Читать книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 26

Чыгышлар
Мәче койрыгына кыңгырауны кем тагар?

Оглавление

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Карала торган мәсьәләләрнең һәммәсе дә гаять дәрәҗәдә катлаулы, җитди һәм шуңа күрә дә бәхәсләр уята торган. Без әле карый торган Татарстан Республикасы гражданлыгы турындагы закон проектында күптән көтелгән, күптән эшләнгән, әле сессиягә кадәр үк матбугат битләрендә, кулуарларда шау-шу кузгаткан закон. Ни өчен дисәң, ул сәясәткә дә, социаль хәлебезгә, экономикабызга да, гомумән, республикабыз язмышына турыдан-туры кагыла. Гражданлык турындагы Закон турыдан-туры Җир кодексы белән дә, дәүләт хезмәте Законы белән дә бәйләнгән.

Озакламый сайлаулар кампаниясе башланачак. Качаклар мәсьәләсе, аларны эшкә урнаштыру проблемалары, Татарстан егетләренең Россия армиясендә хезмәт итүләре тәртибе, чит илләрдән килеп эшләүчеләр, кибетләр, супермаркетлар ачучылар – боларның берсен дә гражданлык турындагы Законнан башка берничек тә хәл итеп булмаячак. Дөресен әйтергә кирәк, бу Закон моннан берничә ел элек үк кабул ителергә тиеш иде. Кызганычка каршы, без аны һаман сузып килдек, «эт – эткә, эт – койрыкка» дигән шикелле, кемдер язганны, кемдер китереп биргәнне көттек. Милли хәрәкәт вәкилләре дә «юк», «кирәк» дип кычкырудан ары китә алмадылар. Галимнәребез, сәясәтчеләребез дә бу зур, четерекле эшкә тотынырга курыкты. Үзебезнең арадан да закон язарга атлыгып торучыларыбыз табылмады. Югыйсә барыбыз да бик милләт җанлы булгач, барыбыз да аның кирәклеген дә белгәч, әлеге законның берничә варианты Дәүләт Советының өстәлендә күптән инде ятарга тиеш иде. Әмма без тыныч кына аны Александр Сергеевич Пушкин язар әле дип көтеп утырдык. Барыбыз да рәхәтне, комфортны, тынычлыкны яратабыз. Бу җәһәттән бер мәзәк искә төшә: тычканнар сессиягә җыелганнар, көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – явыз песидән ничек котылырга? Җыелыш бик озак барган, төрле тәкъдимнәр әйтелгән, ләкин аларның берсе дә кабул ителмәгән. Бик озак бәхәсләшкәннән соң, катгый бер тәкъдимгә тукталганнар: песинең койрыгына кыңгырау тагарга кирәк! Барысы да хуплаганнар бу тәкъдимне, кул күтәрергә җыенганнар. Шунда тыйнак кына бер тычкан сүз алган: «Бу тәкъдимне мин дә хуплыйм, бу, – чыннан да, явыз песидән котылуның бер чарасы. Песи койрыгына кыңгырау таксак, без аның килгәнен әллә кайдан ук ишетеп торачакбыз, ул күренүгә, барыбыз да качышып бетәчәкбез. Тик минем кечкенә бер соравым бар: песи койрыгына кыңгырауны кайсыбыз тага соң?» Тычканнар тынып калган, мәзәк тә шуның белән беткән… Менә шушы песинең койрыгына кыңгырау тагарга йөрәге җиткән Рәшит Гаязович Вәгыйзовка бүген рәхмәт әйтергә, аның бу хезмәтен хупларга һәм аны беренче укылышта, һичшиксез, кабул итәргә кирәк. Дөрес, закон проекты әле бөтен яктан да эшләнеп бетмәгән. Бу хакта әйтелде. Андый идеаль закон проектларын безнең әле, гомумән, күргәнебез юк. Бу хакта Хокук идарәсенең бәяләмәсендә дә әйтелгән, аңа өстәп тә әйттеләр һәм әйтәчәкләр. Ләкин ул кимчелекләр – икенче укылышка әзерләнгәндә төзәтеп була торган кимчелекләр. Матбугатта күтәрелгән кайбер бәхәсле моментларны да, бүген кузгатылган мәсьәләләрне дә бергәләшеп, киңәшеп, уңай якка чишәргә мөмкин булыр дип уйлыйм. Безнең комиссия әгъзалары да икенче укылышта үзләренең шактый гына төзәтмәләрен, тәкъдимнәрен кертергә җыеналар.

