Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 5

Чыгышлар
Киләчәк турында уйлап…

Оглавление

(Татарстан радиосыннан ясаган чыгыш)

Күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, Татарстан парламенты акрынлап эшләргә өйрәнә, тәҗрибә туплый, иң хәлиткеч минутларда дөрес карарлар кабул итә. Соңгы вакытта даими комиссияләр дә җитдирәк эшли башлады. Парламент үзе дә, даими эшләүче парламент булмаса да, еш җыела, озаклап эшли, хәлиткеч мәсьәләләрне читтә калдырмаска тырыша. Әлеге сессия дә –шуның бер мисалы. Атна ярым эчендә республикабыз, халкыбыз өчен шактый гына кирәкле законнар кабул итәргә өлгердек. Бу бик табигый хәлдер дип уйлыйм. Хәзер безнең вәкаләтләр бетүгә таба бара. Озакламый яңа сайлауларга әзерлек башланачак. Җәмәгатьчелектә дә, төрле партияләрдә, оешмаларда да. Һәм, әлбәттә, депутатлар корпусында да. Алдагы сайлауларда да депутатлыкка сайланырга теләүчеләр шактый булырга охшый. Андыйлар үзләренең депутатлык эшчәнлекләрен нык кына активлаштыра башладылар да инде. Мондый күренеш, әлбәттә, парламент файдасына.

Ә инде соңгы сессиягә килгәндә, ул шактый эшлекле төстә узды. Буш сүз сөйләүләр, экран алдында күренергә тырышулар сирәк булды. Сайлаучылар түземсезлек белән көткән күп кенә закон проектлары каралды. Шуларның берсе – «Татарстанда торак фондын хосусыйлаштыру турында»гы Закон. Кызганычка каршы, ул бик четерекле мәсьәлә булып чыкты, бик күп сораулар тудырды. Төзәтмәләр дә шактый кертелгән иде. Ул Законны уздырып булмады. Без аны, икенче укылышта карап, эшләүне төгәлләргә җибәрдек.

Минем өчен икенче бер шатлыклы вакыйга ул – мәгариф турындагы Законны кабул итү. Без аны күптән көттек. Комиссия ике елга якын эшләде. Аны эшләүдә бик күп белгечләр катнашты. Дөрес, анда Россия белән бәйләнешле берничә каршылыклы маддә бар иде. Аларны яңадан бер тапкыр карарга туры килде. Ахыр чиктә без аны кабул итүгә ирештек. Билгеле инде, бөтен яктан да камил Закон димәс идем мин аны. Әмма ул Закон безгә, бигрәк тә безнең балаларыбызга, һава кебек кирәк. Милләтебезнең язмышы хәл ителгәндә, мәгариф турындагы Законсыз бернишләп тә булмас иде. Ә инде эшләнеп бетмәгән урыннарын яңадан үзгәртергә туры киләчәк.

Баштагы көн тәртибендә җинаятьчелеккә багышланган мәсьәлә юк иде. Мин үзем шушы мәсьәләне көн тәртибенә куйган халык депутаты, танылган табиб Тәүфик әфәнде Сафинга бик рәхмәтлемен. Аның бу тәкъдимен депутатлар бертавыштан хупладылар. Моның, билгеле, объектив сәбәбе дә бар иде. Сессия алдыннан гына Татарстанның халык депутаты Сәет Гафиятуллинның үтерелүе депутатлар арасында чын мәгънәсендә борчылу тудырды. Бер көн буе барган ябык утырышта республикабыздагы җинаятьчелекнең артуы турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Җитди, дәлилле, шул ук вакытта тиешле органнар алдына зур таләпләр куеп сөйләшенде. Нәтиҗәдә «Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча гадәттән тыш чаралар турында»гы Закон кабул ителде. Кабатлап әйтәм, гадәттән тыш чаралар. Шуларның берсе – Президент янында Куркынычсызлык советы төзү, хокук саклау органнарына аерым вәкаләтләр бирү… Закон һәм карар матбугатта озакламый басылып чыгачак. Радиотыңлаучылар үзләре дә минем белән килешерләр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге чаралар республикабызда яшәүче халыкларның иминлеген тәэмин итүдә зур адым булырга тиеш. Югыйсә җинаятьчелек артканнан-арта. Көнкүрештә дә, икътисадта да Татарстанны, аның байлыгын теге яктан да, бу яктан да талыйлар. Һәркем баеп калырга тырыша. Күз алдында миллионерларга әйләнәләр. Беркем бер сүз әйтә алмый. Моңа чик куелыр дигән ышаныч бар. Әгәр дә Закон үтәлсә, әлбәттә. Әгәр үтәлми икән инде, барысы да элеккечә калачак. Мине менә шунысы ныграк борчый. Законны кабул итү белән генә түгел бит әле. Парламент, аның депутатлары үз эшләрен эшләделәр, калганы барыбызның да – сезнең дә, безнең дә намусына, тырышлыгына, гаделлегенә бәйләнгән.

Сессиядә каралган тагын бер мөһим мәсьәлә. Ул да булса Россия Конституциясенә, дөресрәге конституцияләренә, парламентның мөнәсәбәте. Бу мәсьәлә дә көн тәртибендә юк иде. Башта тәкъдим ителсә дә узмады. Икенче тапкыр тавыш бирергә туры килде. Миңа калса, моның бер зыяны да булмады. Киресенчә, без тагын бер тапкыр үзебезнең максатыбызны, позициябезне белдердек. Кайбер депутатлар: «Нигә әле без чит дәүләт конституциясен тикшерергә тиеш», – дигәнрәк фикерләр дә әйткәләделәр. Ләкин мәсьәлә катлаулырак. Без моны барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Аннары Россия Федерациясенең нинди Конституция кабул итүе безнең өчен һич тә барыбер булмаска тиеш. Шушы яктан караганда да, бу мәсьәләнең көн тәртибенә кертелүе әйбәт кенә булды. Докладны Парламент Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин үзе сөйләде. Һәм, миңа калса, ул республикабызның позициясен тагын бер кат ачыктан-ачык әйтте. Нигезле, дәлилле, ышандырырлык итеп әйтте. Шуңа күрә фикер алышуларның кирәге дә юк иде. Әмма барыбер фикер алышулар булды. Ләкин яңа сүз булмады диярлек. Депутатларның позицияләре күптән инде ачыкланган. Һәркем үз позициясен яклый. Решетов белән Штанинның ни әйтәсен яисә Мансуров белән Бәйрәмованың ни әйтәсе, ничек әйтәсе һәркемгә билгеле.

Шунысы ачык: Россия Конституциясенең ике проекты да безгә бармый. Карарда безнең өчен бик мөһим пунктлар бар. Мәсәлән, анда «Россия безнең республиканың яңа статусын танырга тиеш» диелгән. Иң элек шуннан башларга кирәк. Бу – безнең иң зур таләбебез. Икенчесе – Россия Конституциясендә Татарстан белән аерым мөнәсәбәт турында махсус маддә булу шарт. Без шушы теләкләрне Россия җитәкчеләренә җиткерүне Президент белән Югары Совет Рәисенә тапшырдык. Аннары шуны да әйтергә кирәк: сессиянең икенче көнендә үк хөкүмәт делегациясе ике арадагы Шартнамә турында сөйләшүләрне дәвам итәргә Мәскәүгә китте. Әлеге карар, сөйләшүләр барышында файдалану өчен, җитди документ булыр дип уйлыйм.

Әгәр без Татарстаныбызның киләчәге турында уйлыйбыз икән, иң элек балаларыбызны кайгыртырга тиешбез. Чөнки алар иртәгә ил белән идарә итәчәк, алар хуҗа булачак. Нинди хуҗа булырлар алар? Менә монысы инде –иң зур сорауларның берсе. Ә бит тирә-якка әйләнеп карасаң, кәеф китәрлек әйберләр җитәрлек. Мәскәү телевидениесе көннәр буе тузга язмаган шоу-концертлар бирә. Кинотеатрларда тоташ эротика, порнография. Видеолардан да туктаусыз порнография, куркыныч фильмнар, китап кибетләрендә дә шул ук. Урамда – күн куртка кигән блатной егетләр. Аларның ни белән шөгыльләнгәннәре билгеле. Менә шушы шартларда балаларыбызны әхлакый яктан тәрбияләү – ифрат та авыр бер мәсьәлә. «Сабантуй» газетасы менә шуларның барысына да каршы торырга тиеш. Чиста, саф булып калырга тиеш. Бернинди заман шаукымына, юньсезлегенә бирешмәскә тиеш. Аның үз традицияләре бар. Газетаны ничә дистә еллар күренекле язучылар, шагыйрьләр, журналистлар чыгарып килде. Бүген дә бик талантлы шагыйрьләр, журналистлар эшли бездә. Аннары татарның үз гореф-гадәте, үз тәрбия алымнары бар.

Без еш кына «бердәнбер» дип мактанырга яратабыз. Бердәнбер булу безнең бәяне дә арттыра, җаваплылык та өсти, билгеле. Шулай да балалар өчен чыга торган басмалар күп булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Алар күп булсын, төрле-төрле булсын, әйбәт, берсеннән-берсе әйбәтрәк булсын. Ләкин мине бер әйбер борчый. Ул да булса газетабызның тиражы. Кызганычка каршы, ул әле бөтен балаларыбызга да барып ирешми. Аны хәтта ишетеп белмәүче балалар да бар. Монда, билгеле, редакциянең бер гаебе дә юк. Ата-аналар, укытучыларның битарафлыгы бу. «Мин – татар!» дип күкрәк кагып йөрү белән генә түгел бит әле ул. Балаң татарча укымагач, бердәнбер «Сабантуй» газетасын да укый алмагач, синең татарлыгың кемгә кирәк. Монысы – сүз уңаеннан гына әйтелгән сүзләр. «Сабантуй» чыкты, чыга һәм, Аллаһы боерса, моннан соң да чыгар. Шунысын да әйтим: киләсе елда без «Сабантуй»ның 70 еллык юбилеен уздырырга җыенабыз.

28 май, 1993

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх