Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 7

Чыгышлар
Телгә дигән акча кая киткән?

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Бу арада без киләсе ел өчен республика бюджеты турында күп сөйләштек. Әйтәсе сүзләр әйтелеп тә бетте шикелле. Аңлаган кешегә аңларлык булды. Менә мин дә «Тагын нинди матур сүзләр әйтергә икән?» дип баш ваттым. Мәдәниятебезне яклап, матбугатны, радио-телевидениене, киноны, фәнне, балаларыбызны яклап, нинди генә тылсымлы сүзләр әйтергә? Президентыбызны, Премьер-министрны, финанс министрын йомшартырлык, күңелләрен нечкәртерлек, аларны ышандырырлык нинди сүзләр табарга да аларны ничек кенә үзебезнең мәдәният ягына аударырга? Ләкин, күпме генә эзләсәм дә, андый сүзләрне таба алмадым. Барысы да әйтелеп беткән бугай…

Без соңгы вакытта «Мәдәни һәм тарихи хәзинәләрне саклау һәм алардан файдалану турында»гы Законны беренче укуда кабул иттек. Мәдәният турындагы Закон проектын әзерләп бетердек. «Республикада китап бастыру эшенең торышы» турында парламент тыңлаулары уздырдык. Сүзебез һаман да бер үк: мәдәниятебезнең язмышы куркыныч астында! Депутатлар сөйли тора, җитәкчеләр тыңлый тора. Шуның белән вәссәлам! Киләсе ел бюджеты белән дә шул ук хәл килеп чыгар шикелле. Менә ничә атна инде без ул бюджет проектын өйрәнәбез, тикшерәбез, тәкъдимнәр кертәбез. Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин көннәр буе безнең белән. Депутатлар сөйли, сорау бирә, тәнкыйть итә. Алексей Геннадьевич минем кебек тыныч кына башын аска иеп утыра, кыска гына җаваплар бирә. «Ярар, карарбыз», – ди дә тыныч кына кайтып китә. Министр белән нәрсәләр сөйләшәләрдер, билгесез. Әмма шунысы хак: берни дә үзгәрми, барысы да шул килеш кала.

Шуңа да карамастан быелгы сөйләшүләрнең кайбер нәтиҗәләре булмый калмас шикелле. Бюджет буенча закон проектының яңа вариантында республика бюджетыннан 10 миллиард сум өстәлгән. Ләкин бу – мәсьәләне хәл итү түгел. Радио-телевидениегә дә бераз гына арттырылган. Бусы да бик аз. Шулай да Татарстан телевидениесе киләсе елда, тырышып-тырмашып булса да, үзенең тапшыруларын тагын бер сәгатькә арттырып, барысы алты сәгатькә җиткерер дигән өмет бар. Чагыштырыр өчен, шунысын да әйтим: Удмуртия телевидениесе бүгенге көндә үзенең тапшыруларын тәүлегенә ундүрт сәгать алып бара. Аларга да акча күктән төшмидер югыйсә. Бюджет комиссиясе рәисе Гелий Кобелев «депутатларның замечаниеләре учтены» диде диюен, әмма Матбугат министрлыгына, кинога бер тиен дә арттырылмаган. Һәм бу һич тә аңлашылмый. Безнең хөрмәтле журналистларыбыз да бу хәлне аңламаслар һәм аңларга да теләмәсләр, дип уйлыйм.

Туфан Миңнуллин дөрес әйтә, аракы сату эше бездә шәп куелган. Татарстан аракыга коена. Китапка гына акча юк. Безнең комиссия матбугатка һәм китап бастыруга 36 миллиард 613 миллион сум сораган иде. Кабатлап әйтәм: бер тиен дә арттырмаганнар. Ә газета-журналларыбыз кызганыч хәлдә. Кыяфәтләренә карарлык түгел, укырлык, танырлык түгел. Берничә ай инде журналларыбыз чыга алмыйча ята. Республикада кәгазь юк. Шул ук вакытта «Крис», «Ва-Банк» кебек унарлаган реклама газеталары 250 шәр мең тираж белән яхшы сыйфатта чыга һәм халыкка бушлай таратыла. Безгә шулардан өйрәнергә кирәк түгелме? Акчаны алар кайдан таба икән? Шушы сорауга җавап бирерлек берәр кеше бармы бу залда?

Китап турында да бу арада күп сөйләштек. Тагын кабатлыйм, Башкортстан китап нәшриятына киләсе ел өчен 18 миллиард сум бирелгән. Бездә исә ике дәүләт нәшриятына – 6 миллиард сум. Бу – адәм көлкесе. Бу – тарихыбыздан, мәдәниятебездән, язучыларыбыздан көлү, аларны санга сукмау. Бюджетны без кабул иткән булабыз. Ләкин Финанс министрлыгы анысын да яшереп калдыра. Мәсәлән, Татарстан китап нәшрияты быелгы акчаның 43 процентын гына алды. Шул ук сәбәп белән «Мәгариф» нәшрияты тиешле дәреслекләрнең 40 процентын гына чыгара алды. Гонорарларны әйтергә дә оят. Үземнән бер генә мисал китерәм. Телевидениедә мин «Ихлас» дигән тапшырулар циклы алып барам. Берәр сәгатьлек зур тапшырулар. Ике-өч көн төшерәсең, берничә көн монтажлыйсың, сценариен язасың, вакытыңны, энергияңне сарыф итәсең. Шуңа күпме гонорар ала дип уйлыйсыз? Соңгы тапшыру өчен кулга 39 мең сум тоттырдылар. Газета-журналларда, нәшриятларда да шул ук хәл.

Без телләр турындагы Закон һәм шул Законны тормышка ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иттек. Быелгы бюджетта аңа 4 миллиард сум каралган иде. Киләсе ел өчен 5 миллиард сумнан чак кына артыграк. Инфляцияне исәпкә алсак, быелгыдан да кимрәк булып чыга бит! Ул гына да түгел, әлеге 4 миллиардның 1 миллиарды гына тотылган булып чыкты. Татар телен үзең белмәгәч, башкалар да өйрәнмәсен дигән сүзме инде бу? Шулай да министр әфәндедән сорыйсым килә: безнең телгә, мәдәнияткә, матбугатка, китапка дигән акчаларны кая куеп бетердегез? Кемгә бирдегез безнең хәләл акчаларыбызны? Бу үз халкыңа каршы эшләү, гомумән, республикада телләр турындагы Законның үтәлешенә аяк чалу дип исәпләнергә тиеш. Димәк, татар теле һаман да мескен кухня теле, урам теле булып калачак. Мин инде, суверен республика булгач, «мөстәкыйльлек, дәүләт телләре» дип бик еш мактанышкач, мөстәкыйльлегебезнең бишьеллыгын бик шәп итеп уздыргач, мәгарифкә, мәдәнияткә, матбугатка, балаларга һәм яшьләргә игътибар бермә-бер артыр, бюджеттан акча күбрәк бүленер дип көткән идем. Әмма болар барысы да гадәттәге шапырынулар гына булып чыкты.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгы да, промышленность, транспорт та, башкалар да бик мөһим. Аны гына аңлыйбыз… Ләкин шунысына иманым камил: без, кешенең рухи культурасын икенче планга куеп, мәдәниятебезне, әдәбиятыбыз, мәгарифебез, фәнебезне кимсетеп, халкыбызның тормышын бервакытта да югары дәрәҗәгә күтәрә алмаячакбыз. Рухи ачлык безне бик күп бәлаләргә китерер. Дөрес, республикабызда әлегә иминлек, тынычлык хөкем сөрә. Ләкин ул тыштан гына шулай күренергә мөмкин. Халык барысын да белә, аңлый, барысын да күреп тора. «Барысы да ал да гөл, барысы да әйбәт», – дип, үзебезне үзебез алдамыйк.

Сүземне кечкенә бер притча белән тәмамламакчы булам. 60 нчы елларда Башкортстан өлкә комитетына яңа идеология секретаре билгелиләр. Беренче көнне эшкә килә бу. Килешенә кабул итү бүлмәсендә башкортның Буранголов фамилияле бер өлкән язучысы утыра. «Иптәш секретарь, сезгә бер генә сүзем бар иде», – ди ул. Секретарь аны бүлмәсенә дәшә: «Әйдә, агай, әйдә!» Керәләр. Язучы сүз башлый: «Менә, иптәш секретарь, сез акыллы кеше инде, сез беләсез инде, безнең язучы халкы, кәнишне, погода ясый алмый инде, но погоданы испортить может. Менә шул иде минем сүзем», – ди дә чыгып китә. Мин моны ни өчен сөйләдем соң? Әлбәттә инде, безнең республикада да иҗат кешеләре – язучылар, журналистлар, галимнәр, сәнгать кешеләре – «погода» ясый да алмыйлардыр. Әмма алар «погода»ны бозарга, чыннан да, бик мөмкиннәр. Ул чиккә үк җиткермәсәк иде без аларны…

1995

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх