Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Җирдәгеләр

Оглавление

Җирдә яши алу мөмкинлеге,

Тормыш диеп бездә атала.

Кеше барыбер аңлап бетерә алмый,

Ул юллардан ничек барсада.


Кырган кебек җирдә олы эшләр,

Кеше сизә үзен хуҗадай…

Күпме аның җирдә өлеше бар,

Ул турыда, hичтә уйламай.


Тырышсада үзе оча алмый,

Ул балыктай суда йөзә алмый.

Артык теләк аны бозып куя,

Нәфесенә кеше түзә алмый.


Җирдә нигъмәт иксез-чиксез кебек,

Булдырам дип күпме алсаңда.

Туймас кебек, аңа җитмәс кебек,

Җир йөзендә үзе калсада.


Кеше өчен шундый язмышлардыр,

Бу дөньяда безне сынарга.

Вакыт бармы күпме җирдә яшәп,

Шөкер итеп дога кыларга…


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх