Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25
Туган тел
ОглавлениеТуган тел кадере артамы,
Әллә соң бөтенләй югала.
Акырынлап сизелми яшәүдә,
Бөтенләй бетүгә юл ала.
Татарны дуслар бит якламый,
Саклана ул үзен сакласа.
Бирелеп замана шаукына,
Ялгышып үз телен сатмаса.
Кем боза үз телен уйламый,
Тырышып кушабыз дустелен.
Дуслар бит татарча өйрәнми,
Беләләр бары тик үз телен.
Ике дус сөйләшми татарча,
Татарлар тырыша дусларча.
Туган тел күчә алa балага,
Укы дип син дәүләт кушканча.
Кешене кеше иткән теле бар,
Иманлы итүче дине бар.
Шуларны югалтмый яшәрлек,
Халыкның яшәгән җире бар.