Аннары, беренче укылыштан соң закон проектын халык тикшерүенә чыгарганда да, чыннан да, начар булмас иде. Биредә юристларның, сәясәтчеләрнең, җитәкчеләребезнең акыллы, җитди сүзләре, комментарийлары кирәк булачак. Безнең халык барысын да аңлый, кешечә аңлатып бирергә генә кирәк. Шулай да без һаман да Декларациябезгә сокланып, Шартнамә белән горурланып, сәяси яктан соңгы вакытта бер урындарак таптана башладык булса кирәк. Югыйсә Декларациябезне, яулап алган суверенлыгыбызны без күптән инде яңа законнар белән ныгытырга тиеш идек. Ә без, беренче булып суверенлык яулаган, федерализм төзелешенең алгы сафында барган республика, һич югында, үзебезнең күршеләребездән калышмаска тиеш. Бу җәһәттән Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның узган ел фәнни-практик конференциядә ясаган чыгышы кичә Минтимер Шәрипович Шәймиев әйткән фикерләр белән тулысынча туры килә: «Гражданство для Республики Башкортостан не внешняя атрибутика, лишь подтверждающий его высокий юридический статус. Это право мы рассматриваем как один из действенных инструментов – защита каждого отдельно взятого человека и всех людей, проживающих на территории Башкортостана. Используя институт гражданства, нам удалось решить многие важные политические и экономические и социальные проблемы». Күршеләребез дә, күрәсез, нәкъ безнеңчә уйлый. Алар инде үзләренең мөстәкыйльлекләрен ныгыту уңаеннан саллы-саллы законнарын да күптән кабул итеп куйганнар. Аннары шуны да онытмыйк: Россиянең аның акылы үзе белән. Анда теләсә кайсы моментта дәүләт перевороты булырга мөмкин, анда теләсә кайчан җиң сызганып социализм һәм коммунизм төзергә яисә, барысын да җимереп, яңадан капитализмга борылырга мөмкиннәр. Анда теләсә кайсы көнне, саклык кассаларындагы акчаларны чүпкә әйләндереп, бөтен халыкны ыштансыз калдырырга мөмкиннәр. Анда теләсә кайсы вакытта үз парламентын тупка тотарга мөмкиннәр. Россиядән барысын да көтәргә була. Шуңа күрә безгә дә әзер булып торырга кирәк. Тагын шунысын онытырга ярамый: безнең ике арадагы Шартнамәнең срогы чыгып бара. Аерым килешүләргә ревизия ясарга дип, Россиянең яшь җитәкчеләренең куллары күптән инде кычытып тора. Яңа килешүләр нинди булыр? Без әле бүгенгеләреннән риза түгел. Ә бит яңаларының боларыннан да начар булуы мөмкин. Россия өчен без әле һаман да гади бер субъект, ул безнең сүзгә колак салмый. Моннан берничә ай элек без Россия паспорты турында сөйләшкән идек. Мөрәҗәгать белән чыктык. Безне башка субъектлар да яклады, әмма, күрәсез, әлегә тавыш-тын юк. Россия хакимияте дәшми. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кемдер уйлап чыгарган, кемгәдер кирәк булганга гына язылган һәм бүгенге сессиягә тәкъдим ителгән закон түгел. Ул Татарстан Республикасы Конституциясен тормышка ашырыр өчен кирәк. Димәк, без үз Конституциябезне хөрмәт итәргә, шул Конституциягә таянып яшәргә тиешбез. Конституциябез эшләсен өчен, ул халкыбызга хезмәт итсен өчен, бүгенге көндә әлеге Законның кабул ителүе әйтеп бетергесез дәрәҗәдә әһәмияткә ия.

15 апрель, 1998

Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами

Подняться наверх