Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8

Сабантуй чоры

Оглавление

Тальян гармун моңнар таратыр,

Сабантуйлар чоры җиттеләр…

Сабантуйдан сабантуйга кәдәр,

Тагын көннәр үтеп киттеләр.


Еллар үтә сабантуйлар көтеп,

Бәйрәм көтеп, көтеп күрешү.

Сәләмләшеп, бергә җыелып,

Бер береңнең хәлен белешү.


Җыен иде, аның исемнәре,

Без үскәндә, йөгереп урамда.

Шулай бергә халык җыела ала,

Авылларда җыен булганда.


Кичектереп бераз кайтуларны,

Көтеп тора җыен чорларын.

Күз алдында тота өмет белән,

Ишетәсен тальян моңнарын.


Быел тагы шулай көтәбездә,

Булыр микән диеп җыеннар.

Сабантуйлар булмый кала алмый,

Халык яши, халык җыелган!


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх