән бик ерак, аңа якынаю әлегә безнең хыялда гына. Өченчедән, Европа илләрендә, Америкада канунлашкан демократиянең бездә әле, кызганычка каршы, эзе дә юк, үзе дә юк… «Эт чаба дип бет чаба» шушы була инде ул. Туу турындагы яңа таныклыкка (метрикага) ата-ананың милләтен язуны ирекле итү дә «ыштансыз артка каеш бау» шикеллерәк сәер бер әйбер булып тоела. Россия паспортыннан «милләт» графасын алып ташлау – шулай ук бүгенге Россиядә кирәк түгел, мөмкин түгел бер эш. Аның өчен бездәге бөтен халыкларның да бердәй тигез булулары, һәр милләтнең үзаңы югары булуы һәм, ниһаять, һәр милләткә бердәй тигез мөнәсәбәт, караш булу шарт. 70 ел дәвамында бездән «совет кешесе» дигән милләт ясарга тырыштылар. Күпләребез үз милләтеннән ваз кичәргә мәҗбүр булды. Татарлыкларын, яһүдлекләрен, чувашлыкларын, марилыкларын яшереп, үз-үзләреннән оялып, паспортына «рус» дип яздыручылар да җитәрлек иде. Алар әле дә бар. Безне милләтсез итәргә, «совет халкы» итәргә тырыштылар. Боларның әле берсе дә онытылмаган. Хәзер инде көчләп, хәйләләп, милләтсез «россиян» итмәкчеләр. Бу – Иван Грозныйның татарларны көчләп чукындыруына тиң түгелме соң? Без әле яңа гына аякка басып киләбез, без әле яңа гына башыбызны югары тотып йөрергә өйрәнә башладык. Үзебезне милләт итеп тою хисе бездә уянып кына килә әле. Шуңа күрә паспорттагы 5 нче графа белән уйнау бүгенге көндә вакытсыз, урынсыз һәм куркыныч. Милләтсез паспорт иясеннән манкортлыкка бер генә адым. Чын демократия ул безгә дә бер килер, без дә берәр вакыт цивилизацияле демократик илләр, халыклар рәтендә йөри башларбыз. Ул чакта, бәлки, әлеге графаның кирәге дә калмас. Әмма аның өчен әле озын-озак еллар кирәк булачак.

Россия хакимияте тагын бер тапкыр милли сәясәт өлкәсендә көчсезлеген, булдыксызлыгын, республикалар, регионнар белән санлашмавын күрсәтте. Әмма без үзебез дә «Татар акылы төштән соң» дигән мәкальнең никадәр төгәл һәм урынлы икәнен тагын бер кат расладык. Шушы уңайдан депутат С. К. Осколокның яраткан мәкален дә кабатларга мөмкин: «Пока гром не грянет, мужик не перекрестится». Безнең шау-шу куптаруыбыз, үзебез теләгән паспорт таләп итүебез читтән караганда, бәлки, кыюлык та булып тоелырга мөмкин. Уйласыннар, анысы безнең файдага гына. Шулай да бу – безнең көчсезлегебез. Россиядә яңа паспорт әзерләнгәнен барыбыз да бик яхшы белә идек. Анда 5 нче графаның булмавы турында да матбугатта күп язылды. Ләкин беребез дә бу мәсьәлә белән алдан кызыксынмады, үзебезнең паспорт вариантлары, паспорт турындагы положение эшләнмәде, Россиягә бернинди тәкъдимнәр дә бирелмәде. Кемдер эшләгәнне тыныч кына көтеп яттык һәм бик нык соңладык. Мәскәүлеләр якадан алгач кына тыпырчына башладык. Ни өчен безнең Декларациябезнең абруе зур, нәтиҗәсе бар? Чөнки без аны Россиядә беренче булып кабул иттек. Башкалар нишләр икән дип көтеп ятмадык. Ни өчен безнең Конституциябез эшли, аңа Россиянең теше үтми? Чөнки без аны Россия Конституциясеннән алдарак кабул иттек. Ә бу юлы үзебезнең битарафлыгыбызны, сәяси сизгерлегебезнең булмавын күрсәттек, стратегиябезнең йомшаклыгын, дөресрәге, иҗтимагый тормышыбыздагы, Россия белән мөнәсәбәтләрдәге беркатлылыгыбызны ачып салдык. Әгәр шулай булмаса, Татарстан гражданлыгы турындагы Закон да күптән кабул ителгән булыр иде, яңа паспортның вариантлары да, күптән инде тикшерелеп, Россия Президентының өстәлендә ятарга тиеш иде.

Нәтиҗәдә бөтен җаваплылыкны өч-дүрт депутаттан торган комиссиягә кайтарып калдырдык. Бу безгә моннан соң зур сабак булырга тиеш. Чабатаны алдан ук киеп куярга кирәк. Казаннан торып Мәскәүне сүгү, аңа йодрык күрсәтү, йодрык селкү бүген бернинди дә батырлык сорамый. Күпме генә селкесәң дә, Мәскәүнең аңа исе китмәячәк. «Самооборона» белән генә ерак китеп булмаячак. Татарстанның үз идеологиясе, сәясәте, Россия белән мөнәсәбәтләрдә үз стратегиясе булганда гына, мөстәкыйльлегебезнең эшләрен, җимешләрен күрербез.

Инде паспортның үзенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Бу хакта матбугатта күп фикерләр әйтелде. Шунысы кызык: аларның һәрберсе әһәмияткә ия, һәрберсе, беренче карашка, дөрес шикелле. Әмма, безгә калса, берсе дә камил түгел, һәрберебезне дә тулысынча канәгатьләндерә алмый. Бу – табигый хәлдер, мөгаен. Республикабызның сәяси статусы нинди, паспорты да шулай гына була ала. Әлбәттә, безнең өчен иң яхшы вариант – Россия эчендә, БДБ илләрендә бердәй хокукы, дәрәҗәсе булган үз паспортыбызны булдыру. Кызганычка каршы, ул хакта әле уйлаучы да, ныклап дәүләт күләмендә сүз кузгатучы да юк. Югыйсә, Россия белән килешкән очракта, аның формасын да, югары статусын да табарга мөмкин булыр иде. Монысы – әлегә киләчәк эшедер, күрәсең. Ә инде Конституциядәге ике гражданлыкны истә тотып, Россиянең дә, Татарстанның да аерым паспортларын булдыру бик үк урынлы түгелдер. Татарстанныкының бәясе барыбер бермә-бер түбән булачак. Аның белән Әлкигә, Сарманга барып, гостиницага гына урнашып булачак. Аннары авылдан беркая да чыкмый ятучы әби-бабайлар өчен генә аерым паспорт булдыру кирәк микән? Дөрес, кайберәүләребез: «Татарстан паспорты депутат яисә президент булып сайланганда кирәк булачак», – дип тә ычкындыралар. Ләкин бу бик үк җитди дәлил түгел, чөнки депутатлар да әлегә 130 гына, ә президент, гомумән, берәү генә. Ә бит күпләребезгә, атна саен Мәскәүгә, чит илләргә йөрүчеләргә, ягъни элитага, яшерен-батырын түгел, Россия паспорты кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, безнең кесәләрдә ким дигәндә дүрт паспорт – Россиянеке, Татарстанныкы, загранпаспорт һәм, әлбәттә инде, дипломатик паспорт та йөреячәк. Кесә саен берәү дигән сүз.

Бүген безнең өчен иң уңайлы вариант – тышында ике башлы законсыз кошы булмаган, әмма Россиянең дә, Татарстанның да дәүләт символлары бертигез хокуклы итеп бер зурлыкта урнаштырылган; теләгәннәргә Татарстан һәм Россия гражданлыклары, һичшиксез, аерым графаларда күрсәтелгән, «милләт» графасы булган паспорт. Вкладыш турында сүз дә булырга тиеш түгел. Ә яңа Россия паспортында битләр саны болай да җитәрлек. Мәсәлән, «дети» дигән графа ике биттән тора, һәм ул егерме балага исәпләнгән. Ул санны, һич югында, унга калдырырга була. Бу бит ни дисәң дә Россия паспорты, Үзбәкстанныкы яисә Төрекмәнстанныкы түгел.

Ә инде Конституциядә каралганча, исем-фамилияләрне грамоталы итеп язу мәҗбүри булырга тиеш. Республикалар өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә. Мәсәлән, минем әнкәйнең исеме – Гөлҗәүһәр. Аны русча гына язсаң, әллә ничә вариантта мыскыл иткән кебек язылачак. Чөнки «Гөлҗәүһәр» дигән сүздәге [ә], [җ], [ө], [ү], [һ] хәрефләре рус алфавитында бөтенләй юк. Язып кара син аны рус телендә: «Голджавгар», «Гульзавгар», «Голжаухар», «Гулявгар» һ. б. Роберт дигән исемне генә ул нинди телдә язсаң да ярый. Гомумән алганда, ситуация үтә дә катлаулы, һәм аның нәрсә белән бетәсен әйтүе дә кыен. Без күбрәк үзебездә яшәүче татарлар турында гына кайгыртабыз. Читтәгеләрне югалтып бетермәбезме? Татарстан гражданлыгы шуның өчен дә кирәк түгелме соң безгә? Милләтне ирекле рәвештә язуның да минуслары җитәрлек булачак. Матбугатта ул хакта күп язылды. Әйтик, бүген үк үз милләтләрен болгар, керәшен, мишәр дип язарга ашкынып торучы татарлар җитәрлек. Себер һәм Әстерхан татарларын әйтеп тә торасы юк. Моңа да әзер булыйк. «Язылсыннар, юлларына ак җәймә!» – дип кул селтәү шулай ук егетлек түгел. Әгәр безнең тырышлык белән, башка республикаларның теләктәшлеге белән, Федерация советы һәм Дәүләт Думасы ярдәме белән яңа паспортларны без теләгәнчә үзгәртеп булса, 14 яшьлек балаларга паспортлар өләшеп өлгергән Россия Президенты тагын бер тапкыр шактый уңайсыз хәлдә калачак. Дөресрәге, үзенең тирәсендәгеләр калдырачак аны шушы хәлгә. Ләкин безнең дә мескеннәр, манкортлар буласыбыз килми. Безнең үз исемебез, үз телебез, үз республикабыз, үз Конституциябез һәм Россия белән төзелгән Шартнамәбез бар. Безгә хәзер инде, соңгы елларда җыелган, алдагы көннәрдә килеп тууы ихтимал булган проблемаларны хәл итәр өчен, яңа Шартнамә турында уйлый башларга вакыт. Безнең кемлегебез шул Шартнамәдә күренәчәк!

13 ноябрь, 1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх