Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28
Бәйрәмме
ОглавлениеКүп бәйрәмнәр, берәү санын белми,
Көннәр калмый инде бәйрәмсез.
Чорлар үтә карантинда кебек,
Еллар үткән кебек җәйләрсез.
Нинди бәйрәм була ала икән,
Безгә бармы анда мәгәнә.
Биеп яшәп, яп ят бәйрәмнәрдә,
Үз бәйрәмен белми, тәгәнә…
Бәйрәм бит ул, көтеп алган шатлык,
Ул көннәрдә кәеф сафлана.
Вакыт үтә, бәйрәм ераклаша,
Ә күңелдә озак саклана.
Арзан бәйрәм, буш күңелләр өчен,
Бәйрәм ямен аңлый белмәгән.
Уйлап табып яңа бәйрәмнәрне,
Гомерендә бәйрәм күрмәгән.
Кошлар көне, ак аюлар көне,
Дуслар көне, дошман бәйрәме…
Күңелеңдә үз бәйрәмең бармы,
Шул турыда уйлыйк әйдәле…