Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 18

Чыгышлар
Зәңгәр экран нигә соры?

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Кызганыч ки, радио һәм телевидениенең бүгенге хәле, андагы проблемалар турында моңа кадәр республика күләмендә бер генә тапкыр да җитди сөйләшү булмады. Хәтта матбугат битләрендә дә тапшырулар турында җентекле анализ ясаган җитди мәкаләләр, рецензияләр бөтенләй диярлек күренмәде. Бөтен сөйләшү кулуарлардан ары китмәде. Фәкать соңгы бер-ике елда гына Татарстан телевидениесенең тирән кризис кичерүе турында матбугатта аерым мәкаләләр күренә башлады. Анда да җентекле анализ түгел, күбрәк аерым хезмәткәрләрнең җитәкчелек белән конфликтлары турындагы ачык хатлары, республика җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләре рәвешендә генә иде алар. Әмма соңгы вакытта газеталарда чын мәгънәсендә борчылып, уйланып, изге теләк белән язылган мәкаләләр дә басылды. Алар коллективта укылды микән, җыелып тикшерелде микән, анализ ясалды микән? Әйтүе кыен. Ни өчен дисәң, коллективта ыгы-зыгының әле беткәне юк. Яңа җитәкчелек килүгә карамастан, коллектив бүген дә иң авыр, иң катлаулы чор кичерә.

Гомумән, телевидение булган җирдә скандал һәрвакыт чыгып кына тора. Бездә дә, Мәскәүдә дә. ОРТдагы хәлләрне һәрберебез күзәтеп барадыр. Күрәсең, бүгенге базар мөнәсәбәтләре шуңа этәрәдер. Монда икенең берсе булырга мөмкин: акча яисә акчасызлык. Бу реклама заманында мондый хәл гаҗәп тә түгелдер.

Шау-шу күбрәк телевидение тирәсендә барганлыктан, бүген дә сүз, нигездә, шул турыда барыр дип уйлыйм. Аннары радиодагы кимчелекләр күзгә күренми, аларны ишетеп кенә була. Радионың үзенчәлеге шундый. Әмма бүгенге татар радиосы турында да сөйләшү башларга вакыт җиткәндер. Беренче карашка, анда барысы да тыныч шикелле. Жалобалар юк, эфир вакыты буш тормый, егерме-утыз ел элек ничек эшләсә, әле дә шулай эшләвен дәвам итә. Әйбәт кенә тапшырулар белән беррәттән, бүгенге көн таләпләренә һич кенә дә җавап бирми торган тапшырулар да тыныч кына эфирдан яңгырап тора. Әмма Татарстан радиосын Татарстанның үзендә дә тыңлый алмый торган авыллар бар. Моны һич гафу итеп булмый. Киресенчә, безнең татар тапшыруларын күптән инде башка регионнарда яшәүче милләттәшләребез дә тыңларга тиеш иде. Әмма акча юклыкка сылтап, бу мәсьәләне һаман суза киләбез. Ниндидер вышкалар төзергә акча таба алмыйбыз. Ә дөнья күптән инде спутниклар элемтәсенә күчеп бетеп бара.

Хәер, бездә бу хакта хәбәрләр күренеп алды. 24 каналлы телевидение турында. Әмма безнең бүгенге төп бурычыбыз – радио һәм телевидениенең вакытын берничә сәгатькә арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту.

Ә Татарстан телеканалына килсәк, ул, чыннан да, кризис кичерә дияргә мөмкин. Хәтта җиде-сигез ел элекке белән чагыштырганда, тапшыруларның художество дәрәҗәсе күзгә күренеп төште. Бу, мөгаен, хәерчелектән дә, коллективта иҗади атмосфераның булмавыннан да киләдер. Дөрес, соңгы вакытта, бераз гына булса да, үзгәрешләр күзгә ташлана. Информацион программалар җанлана төште. Яшь, талантлы дикторлар килде. Экранда аналитик фикер йөртә алучы берничә тележурналист пәйда булды. Әмма алар гына «погода» ясый алмыйлар шул. Элегрәк, әле заманча техника бөтенләй булмаган чагында, Казан телестудиясе үзе Мәскәү өчен менә дигән тапшырулар әзерли иде. Ай саен берничә фильм-концертларыбыз Үзәк телевидениедән яңгырый иде. Никадәр спектакльләр, документаль фильмнар күрсәтелде. Хәтта союздаш республикалар да алай булдыра алмыйлар иде. Хәзер, киресенчә, безнең республика турында тапшыруларны фәкать Мәскәү яисә Петербург тележурналистлары үзләре килеп төшереп китәләр. Димәк, җитәкчелек үзебезнең телевидениегә ышанмый, җитди тапшыруларны ышанып тапшырмый.

Безнең телевидениенең, кызганыч, концепциясе, идеологиясе эшләнмәгән. Татарстан тамашачысына бүген нинди тапшырулар кирәк? Башка каналлардан без кайсы ягыбыз белән аерылып торырга тиешбез? Авыл менталитеты, татар менталитеты исәпкә алынамы? Яшь буынны тәрбияләүдә безнең телевидение нәрсә эшләргә тиеш? Гомумән, карыйлармы безнең тапшыруларыбызны? Социологик тикшеренүләр алып барыламы? Әйтик, информацион программаларның берсе «Җиһан» дип атала. Исеме җисеменә туры киләме соң аның? Миңа калса килми: бер үк сюжетлар, бер үк кешеләр, бер үк ярминкәләр, бәйрәмнәр, презентацияләр, бер үк сыерлар, бер үк тракторлар. Телевидениенең бүгенге төп функциясе – рәсми хроника. Җитәкчеләребез кая бара, телевидение шунда. Аларның һәр адымы – экранда. Җитәкче йөрергә тиеш, тик нигә тамашачыларны да алар артыннан ияртеп йөртергә? Гомумән, хәзер матбугат битләрендә дә, радио-телевидениедә дә төп геройлар – министрлар, хакимият башлыклары, эре завод хуҗалары, акчалы кешеләр. Ә менә кызыклы геройлар экранда юк дәрәҗәсендә. Хезмәт кешесе турында әйтеп тә тормыйм. Аннары безнең Татарстан телеканалын гына караган кеше яңалыклардан дөнья хәлләре турында бернәрсә белә алмас иде. Анда дөнья хәлләре дә, күрше-тирә республикалар тормышы да яктыртылмый.

Провинциаль телевидение булудан туктау өчен, безгә, һичшиксез, татарлар яши торган зур регионнарда корпунктлар булдырырга кирәктер. Әйтик, Чаллыда, Әлмәттә бар. Нигә әле Башкортстанда, Мәскәүдә, күрше республикаларда, Себердә булмаска тиеш. 1,5 миллион татар яшәгән Башкортстанда нинди хәлләр барганын күбебезнең беләсе киләдер, мөгаен. Башкортстан дигәннән, тагын бер әйбер борчый мине. Ике республика радиокомитетлары арасында азмы-күпме элемтә бар. Ә менә телевидениеләр арасында бернинди бәйләнеш юк. Башкорт телевидениесенең бик күп музыкаль, әдәби, тарихи, күңел ачу тапшыруларын үзебезнең экранда күрсәтеп булыр иде. Чит ил кинолары күрсәтәбез бит. Безнең тапшыруларны үзебезнең татарлар карар иде. Берьюлы ике куян тотар идек.

Бүгенге татар тапшырулары формалары ягыннан да, эчтәлекләре белән дә шактый искерде. Алар бернинди әзерлексез, бернинди плансыз эшләнә. Кайсы гына тапшыруны карасаң да, шул ук берничә язучы, шагыйрь, берничә депутат, берничә галим. Шуңа күрә шул ук бер сүз, бер үк фикер, бер үк зар. Әйтерсең лә шул берничә кеше халык өчен җан атып йөри, тел өчен көрәшә, мөстәкыйльлегебезне яклый. Әлбәттә, болай эшләү журналистка җиңел. Тапшыруларда экспромтлар ярыйдыр ул. Әмма алдан әзерләнгән булса, ул тагын да яхшырак килеп чыга. Мәсәлән, радиодан бара торган турыдан-туры элемтәләр баштарак кызыклы гына булса да, тора-бара күңелсез бер сөйләшүгә әйләнә башлады. Тапшыру саен штаттагы сорау бирүчеләрнең мәгънәсез сораулары, әзерлексез җаваплар кадерле эфир вакытын әрәм генә итә шикелле.

Дикторлар һәм журналистларның сөйләм культурасы турында аерым сөйләшергә кирәктер безгә. Алар татар сөйләменең иң матур үрнәкләрен күрсәтергә тиешләр. Ни кызганыч, бездә еш кына хәрефләрне дә дөрес әйтә алмаучы сакау журналистларны, ямьсез тембрлы, карлыккан тавышлы алып баручыларны экранга, эфирга чыгаралар. Телевизордан ул кимчелекләр бигрәк ачык күренә. «Миңга, сиңга, шәәр яисә шәхәр, дрматург» дип сөйләүләр нормага әйләнде. Алар ниндидер конкурс, жюри аша узалардыр бит? Алар өчен махсус курслар да оештырып буладыр.

Кабатлаулар турында берничә сүз. Яхшы тапшыруларны, сүз дә юк, кабатларга кирәк. Ләкин аның билгеле бер тәртибе булырга тиештер. Соңгы вакытларда без фәкать кабатлаулар гына күрәбез. Бер үк сюжетлар ике телдә бер кичтә дүртәр тапкыр күрсәтелә, икенче көнне «Чулпан»да ике тапкыр кабатлана. Кайбер тапшырулар икенче атнада ук тагын кабатлап күрсәтелә. Бераздан тагын, тагын… Елга бишәр-алтышар тапкыр күрсәтелгән тапшырулар бар. Кешесенә карап: редакторы әрсезрәк булса, тапшыруның герое кирәкле кеше булса. Шул ук вакытта аның кабатлау икәне программада да, экранда да әйтелми. Татар тапшыруларының процентын арттыру өчен эшләнгән бик хәйләкәр бер алымдыр бу, мөгаен. Кабатларга кирәк. Мәсәлән, күптән түгел Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ен яңадан күрсәттеләр. Унбиш-егерме ел элек яздырылган. Менә ул кызык. Өр-яңадан караган кебек карыйсың. Заман үзгәргән, артистлар үзгәргән, кайберләре юк та инде. Кабатлауларның үз концепциясе булырга тиеш!

Тагын бер проблеманы күтәрмәкче булам. Ул да булса республикада яшәүче азсанлы халыклар өчен тапшыруларның булмавы. Радиода аның матур берничә мисалы бар. «Между Волгой и Уралом» бу җәһәттән искиткеч әһәмияткә ия. Чувашча яңгыраган «Чишмәләр» тапшыруы – иң популяр тапшыруларның берсе. Кызганыч, телевидениедә андый тапшырулар берәү дә юк. Без үзебезнең кардәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре, тарихы, мәдәнияте белән танышып барырга тиеш. Алар үзләре дә бик мохтаҗ андый тапшыруларга.

Әмма безне татар телендәге тапшырулар аеруча борчый. Чөнки аларның вакытлары кыскара, сыйфатлары начарая. Болай да санаулы гына татар тапшырулары соңгы вакытта берәм-берәм юкка чыктылар. Мин монда «Атна», «Кыйбла» кебек тапшыруларны гына әйтмим. Башка сәяси тапшырулар да туктады. Аларның кайберләре, бәлки, профессиональ яктан йомшаграк булгандыр. Ни өчен дисәң, татарча тапшыруларны эшләү күпкә авыррак. Ул журналисттан, алып баручыдан, режиссёрдан икеләтә көч, энергия сорый. Шуңа күрә ул тапшыруларга бераз ташлама ясарга кирәктер һәм, әлбәттә, булышлык та итәргә кирәк. Чөнки алар татар халкын рухи яктан тәрбияләүдә зуррак роль уйныйлар. Татарстан каналында менә ничә еллар инде рус телендә «Видеоспорт», «Досье-02», «Стиль-7», «Автокалейдоскоп» кебек профессиональ яктан ярыйсы гына тапшырулар күрсәтелә. Ләкин мин аларны татар телевидениесе өчен хас тапшырулар димәс идем. Аннары аларны ни өчен татар телендә эшләп булмый? Ул тапшыруларның күбесе кадр артындагы текст белән бара бит. Шулай ук чит ил сериаллары, аннары «Шесть песен на бис» кебек тапшырулар безгә бик кирәкме? Пенкин, Пугачёва, Киркоровларны хәзер башка каналлардан күрсәтми башладылармыни? Болар бит барысы да – татар тапшырулары хисабына барган тапшырулар.

Аннары бер үк тапшыруда ике телдә сөйләү тамашачының гайрәтен генә чигерә. Бигрәк тә рус телле тамашачының. Моны телевидение җитәкчеләре үзләре дә яхшы белә. Мәсәлән, «Чулпан» программасы шундый. Хәтта кайбер балалар тапшырулары да шуңа әйләнеп бара. Гомумән, Татарстан телеканалы үзе дә шундый ук. Моннан котылуның киләчәктә бер генә юлы бар. Ул да булса чиста татарча телеканал. Ул чагында бик күп проблемалар чишеләчәк.

Тагын кайбер мөһим проблемаларны санап кына китәргә рөхсәт итегез. Телевидениедә дә, радиода да архив куркыныч астында. Әгәр шушындый мөнәсәбәт киләчәктә дә дәвам итсә, без видео-аудио-киноархивсыз калачакбыз. Болай да инде тапшыруларыбызда архив материаллары бөтенләй диярлек файдаланылмый. Телевидениедә, мәсәлән, «бөтен киноархив «Кадр» кооперативына күчте» дигән сүзләр йөрде. Монысы, гомумән, аңлашылмый. Фильмнар эшләү туктатылды. Видеога төшерелгән бүгенге тарихи хрониканың кыска гомерле икәнен барыбыз да беләбез. Аларның берсе дә күчереп язылмый. Радиодагы музыкаль архив та компакт-дискларга күчерелер көн килеп җитте.

Кадрлар мәсьәләсе. Бүген телестудиядә профессиональ режиссёрлар юк дәрәҗәсендә. Күренекле режиссёрларыбыз, пенсия яшендә дип, эштән китәргә мәҗбүр булдылар. Гәрчә иҗат кешеләре, мәсәлән, театрларда, бервакытта да пенсиягә алтмыштан киткәннәре юк. Аларны иҗади файдаланырга гына кирәк. Үзләре дә эшләсеннәр, яшьләрне дә өйрәтсеннәр. Кайбер режиссёрлар, редакторлар хезмәт хакы алалар, әмма эшсез йөриләр, эштән читләштерелгәннәр. Махсус белемле, тәҗрибәле профессионаллар бармак белән генә санарлык. Очраклы кешеләр пультка утыра икән, нинди югары сыйфатлы тапшырулар турында сөйләргә мөмкин? Кадрлар тәрбияләү, – чыннан да, авыр, катлаулы мәсьәлә. Бөтен кеше дә ГИТИСта укый алмый. Самородоклар сирәк туа. Ә бит Казанда телехезмәткәрләр әзерләрлек вузлар бар. Үзебезнең сәнгать һәм мәдәният академиясе белән уртак тел тапканда, күптән инде телевизион режиссёрлар, телеоператорлар, дикторлар әзерли торган группалар оештырып булыр иде.

«Тукай» иҗат берләшмәсенең ябылуы да – җитәкчелек җибәргән хаталарның берсе. Ни өчен дисәгез, телевизион спектакльләр Татарстан телевидениесенең һәрвакыт мактанычы булды, татар халкының, бигрәк тә авыл халкының юанычы булды. Ул спектакльләр киноны, театрны алыштырды. Әгәр дә моннан соң телеспектакльләр эшләүдән туктатыла икән, без йөзебезне югалтачакбыз. Моның белән һич кенә дә килешеп булмый.

Мин бу чыгышымда радио-телевидениегә кагылган кайбер проблемаларга гына кагылдым. Алар күп, ләкин хәл ителмәслек түгелләр.

1997

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх