Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30
Ифтар
ОглавлениеРамаданда ике шатлык,
Уразада булганда.
Беренчесе Аллаh өчен,
hәм Ифтарлар булганга.
Ифтарларның мөhимлеге,
Китапларда җавабы.
Ифтарлар үткәрүчегә,
Уразадай савабы.
Уразаның ифтарлары,
Күңелләрне нечкәртә.
Тарвихлар бәйрәм төсле,
Ифтардан соң кичләрдә.
Ифтар әле вәгәздә ул,
Коран уку hәм дога.
Мәрхүм булган кaрдәшләрне,
Искә алуда була.
Изге айда, изге гaмәл,
Савапларга мөмкинлек.
Сафландыру күңелләрне
Җиңел генә мөмкин бит.