Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Урамда аккош

Оглавление

Аккошлар кайталар, киләләр,

Оялар коралар язларда.

Күлләргә күркәмлек бирәләр,

Пар булып суларда йөзгәндә.


Сокланмый буламы карарга,

Күлләрдә йөзүен аккошның.

Булганмы кайчандыр күргәне,

Урамда йөргәнен аккошның.


Танышу теләге булганмы,

Әллә ул адашып юлыккан…

Кешеләр янына килгән бит,

Урамга менгән бит сулыктан.


Аккошлар матурлык билгесе,

Кошларның олысы, аклары.

Нигәдер урамнан, ялгыз кош,

Тып тыныч курыкмый атлады..


Сирәк хәл тормышта очырый,

Кемнәрнең буладыр күргәне.

Бармы икән, кайсыдыр авылда,

Аккошның урамда йөргәне…


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх