Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 9

Чыгышлар
Татар теленә ихтыяҗ…

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Татар халкы яңадан үзенең дәүләтчелеген торгызырга омтыла. Цивилизацияле, демократик дәүләтләр исә үз законнары белән яшәргә тиеш. Элекке Югары Советның, бүгенге Дәүләт Советының эшчәнлеге бу җәһәттән әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Ул кабул иткән законнар, аерым алганда, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан Конституциясе мөстәкыйльлегебезнең нигез ташлары булды. «Татарстан халыклары телләре турында» Законны да мин иң мөһим законнарның берсе дияр идем. Халкыбызның рухи күтәрелеше чорында аның роле, һичшиксез, зур булды. Анда акка кара белән «Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре кулланылышта йөри» дип язылган. Димәк, бу Закон татар телен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Шул мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Файдаланабызмы, файдалана беләбезме соң?

Телләр турындагы Законны тормышка ашыруның беренче этабы, дөресрәге, әзерлек чоры төгәлләнеп килә дияргә мөмкин. Моннан ике ел элек «Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы» кабул ителгән иде. Аның күп кенә өлеше тормышка ашып бара. Саный китсәк, мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Моннан биш-алты ел элекке белән бүгенгене чагыштырып карасаң, әлбәттә, аерма җир белән күк арасы. Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә татар мәктәпләре, татар гимназияләре, лицейлары күпләп ачыла. Техник вузларда да татар группалары ачар өчен мөмкинлекләр арта. Мәктәпләр һәм вузлар өчен шактый гына яңа дәреслекләр язылды, сүзлекләр, лексик минимумнар басылып чыкты. Радио-телевидениедән татар теле дәресләре бара. Күп кенә дәүләт оешмаларында татар теленә өйрәтү түгәрәкләре оеша. Балалар бакчаларында татар группалары, хәтта аерым татар балалар бакчалары да бар бездә хәзер. Хөкүмәтнең дә, министрлыкларның да, район җитәкчеләренең дә татар теленә булган мөнәсәбәтләре акрынлап булса да уңай якка үзгәрә дияр идем. Министрлар Кабинетында, мәсәлән, Телләр турындагы Законны тормышка ашыру комитеты төзелде. Шундый ук комитетлар соңгы вакытта һәрбер районда, һәрбер шәһәрдә оеша башлады. Һәрхәлдә, бүгенге яшь буынга, татар телен өйрәнсен өчен, бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Һәм алар киләчәктә үз телләрендә иркенләп укырлар, белем алырлар, үзара рәхәтләнеп сөйләшерләр, аралашырлар, татар телен дәүләт теле сыйфатында файдаланырлар дип ышанам.

Әмма шушындый мөмкинлекләр, шушындый зур үзгәрешләр булуга да карамастан, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүдән шактый ерак тора әле. Моның, әлбәттә, һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре бардыр. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә татар телен гамәлгә кертүнең, гомумән, икетеллелекнең фәнни концепциясе бездә әле бөтенләй эшләнмәгән. Программабыз да бүгенге көн күзлегеннән караганда гади эш планын гына хәтерләтә. Фәлән әйберне фәлән вакытка эшләргә генә диелгән анда. Ә менә ул бурычларны ничек итеп тормышка ашырырга? Ул хакта ләм-мим. Әйтик, Финляндиядә яисә Бельгиядә ике-өч тел дәүләт теле. Беларусьта белорус һәм рус телләре икесе дә – дәүләт теле. Казахстанда казах теле – дәүләт теле, ә рус теле – аралашу теле генә. Аларның эш тәҗрибәләре белән беребез дә таныш түгел. Тырыша-тырыша, велосипед уйлап табарга җыенабыз. Үзара татарча сөйләшеп йөрү ул – әле бер хәл. Анысына акрынлап булса да күнегербез, өйрәнербез. Әмма дәүләт оешмаларында, бөтен эшне дә ике телдә дә алып бармый торып, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле була алмаячак. Мәсәлән, шул ук Финляндиядә рәсми документлар фин телендә генә языламы, әллә инде ике телдәме? Рәсми җыелышлар нинди телдә бара? Ике телдәме, түгелме? Швед белән фин үзара нинди телдә сөйләшә? Анда ике телне белү мәҗбүриме? Боларның барысын да белергә кирәк бит безгә. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә, эшебездә файдаланырга кирәк. Ә иң мөһиме, татар теленә ихтыяҗ тудырырга тиешбез һәм тудырырбыз дигән ышанычым бар. «Башлаган эш – беткән эш», – ди бит халкыбыз.

1996

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх