Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21
Язмышка
ОглавлениеБелеп буламы соң, ишетмәсәң,
Үз күзләрең белән күрмәсәң.
Укыганны, ишеткәннәрңне,
Колагыңа «элә» белмәсәң.
Белем- юллар, безгә үтәр өчен,
Кирәк җиргә барып җитәргә.
Ният белән гaмәл шикеллеләр,
Белгәнеңчә кирәк үтәргә.
Бармы файда эшләнмәгән эштән,
Кирәк икәнлеген белептә.
Сәләм бирми узып киткән кебек,
Якын танышыңны күрептә.
Күңелләргә якын булганнары,
Язмыш юлларыңны салада.
Үзең сайлап ала алганнарың,
Эзләр булып җирдә калада.
Язмыш юлы кешедәндә тора,
Кушылганча аны узмасаң.
Биргән язмышыңны саклый алып,
Үз кулларың белән бозмасаң…