Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31
Үзгәреш
ОглавлениеБилгесезлек бүген хөкүм сөрә,
Чирләр көтеп чирләп ятабыз.
Өйдән чыгар өчен рөхсәт кирәк,
Кемнәр ничек, гайбәт сатабыз.
Замананын яңа геройлары.
Яңа юллар әллә сызамы.
Акыл сатыр өчен халыкка,
Озын киңәшмәләр узамы.
Авызына карап яши яши,
Хөкүмәттән барсын көтәбез.
Коллык хисен якын итә итә,
Кешелектән чыгып бетәбез.
Башлылар күп, бөтен ил тулы,
Акыл бирүчеләр туктады.
Вакыт үткәч, белгеч күбәер,
Ә хәзергә бердә юк әле.
Алдан белүчеләр эндәшмиләр,
Шарлатаннар нидер уйлана.
Йокы түгел, җиhан үзгәрә,
Төшләр генә диеп уйлама.
Тыныч үткән олы давыл кебек,
Җир өстендә тормыш үзгәрә.
Сәбәпләре әле ачыкланыр,
Барып җитәр әле безгәдә.