Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Сулар ага
ОглавлениеАгымсулар үз юлларын таба,
Ә ярлары түбән тын акса.
Сулар агып кына ярлар ясый,
Көчле агым булып ул акса.
Зур елгада биек ярлар була,
Киң урыннар, ярлар арасы…
Күпме сулар ага бу юл аша,
Күпме сулар бардыр агасы.
Тыңлаганда агым тавышларын,
Ул тавышта нинди серләр бар.
Аңлый алсак агым тавышларын
Безгә алар ниләр сөйләрләр…
Елга, чишмә, бөтен су җиhаны,
Аңлап бетермәслек нигъмәт бит.
Сусаганда әдәм баласына,
Тамчысыда нинди кыйммәт бит.
Мохтаҗлыкның файдасыда бардыр,
Булганнарның кадрен белергә.
Эшлибезме, барлык кушылганны,
Чын нигъмәтне җирдә күрергә.