Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 3

Чыгышлар
Вил Мирзаянов турында

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Кеше хокуклары турында, читтә яшәүче милләттәшләребез, качаклар турында күп сөйлибез. Әйе, күп сөйлибез, әмма, кызганычка каршы, аз эшлибез яисә бөтенләй эшләмибез. Әлеге проблемаларны күрмәскә тырышабыз, гәрчә андый проблемалар бар, һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бу җәһәттән Россия парламенты һәм хөкүмәте Россиядән читтә яшәүче рус халкын яклау буенча шактый эшләр эшләде. Мин биредә Балтыйк буе республикаларында, Молдовада, Урта Азия илләрендә яшәүче рус халкын күз алдында тотам.

Безгә дә читтәге милләттәшләребезне яклауның ниндидер бер механизмын ашыгыч рәвештә табарга кирәк. Шунсыз без һәрвакыттагыча иң кирәк чакларда да авыз ачып утырачакбыз. Менә өр-яңа бер мисал. Сез инде матбугат һәм радио-телевидение аша Вил Мирзаянов исеме тирәсендә барган ыгы-зыгы, ажиотаж турында беләсездер. 22 октябрь көнне химия фәннәре докторы, күренекле галим Вил Мирзаяновны Россия Федерациясенең куркынычсызлык органнары кулга алды. Сәбәбе – «Московские новости» атналык газетасында чыккан «Агуланган сәясәт» («Отравленная политика») дигән мәкалә.

Шунысы кызык: әлеге мәкаләне ике автор – химия фәннәре докторлары Вил Мирзаянов һәм Лев Фёдоров язган. Әмма, ни өчендер, Лев Фёдоров иректә калган, Вил Мирзаянов кулга алынган.

Миңа бүген генә Вил Мирзаяновның хатыны – татарның танылган шагыйрәсе Нурия ханым Измайлова шалтыратты. Ул дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләренең фатирларына бәреп керүләре, ничек итеп тентү уздырулары һәм ирен кулга алулары турында елый-елый сөйләде. Матбугат хәбәрләренә караганда, Вил Мирзаянов хәзер Мәскәүнең Лефортово төрмәсендә булырга тиеш. Әмма Нурия Измайлова бу хакта берни дә белми, күпме генә артыннан йөрсә дә, ире белән очрашуга рөхсәт ала алганы юк.

Гражданлык батырлыгы күрсәткән милләттәшебезне суд көтә. Россиянең матбугат чаралары, радио-телевидение, шулай ук киң җәмәгатьчелек күренекле галим Вил Мирзаяновны яклап чыкты. Татарстан парламенты депутатлары да үз чиратында милләттәшебезнең язмышына битараф калырга тиеш түгел.

3 ноябрь, 1992

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх