Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 8

Чыгышлар
Бишьеллык дәлил!

Оглавление

(Татарстан радиосыннан ясаган чыгыш)

Яу узганнан соң, гадәттә, батырлар күбәючән була. «Мин дә мин» дип күкрәк кагучылар, алгарак чыгарга тырышучылар һәрчак табылыр. Беренче юбилеебыз мөнәсәбәтеннән дә «батырлар» табылмый калмас. Шуңа күрә дә «Мин Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшеп йөргән кеше» дип мактанырга җыенмыйм. Аллам сакласын! Әмма республикабызның мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итүдә турыдан-туры катнашкан кеше, килешү комиссиясендә эшләгән халык депутаты буларак, радиотыңлаучыларга үземнең кайбер уйларымны, фикерләремне генә җиткерергә кирәк дип саныйм.

Декларацияне әзерләүдә, аны кабул итүдә бик күп фидакяр кешеләрнең, гомумән, Татарстан халкының өлеше зур булды. Һәркем үзенчә көрәште, һәркем кулыннан килгәнчә катнашты. Республикада ул көннәрдә битарафлар булса да, бармак белән генә санарлык булгандыр. Билгеле, кайберәүләр кул чабып кына тормады. Каршылар да җитәрлек иде. Анысы – башка мәсьәлә. Әмма ничек кенә булмасын, Декларацияне Татарстан Республикасының Югары Советы кабул итте. Шуңа күрә мин элекке парламентның эшчәнлеген бик югары бәялим, һич тә курыкмыйча, «Татарстан тарихын алтын хәрефләр белән язган парламент» дип исәплим. Үземнең элекке коллегаларымны – Югары Совет депутатларын – зур хөрмәт белән, рәхмәт хисләре белән искә алам. Җәмгыятебезнең, республикабызның иң катлаулы чорлары иде ул. Әмма парламент һәрчак вакытлы, әһәмиятле һәм иң кирәкле карарлар кабул итә алды, хәлиткеч минутларда бер тапкыр да югалып калмады.

Бүгенге күзлектән караганда, Декларацияне бик җиңел кабул иткәннәрдер дип уйларга да мөмкин. Андый декларацияләрне калган бөтен республикалар да кабул итте бит, янәсе. Ләкин аның авырлыгын һәм катлаулылыгын шунда катнашкан кешеләр генә бөтен тирәнлеге белән аңлый аладыр, мөгаен. Хикмәт шунда: Татарстанга һәрвакыт беренче булырга туры килә. Бу юлы да шулай булды. Аннары безгә Россия тарафыннан коточкыч басым ясалды. Эшкә үзебездәге «сакаллылар»ны да җиктеләр. Аннары үзебезнең депутатлар корпусы белән дә җиң сызганып эшләргә туры килде. Әгәр шул чакта кыюлыгыбыз җитмәгән булса, Декларацияне кабул итә алмаган булсак, Россиядәге үзгәрешләр, бәлки, бөтенләй башка юнәлештә дә киткән булыр иде. Ә ул көннәрдә бөтен халык, бөтен республикалар, тын да алмыйча, безгә карап торды, дулкынланып, безне күзәтте, җиңүебезгә өмет баглады. Нәкъ менә моннан биш ел элек Татарстан Россиядә, дөнья күләмендә иң абруйлы республикаларның берсенә әверелде. Хәзер инде безнең белән санлашалар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, безнең фикергә колак салалар. Бу, мөгаен, максатыбыздан читкә тайпылмавыбыздан да киләдер. Фәкать шундыйларны гына хөрмәт итәләр дә бу дөньяда.

Шуны ассызыклап әйтәсем килә: республикабызның мөстәкыйльлеге нәкъ менә 1990 елның 30 августыннан башланды. Әлбәттә инде, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне кабул итү ул әле озын-озак сәяси һәм иҗтимагый юлның башы гына иде. Шул көнне сессиядә ясаган чыгышымны мин түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган идем: «Күптән көтеп алган суверенлык турындагы Декларацияне без бүген, мөгаен, кабул итәрбез. Һәм шул чагында гына бер-беребезнең күзләренә туры карый алырбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа проблемалар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!» Күрәсез, шулай булып чыкты да. Соңгы биш ел суверенлыкны ныгыту юнәлешендә чын мәгънәсендә көрәш белән үтте. Мөстәкыйльлегебезнең язмышы кыл өстендә калган чаклар аз булмады. ГКЧПны гына искә төшерик. 1993 елның октябрь вакыйгаларын әле беребез дә онытмагандыр. Без инде Союз договорына кул куярга әзерләнеп беткән идек. Без Федератив договорга кул куймадык. Мөстәкыйльлегебезне бөтенхалык референдумы белән ныгыттык. Күптән инде үз Конституциябез белән яшибез, дәүләт символларыбызны булдырдык. «Татарстан халыклары телләре турында» Закон кабул иттек.

Әлбәттә, Декларация кабул иткән көннәрдә эйфория көчлерәк иде. Кайберәүләребез тулы бәйсезлек турында да хыялланды. Шуңа күрә милләттәшләребез арасында «хыялларыбыз тормышка ашмады, өметләр өзелде» дигәнрәк фикерләр белән яшәүчеләр очравы да гаҗәп түгел. Әмма, миңа калса, булганны күрә дә белергә кирәк, уңышларыбызга сөенә, ирешелгәннәребезнең кадерен дә белергә кирәк безгә. Гел шыңшып кына, зарланып, мескенләнеп кенә, кызгандырып һәм теләнеп кенә яшәп булмый хәзер. Әгәр инде үз көнебезне үзебез күрергә уйлаганбыз икән, рәхим итеп эшлик, иҗат итик, үз Ватаныбызга – Татарстаныбызга хезмәт күрсәтик. Ә инде ирешелгәннәр бер дә аз түгел. Биш ел элекке белән чагыштырып карасак, республикабыздагы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышның аермасы җир белән күк арасы. Күпме генә зарлансак та, без иң элек Татарстаныбызны мөстәкыйль дәүләт итеп тоя башладык. Үзебезне башка халыклар белән бер дәрәҗәдәге, дөнья базарына чыга алырлык олы халык дип хис итеп, татарлыгыбыздан, үз-үзебездән оялмый башладык. Киләчәккә өметебез артты, беркемнән дә курыкмау хисе, күпләребездә «булдыра алабыз икән без дә!» дигән горурлык хисләре уянды. Гасырлар буена изелеп, бик күп хокуклардан мәхрүм булып яшәгән халык өчен бу – үзе бер зур казаныш, дип уйлыйм мин. Һәм минем белән күпләр килешәдер.

Иҗат иреге, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз турында, яңа ачылган йөзләрчә татар гимназиясе, лицейлар, сәнгать мәктәпләре турында, яңа ачылган йөзләрчә мәчет турында мин бүген әйтеп тә тормыйм. Алар барысы да күз алдыбызда. Алар да – безнең соңгы еллардагы казанышларыбыз. Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, колхоз-совхозларыбызны саклап калу – шулай ук иң изге эшләребездән. Авылларны саклап калу исә – татар халкын саклап калу, аның киләчәген кайгырту ул. Әмма бөтен проблемалар да хәл ителеп беткән дигән сүз түгел әле. Киресенчә, хәл итәсе проблемалар хәттин ашкан. Аларның күбесе төрле объектив сәбәпләр аркасында бер көндә генә хәл дә итә торган түгел. Әлбәттә, уңай якка үзгәрешләрне тизрәк күрәсе килә, тизрәк рәхәт тормышта яшисе килә. Бу – бик табигый халәт, әмма реаль тормыш бар бит әле. Аннан беркая да китә алмыйсың, качып та булмый. Читтән күзәтеп, өйрәтеп торуы гына җиңел ул. Ә менә үзең тотып эшли башлагач, хәлнең үтә дә катлаулы икәнен күрәсең. Заманында митингларда, җыелышларда, гомумән, теләсә кайда хөкүмәтне, депутатларны, Президентны тиргәп, тәнкыйтьләп йөргән берничә кешене беләм мин. Шуларга, тынсыннар дип микән, шактый гына җаваплы эшләр тапшырдылар. Аларның хәзер тыннары да чыкмый. Эшлиләр. Эшнең авырлыгын аңлаганнардыр, күрәсең! Республикабызның, халкыбызның язмышы барыбызга да бәйле димәкче булам мин. Җаваплылык тойгысы, гражданлык тойгысы һәм, ниһаять, милли тойгы ул һәркайсыбызда булырга тиеш. Тел мәсьәләсен генә алыйк. Телләр турында без әйбәт кенә Закон кабул иттек. Өметләребез зурдан иде. Аннары республика күләмендә Дәүләт программасы кабул иттек. Анда, әлбәттә, җитешмәгән урыннар да җитәрлек. Шулай булса да кабул иттек бит. Программада һәр эшкә җаваплы оешмалар, җаваплы җитәкчеләр билгеләнгән. Ләкин күреп торасыз, Закон да, Программа да яртылаш кына, ярты-йорты гына эшли. Бу хәл безнең Дәүләт Советын да борчымый калмый, билгеле. Һәм без көз айларының берсендә, телләр турындагы Законның һәм Программаның үтәлешен тикшерү уңаеннан, парламент тыңлаулары уздырырга җыенабыз. Парламент контроле белән берлектә, әлбәттә. Кемнең ничек эшләгәнен, кемнең эшләмәгәнен, кемнең милләт җанлы булуын, кемнең, киресенчә, артистланып кына, үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөрүен күрербез дип ышанам.

Без инде юбилейларны яхшы итеп уздыра беләбез. Бигрәк тә 50, 60, 70 еллыкларны. Шуңа күрә «бишьеллык юбилей буламыни» диючеләр дә табылыр. Әгәр андыйлар булса, алар, әлбәттә, хаклы түгел. Гомер булса, республикабызның 10, 20, 25 еллыгын да уздырырбыз әле. Бездән соңгы буыннарга 50, 70, 100 еллыкларны да уздырырга язсын. Ә бүген без бишьеллыкны бәйрәм итәбез. Бүген – кайбер нәтиҗәләр ясый торган көн, артка борылып уйлана, кылган гамәлләребезгә, эшләгән эшләребезгә бәя бирә торган көн. Әйе, эшләнеп җитмәгән эшләребез дә җитәрлек, ялгышларыбыз да булгандыр. Бәндә хатадан хали түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Бүген – алга карап планнар кора торган, максатыбызга муафыйк нинди эшләр башкарырга кирәк дип, үз-үзебезгә сораулар да бирә торган көн. Әлбәттә, тормыш вакыт-вакыт эшләребезгә үзенең төзәтмәләрен дә кертә тора. Иң мөһиме, без сайлап алган юлыбыздан атлавыбызны дәвам итәбез. Кайвакытта туп-туры, кайчагында алга-артка, як-якка карана-карана гына. Ничек кенә булмасын, алга баруыбыздан туктамыйбыз. Башкалар алдында сер бирмәскә тырышабыз. Үз-үзебезнең бәябезне белү, горурлыгыбызны саклау, Татарстанның патриотлары булу – бүгенге көндә ул үзе бер зур хәзинә. Безгә әнә шул хисләребезне югалтмаска кирәк. Бәйрәмнәр алар уза да китә. Бер-ике көн, өч көн бәйрәм итәргә була. Бәйрәмнән соң да безгә шушы Туган илебездә – туган Татарстаныбызда – бергә-бергә яшисе, эшлисе, гомер итәсе, иген игәсе, балалар үстерәсе. Мин республикабызның, туган халкыбызның матур, бәхетле киләчәгенә чын күңелемнән ышанам.

Соңгы биш ел – шуның ачык дәлиле!

30 август, 1995

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх