Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 29

Ниләр истә

Оглавление

Болыннары, чәчү басулары,

Тагын ниләр калган хәтердә.

Күңелләрдә ниләр уелып калып,

Күз алдында тора хәзердә.


Сакланганмы якты кичерешләр,

Онытканнарыда шактыйдыр.

Якты эзләр, әгәр калган булса,

Онытсамда, күңел саклыйдыр.


Китапларны ачып карап була,

Үткән язмыш күпкә катлаулы.

Безгә биргән, тормыш мизгелләрен,

Хәтер дәфтәрендә саклауны.


Язып бару барысын мөмкин түгел,

Истә кала якты юллары…

Уйлар белән ул юлларга кайтып,

Сизә алса күңел кыллары.


Тормыш яме төрле hәркем өчен,

Һәр күңелгә кирәк юаныч.

Үткәннәрне уйлап җылы тойсаң,

Шул буладыр, тормыш куаныч…


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх