Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Яңа тормыш
ОглавлениеҮзгәрә шул әнә заманалар,
Тамашалар кинәт кимеде.
Экраннарга күчә барысыда,
Әллә хәзер әкият илеме…
Шаяртулар, ямьсезләнеп бетте,
Күтәрелде хакы гaйбәтнең.
Язганнарның аермасы юктай,
Ялган белән дөрес әйбәтнең.
Мәзәк ясап, ялгыш егылганнан,
Лайк өчен сатып намусын.
Серен сата мәзәк өчен диеп,
Мыскыл итә якын танышын.
Артист булды хәзер ярты халык,
Бүлешәләр төн hәм таңнарын.
Ни ашаган, ниләр сатып алган,
Кемнәр белән кая барганын.
Колхозчыда, эшчедә юк хәзер,
Сатучыда, сатып алучы.
Калганнары телевизор аша,
Аптырашып карап ятучы.