Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27

Хобби

Оглавление

Күп кешенең сөйгән шөгеле була,

Кәсеп түгел, күңел теләге.

Аннан башка яшәү яме җитми,

Булмасада яшәү терәге.


Хобби диләр бугай чит илләрдә,

Безнеңчә ул шөгел, мавыгу.

Бирелеп китеп оныту барысын,

Күңелләргә әйбәт дару ул.


Кем балыкка йөри онытылып,

Кем үстерә матур чәчәкләр.

Кайберәүләр бал кортлары кебек,

Балын эзли hәрбер чәчәктән.


Тәбигатьне кемдер якын итә,

Кемнәр җырлый, кемнәр җыр яза.

Теләкләрең булса күңелеңдә,

Мөмкинлекләр бар бит дөньяда.


Күрә белсәк якын тирә якны,

Күңел күзе булса көчлерәк.

Кабатланмас гомер берәү генә,

Матур яшәү өчен көч кирәк.

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх